Википедия:Сораулар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Башлаучыларга ярдәм · Җәмгыять үзәге · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Crystal 128 three.png
Татар Википедиясе форумына рәхим итегез!

Җәмгыятебезнең башка вәкилләре белән элемтәгә керү өчен түбәндәге форумлар кулланыла:

Гомуми  • Сораулар  • Кагыйдәләр  • Техник  • Идарәчеләр  • Бот хуҗалары  • Яңалыклар

Форумның кайсы бүлегендә сорыйм дип белМӘгәндә, «Сораулар» бүлегенә языгыз — сезгә киңәш бирерләр яки, кирәкле җиргә күчереп, кайдан җавап таба аласыгызны белдерерләр.

Форумның теләсә нинди бүлегендә хәбәр калдырганда үз электрон почта адресыгызны һәм башка контактларны күрсәтмәгез. Җавап барыбер сорау урнаштырылган биттә булачак, контактларыгызны исә спам җибәрүчеләр куллана алуы ихтимал.

Яңа тема башлар өчен, монда басыгыз
Press here to start a new topic
Нажмите сюда, чтобы начать новую тему

Төзәтү[вики-текстны үзгәртү]

Сорау түгел бу- төзәтү 190 битне карагыз әле:"Телсез күке" не К.Кәримов язганмыни?

Национальность первых секратарей Татарского обкома[вики-текстны үзгәртү]

Можете написать национальность следующих глав Татар. АССР?

  • Александр Таняев (август-декабрь 1920 года)
  • Орлов, Дмитрий Александрович (декабрь 1920 — январь 1921)
  • Карпов, Александр Иванович (июнь-декабрь 1921)
  • Галактионов, Алексей Петрович (декабрь 1921 — июнь 1922)
  • Живов, Дмитрий Егорович (июнь 1922 — ноябрь 1923)
  • Морозов, Иван Титович (март 1924 — 5 ноября 1925)--Kaiyr (бәхәс) 12 дек 2015, 13:15 (UTC)

Тел[вики-текстны үзгәртү]

Хөрмәтле кулланучылар, бу Википедия нинди телдә язылган соң? Хич ә дә аңларлык түгел? Каян уйлап чыгарасыз ул сүзләрне? Татар телен белгән кеше укырлык, бу энсиклопедиядән мәглумат алырлык түгел!!!!!!!!!!!!

Берничә мәкаләне очпаклы рәвештә алдым:

Франса??? Пүлше??? Сәгат КУШАГЫ, Һидротехник, ЭСВИЧРӘ, СИКСӘ (Секция???) , Русия (РОССИЯ була!!!) , макарун, кәнсир, кәндитир, мибел (татарча ҖИҺАЗ), кәмитит, тәркибендә

Баштарак Сезгә ТатВикидә теркәлергә кирәк, аноним белән аралашу бик кыен. Соңрак терминнар хакында фикер алышуда шул порталда катнаша аласыз: Википедия:Проект:Терминнар. Анда төрле тематикага кагылышлы терминнар тәкъдим ителә, иң мөһим шарты - абруйлы чыганакны китерү.--Kitap (бәхәс) 24 фев 2016, 09:54 (UTC)

Бу сузлэр анда юк бит!!! Кеше анламый торган иткэнсез Википедияне, монда керугэ куркыныч була! Чын доресен эйтегез эле, сез ТАТАРЧА КИТАПЛАРНЫ КУЛГА БУЛСА ДА АЛГАНЫГЫЗ БАРМЫ? Аеруча Китап диюче хэм Марат? Мондый эшкэ тотынганчы татарча китаплар укырга кирәктер бит! Суз бэйлэнеше коточкыч!

Хермәтле аноним туташ-ханым-әфәнде :) Иң беренчедән, проектыбызга рәхим итегез! Яңа булдырганыгыз мәкалә төпчекләре өчен рәхмәт — аларның бетерелмәве өчен нишләргә кирәге турында монда карагыз.
Википедия, шул исәптән аның татарча бүлеге дә — беркайчан да тулысынча дөрес һәм төгәл була алмаган, тик туктамыйча үсә һәм яхшырая торган проект. Кирәкле дип уйлаганыгыз үзгәртүләрне кертә башлагыз! Проектның башка катнашучылары белән аралашу өчен теркәлү хәерлерәк. Бездәге тәртипнең асыллары — Википедия:5 кагыйдә. Уңышлар! --frhdkazan (бәхәс) 24 фев 2016, 12:53 (UTC)
frhdkazan , ТатВикидә базар-вокзал стилендәге аралашуны хупламыйм. Аноним чыганаксыз кычкыру Викидә урынсыз. Әгәр җитди фикер алышырга телиләр икән, терминнар проектында катнаша алалар. Кычкырганча ниндидер сүзлектә карасыннар. Мисал өчен: Тәркип. Русия сүзе хакында минем карашым билгеле, мин шушы сүзгә каршы чыгам, чөнки ул бөтен Россияга кагылмый, я Рәсәй яисә Россия кулланырга кирәк, минемчә Рәсәй әйбәтрәк. Калган сүзләр хакында Марат чыганаклар китерде. Татар теле турында хаталы текстны язган аноним белән бәхәсләргә кыен, бәлки, бөтенләй файдасыз.--Kitap (бәхәс) 24 фев 2016, 13:54 (UTC)
Мәкаләне башта Тимерлек (елга) битенә күчерергә кирәк, аннан соң гына яңа мәкалә Тимерлек турында язарга--MalTsilna ▪ talk 24 фев 2016, 14:06 (UTC)
Хөрмәтле Kitap әфәнде, аноним язганын аның шәхси карашы дип кенә күрү дөрес дип саныйм. Википедия:Вандализм һәм Википедия:Цензура чикләренә сыймаган лексика тәртипләре бозылмаганы аркасында, бетерү дөрес түгел дип кире кайтардым.
Гамәлдәге кагыйдәбез кушканча, Marat-avgust яки башка бер идарәчебез рәсми тавыш бирүне оештырса, консенсус барлыгы аркасында Русияне бүген үк Россия дип күчерергә була бугай. --frhdkazan (бәхәс) 24 фев 2016, 14:44 (UTC)

Русия, Рәсәй, Россия[вики-текстны үзгәртү]

Тагы бер тапкыр хәтерләтәм: Россия - грек сүзе, ә Рәсәй - татар-башкорт сүзе, казакъча Ресей. Алтай төркемендәге төрки телләрдә Рәсәй (тат. баш.), Ресей (каз.), огуз төркемендәге төрки телләрдә - әзәри, төрекчә, төрекмәнчә башкача. Россия - урыс теленнән алынган калька. --Kitap (бәхәс) 24 фев 2016, 16:21 (UTC)
Бу позиция бик зәгыйф. Татнетта сүзләрнең кулланылышына игътибар итмичә, калькалар белән көрәшү дип ТатВикида тоталь татарчалаштыру компаниясен башларга теләүчеләргә архаик Русия һәм Рәсәй терминнарының өстенлеген гына саклау түгел, икътисад, дин, сәясәт, мәдәният, фән, технология, спорт, автомобиль, радио, орбиталь станция, смартфон һәм күп башка сүзләргә дә яңа исемнәр табырга туры киләчәк. --frhdkazan (бәхәс) 24 фев 2016, 17:05 (UTC)
россия калька түгел, ә алынма. ә менә рәсәй бәлки чынлап та россиядән калькадыр. калька - нәрсәнедер сүзен сүзгә тәрҗемә итү, мәсәлән, суүсем - водоросльдән калькадыр, күмерсу - угдеводтан. мөстәкыйль рәвештә барлыкка килгән булса, калька дип саналмый бугай. калькалар уңышсыз, начар, мәгънәсез булырга мөмкин, ул чыганак телендә үк инде ялгыш булган булса, уйлап тормыйча шуны сүзен сүзгә тәрҗемә итү дөрес түгел. мисал өчен бер көнне мин яздым: "текстовый редактор" - "текст мөхәррире" түгел, чөнки "мөхәррир" - төзелеше буенча, азат итүче дигән сүз бугай, хөррият сүзе белән бер тамырдан бугай, мин аны сүзлектән дә карадым. --QDinar (бәхәс) 25 фев 2016, 07:14 (UTC)
бу очракта чыганак телдә - урыс телендә - редактор сүзе дөрес, аның андый мәгънәсе дә бар, ә менә мөхәррир сүзе, аның гарәп телендә "бюрократ" кебек гомуми мәгънәсе булса да, миңа ошап җитми, һәм татар телендә дә редакцияләрдәге гади эшчеләрне "мөхәррир" димиләр, ә директорны, әзер әйберне чыгарып җибәрүче, "азат итүче"не шулай дип атыйлар. һәм ничек кенә булса да, гарәп телендә андый мәгънә булса да, ул кешене аңлата. ә текстовый редактор ул кеше түгел, ә программа. шуңа күрә "текст төзәткече" булырга тиеш. --QDinar (бәхәс) 25 фев 2016, 07:20 (UTC)
Татар сүзе Рәсәй булганда, грек теленнән чыккан урыс алынмасы Россия сүзен ТатВикидә куллану - бик сәер һәм мантыйксыз булып күренә. Башкортлар Рәсәй, казакълар Ресей дип язалар, ә без тел колониясе кебек ТатВикидә грек-урыс алынмасын кулланабыз, шуңа каршы чыгам. Русия - ул бөтенләй дөрес түгел төшенчә, бөтен Рәсәйне тасвирламый, тик Мәскәү кенәзлегенә (Рус иле - шуннан Русия) туры килә.--Kitap (бәхәс) 25 фев 2016, 12:28 (UTC)
Һәр телнең лингвистик хәле үзенчәлекле, һәм ул телдә язылган энциклопедиядә берәү төркемнең карашы түгел, иң киң кулланылган терминнарның кулланулары дөрес. Русия һәм Рәсәй исемнәренең мәкаләдә искә алынуны һәм Россияга юнәлтүләрен дөрес дип күрәм — эш теле буларак стандарт тел генә кулланыла ала, татарларның күпчелеге исә яшәгән илләрен Россия дип атый.--frhdkazan (бәхәс) 25 фев 2016, 14:51 (UTC)
"Россия" сүзе тулысынча татар сүзе түгел. Аны термин буларак куллану һич мөмкин түгел. Татар телендә ике вариант кулланышта: "Русия" белән "Рәсәй". Русия - тарихи урыс өлкәләрне үз эченә ала һәм Мәскәүгә, Мәскәүдә урнашкан федераль органнарына кагыла. Рәсәй - бөтен федерасия җирлеген үз эченә ала. Ике вариант (Русия/Рәсәй) параллель кулланылсын: берсе үзеннән үзе төшеп калыр, кирәк булса. Минемчә, Рәсәй отышлырак--Milli (бәхәс) 25 мар 2016, 05:17 (UTC)
frhdkazan, наданлык артыннан ияреп бару - акылсыз юл. Бәлки, "Ак чәчәкләр" сериалында кебек "табиб" урынында һәркайда "врач" дип әйтергә кирәкме соң? Юк, шулай булмас. Россия, предприятие, учреждение, училище, ведомство, состав, оборона һ.б. урыс алынмалары - бу урыслаштыруның көчләп ясалган сәясәтенең нәтиҗәсе, ә бу алынмаларны кабатлап куллану - бирешү, маңкортлашуга таба юл. Бүтән төрки халыклар (казакълар, үзбәкләр, әзәриләр һ.б.) шушы көчләп тагылган алынмалардан баш тартканнар, һәм бик дөрес ясаганнар, шуны ясап, үз телен саклаганнар, бу ап-ачык объектив факт.--Kitap (бәхәс) 25 фев 2016, 20:51 (UTC)

Фархад эфэнде, бик дорес, хак сойлисез, афэрин👏👏👏👏!!! Рэхмэт! калган сузлэр белэн дэ шулай итэргэ кирәк! Бэлкем мина очрамаган тагын шундый сузлэр бардыр эле!

Доресен эйткэндэ, монда катнашыр очен кергэн идем, интернетта куреп. Лэкин мондагы телне кургэч куркып калдым! Заманында татар мэктэбен бетерсэм дэ, сузлэр шулкадэр узгэрмэгэндер. Яна Кешелэр килмэунен сэбэбен бу неологизмнар дип уйламыйсызмы??? Россия империясе татарлары теле дип уйладым башта. ЗИНХАР СТАНДАРТ ЭДЭБИ ТАТАР ТЕЛЕНЭ КУЧЕРЕГЕЗ, ШУНДА УК ЯНА КУЛЛАНУЧЫЛАР КИЛУЕН КУРЕРСЕЗ!

Иске китапларны ачып карагыз һич булмаса. Анда Эсвичрә генә түгел - Франса, Эсвич, Билҗикә, Әмрикә, Ыславакия, Маҗарстан, һ.б. шуның ише «неологизмнар» буа буарлык.--Marat-avgust (бәхәс) 25 фев 2016, 22:31 (UTC)
Иске китаплар күп телләрдә бар, тик берәр телдә күпчелек сөйләшүчеләргә аңлашылмаган архаизмнарны кулланучы халыкара оешманы яки абруйлы энциклопедияне күргәнем юк.--frhdkazan (бәхәс) 26 фев 2016, 03:57 (UTC)
Күп кычкыручы кеше аз эшли. Бу хакыйкать ТатВикидә күп тапкыр исбатланган инде.--Kitap (бәхәс) 25 фев 2016, 20:32 (UTC)
Kitapны хуплыйм. Сәвит совет заманында тагылган алынмалардан арынмасак/аларны «татарчалаштырмасак» (кәмипитер, әртис кебек) телебезнең киләчәге шундыйрак булачак.--Marat-avgust (бәхәс) 26 фев 2016, 17:39 (UTC)

Бу эш белэн Википедиядэ шогеллэнмилэр!!! Бу мибел, кэмпитерлэрегезне Сездэн башка беркем анламаячак та, язып та маташмаячак! татар википедясеннэн МЭГЪЛУМАТ АЛЫП БУЛМЫЙ икэнен анлагыз инде!!! Уйдырма сузлэрегезне чуплеккэ атыгыз! э архаизмнарны, неологизмнарны, жирле сойлэшлэрне топ мэкалэдэ курсэтеп була, элек (кайвакыт, кай жирдэ) шулай йоргэннэр дип!

Хөрмәтле Kitap әфәнде, Мәкаләләр исемнәрен сайлаганда Үз эзләнүләрең булмаска тиеш, шәхси карашлар урынына бүгенге телдәге кулланылыш ешлыгына (мәс.Бәхәс:Русия#2015) һәм абруйлы чыганакларга нигезләнү дөрес.
Кызганычка Marat-avgust әфәнде китергән рәсеме нәкъ бүгенге ТатВикидагы хәлен аңлату өчен үрнәк була ала — бездәге татарчалаштыру торышлыклары гәрәпчәләштерү, төркләштерү һәм архаиклаштыруга эйләнү аркасында эшчәнлегебездә катнашырга теләмичә тулысынча Рус Википедиясенә киткән татарларны беләм. --frhdkazan (бәхәс) 27 фев 2016, 20:49 (UTC)
frhdkazan, бу юлы килешә алмыйм. 1) Русия/Рәсәй хакында бәхәсләшү элек бар иде, ул хәл ителгән. Аны яңадан торгызу дөрес түгел. 2) Аноним ләчтит сатканчы берничә мәкалә язып карасын. 3) Татарча язарга теләмичә УрысВикигә киткәннәр - аларның эше, маңкортлардыр. 4) Урыс алынмаларыннан мөмкин кадәр арыну - уңай, алдынгы, тәррәкый күренеш. 5) Татар теленә төрекләшеп йә гарәпләшеп бетү куркынычы янамый, Аллаһыга шөкер :-) --Milli (бәхәс) 25 мар 2016, 05:32 (UTC)
frhdkazan, чыннан Мәкаләләр исемнәрен сайлаганда Үз эзләнүләрең булмаска тиеш, Дөбьяз/Дөбъяз ике төр абруйлы чыганагы бар. Marat-avgust әфәнде китергән рәсеме нәкъ Сез яклаган урыслаштыру сәясәтенең нәтиҗәсен күрсәтә.--Kitap (бәхәс) 27 фев 2016, 20:56 (UTC)
Дөбьяз дип генә язу дөрес дигәннәре, мәгънә дә, Кагъбә дә, Коръән дә ялгыш дип әйтә түгелме? Татар телендәге ъ/ь кулланылышы турында стандартлаштырылган кагыйдә юкмы? Шул ук дөнья/дөнъя һәм башка апостроф мәсьәләләре ... --frhdkazan (бәхәс) 28 фев 2016, 19:21 (UTC)
Аноним Сезгә татар грамматикасының кагыйдәсен дөрес тасвирлаган: "Дөбьяз сүзендә ь белән язарга кирәк. Чөнки ь тә, ъ та аеру өчен кулланыла. Йомшак "Дөб" иҗегеннән соң, "ь" килергә тиеш. Әгәр калын иҗек булса, ъ куяр идек". Ләкин рәсми сайтта хаталы исем булса (бәлки бу тарихи ялгыш), ә бүтән сайтларда Дөбьяз язылышы да бар икән, мәкаләне тулысынча каршылыксыз латин әлифбасына күчерергә кирәк, минемчә.--Kitap (бәхәс) 28 фев 2016, 20:47 (UTC)

Чатказ[вики-текстны үзгәртү]

Добрый день, коллеги.

Не пойму, есть такая река или нет? У деревни Карлы (Мещеряково) есть пара пересыхающих водотоков, но на картах не подписаны. И, там максимум км 5 длины. В статье заявлено 12. Мастер теней (бәхәс) 18 мар 2016, 22:32 (UTC)

Идарәчелек/Бюрократлык[вики-текстны үзгәртү]

Кулланучы:Frhdkazan , син үзеңне хәзер идарәчелеккә булса да тәкъдим итә аласыңдыр бит ? ә бюрократлыкка? бюрократ берәү генә буламы әллә ул? --QDinar (бәхәс) 24 мар 2016, 20:33 (UTC)

Җавабым монда. --frhdkazan (бәхәс)

Кулланучы:Derslek кә минем дә бер ризасызлыгым бар... "китап"ның "заманәлиф" турындагы язулары буенча ул үз фикерен әйтмәде бугай, аңлавымча, ул "китап" белән килешә, ә минем белән килешми... әмма минем белән бер кем дә килешмәде бугай инде... килешәм, "китап"ның фикерендә бер аз дөреслек бар - чынлап та кемнәрдер "уртак төрки алфавитны" "заманәлиф" дип атый башлаган бугай - ләкин ул белгечләр түгел, ә латин язуы белән бер аз кызыксынучылар гына. --QDinar (бәхәс) 24 мар 2016, 20:33 (UTC)

тагын миңа "дәреслек" яки "дөреслек" нең исеме ошамый - анда үзенчә логика булса да, бу күпмедер дәрәҗәдә латин язуын мыскыллау яки татар телен мыскыллау, яки ниндидер бер шутка, яки, проблеманы күрсәтү. минем җавап - мин аны әйттем инде - төрек мәгънәсендә "е" дөрес, ә татар кириллицасындагы һәм татар латиницаларындагы "теш" дигәндәге "е" - дөрес түгел, ләкин, барыбер, хәзер татар телендә төрекчә "е" кулланасы түгел, ә аерым "ә" кулланасы. "дәреслек" сүзен болай язу яхшырак дип уйлыйм: 1) darislik, 2) derislik, 3) dareslek. --QDinar (бәхәс) 24 мар 2016, 20:33 (UTC)

тагын, "дәреслек"нең аноним/псевдоним булуы да начар дип уйлыйм. андый кешеләр җәмгыятьтән курыкмыйлар, шуңа күрә, теләсә-нәрсә эшли алалар. кем белә, бәлки аның асыл нияте - татар теленә, татар википедиясына зыян китерүдер? бәлки ул татарларның дошманнарының агентыдыр? ) --QDinar (бәхәс) 24 мар 2016, 20:33 (UTC)

шуңа күрә, идарәчеләр сайлау кагыйдәләренә тәкъдим итәм: анонимнарны идарәче итеп сайламаска. --QDinar (бәхәс) 24 мар 2016, 20:33 (UTC)

  • Минем белән элемтәгә чыгу өчен э-майл адресым язылган. Хатлар алышкан кулланучылардан исемемне яшермим. - Derslek (бәхәс) 29 мар 2016, 17:49 (UTC)
әйе, синең емейлда исемең бар һәм тагын бер хәреф бар... ләкин ул миңа бернәрсә дә бирми. бу очракта "аноним түгеллек" дигәндә мин просто бер исем булуны күздә тотмыйм, ә миңа ул кешенең чынлап та дөньяда булуына ышану кирәк. алла бирса, мин сине рашат белән илнурдан (әммма мин илнурны да белмим, емейлга җавап бирмәскә дә мөмкин) сорап карыйм, һәм, бәлки, синең үзеңнән уртак дусларны сорап карыйм. аннары, рөхсәт итсәң, шушында "миңа бу кешенең барлыгын, чынлыгын расладылар" дип язып куерга да мөмкинмен. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2016, 00:54 (UTC)
бер кешедән сорамакчы идем, табигый , синең соц. челтәрдәге адресны сорыйсым килә. әмма миңа синең рөхсәттән башка бирергә теләмәсләр ич инде алар. анысын лучше сразу синең үзеңнән сорыйм. (емейлга яз, или монда ) ). әмма, бәлки, синең андый страничкаларың юктыр. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2016, 07:00 (UTC)
"ләкин ул миңа бернәрсә дә бирми" - була икән, емейлыңны гуглдан эзләп карадым да, таптым... --QDinar (бәхәс) 4 апр 2016, 06:19 (UTC)
мин әле ялгыш әйттем. миңа гына , яки берничә кешегә генә билгеле булуың гына да миңа җитми икән. мин әйттем бит: "андый кешеләр җәмгыятьтән курыкмыйлар" . ягъни, сине белә торган кешеләр синең страничкага кергәч сине танулары кирәк. --QDinar (бәхәс) 30 мар 2016, 07:03 (UTC)
мин фикеремне үзгәрттем. миңа админнарның ачык булулары мөһим түгел. админ кулланучы зыян китерә икән, аны шул зыяны өчен дә админлыктан алып атып була, кем икәнен белү кирәк түгел. мин бу тәкъдимемне өстәрәк язган идем, әмма аны "дәреслек" бетереп аткан. ну ярар, миңа хәзер кирәк түгел инде. әмма , кем дә булса тагын шуны тәкъдим итәргә уйласа дип, бетерелгән текстка сылтама калдырам. --QDinar (бәхәс) 31 мар 2016, 19:06 (UTC)
    • Миңа сезнең тикшеренеп йөрүегез ошамый әле. Гафу итегез, сезне читтән карап бер генә дә яхшы ниятле кеше дип әйтә алмыйм. "Дошмандыр, агенттыр" дип хафаланып йөрүегез шуңа гына ишарәли. Иң кызыгы - шундый сүзләр белән ташлануны бик табигый нәрсә итеп кабул итәсез. Тәрбия җитмиме сезгә, башкасымы?- Derslek (бәхәс) 30 мар 2016, 10:42 (UTC)

Кулланучы:Frhdkazan, Бәхәс:Заманәлиф тә мин әйткән идем, алла бирса, өскерәк админнарга зарланам дип. бәлки без тавыш бирү белән дә аларны алып ата алабыздыр. әмма, бу админнарны админлыктан чыгарсак, аларга алмашка җүнлерәк админнар юк ич әле. кемнәр монда админлыкка кандидат була ала? ягъни , кемнәрнең монда 700 дән артык төзәтүе бар? --QDinar (бәхәс) 14 апр 2016, 10:57 (UTC)

Хөрмәтле QDinar, идарәче статуслылар түгел, үз җилкәләренә административ вазифаларны башкаруны алучылар җитми безгә. Башка зарур эшләр исемлеген монда табып була. Икесенә дә төзәтмәләр зарур булса, кыю булыгыз.--frhdkazan (бәхәс) 15 апр 2016, 05:31 (UTC)

Яңалифта язылган сүзләрдән юнәлтү[вики-текстны үзгәртү]

Хәзер ТатВикидә кирил һәм латин әлифбаларында язарга мөмкин. Кирил әлифбасының бар кодировкалары күптән билгеле һәм расланган. ТатВикидә кулланыла торган латин әлифбасы ТР Парламенты кабул иткән рәсми латин әлифбасы кулланыла (ä, ö, ñ хәрефләре белән), моңарчы 1999-2005 елда ТР Парламенты Яңалиф-2 дигән ноктасыз латин әлифбасын раслаган (ə, ɵ, ꞑ хәрефләре белән). Бүгенге латин әлифбасының уңай яклары: күпчелек шрифтларда ä, ö, ñ хәрефләре барлыгы, ягъни һәр санакта, гаҗетларда текстларны укырга мөмкин. Ләкин Интернетта ноктасыз латин әлифбасы (ə, ɵ, ꞑ) очрый. Татар текстларны эзләүне җиңеләйтсен өчен ноктасыз Яңалиф-2 әлифбасында язылган сүзләрдән юнәлтү ясавын тәкъдим итәм. Ягъни: Ğələm -- Ğäläm -- Галәм, Ğɵmer -- Ğömer -- Гомер, Kiꞑəş -- Kiñäş -- Киңәш һ.б.. Яңалиф-2 ноктасыз әлифба булганда матуррак күренә, ләкин аның өчен махсус шрифтларны урнаштыру кирәк, бу аның төп кимчелеге. Шушы юнәлтү ысулы барлык татар латин әлифбаларын берләштерә, эзләү процессы җиңелрәк була. Ләкин исәпкә алырга кирәк: кирил ә, ө хәрефләре һәм латин ə, ɵ төрле кодировкага ия, тышкы кыяфәте бертигез күренгәнгә карамастан төрле хәрефләр булалар. ТатВикидәшләрнең фикерләрен көтеп калам.--Kitap (бәхәс) 27 апр 2016, 11:33 (UTC)

  • Аңлап бетермәдем, бу эзләү ТатВикидә булырга тиешме, әллә Интернет буйлапмы? Мин дөрес аңлыйммы: "Ğäläm" сүзен эзләгәндә - параллель итеп "Ğäläm" һәм "Ğələm" сүзләре эзләнә? Һәм киресенчә инде. Шулай булса, әйбәт идеа. Тагын берне әйтеп була: кайбер кешеләр "Ğələm" сүзен язганда латин "ә" урынына кирилл "ә" хәрефен куллана иде. Моны исәпкә алган булсагыз, шәп булыр иде.--Milli (бәхәс) 4 май 2016, 04:53 (UTC)

Татар Википедиясенең Баш битендә калкып чыгучы урыс телендәге игъланнар турында / Tatar Wikipediäseneñ Baş bitendä qalqıp çığuçı urıs telendäge iğlannar turında[вики-текстны үзгәртү]

ТатВикинең Баш битендә даими рәвештә урыс телендәге игъланнар пәйда була (скриншот карагыз: https://upload.wikimedia.org/wikipedia/tt/3/39/TatWikiBasBite.png ).

1) Андыйларны татарчага ничек тәрҗемә итәргә була? Болай тәрҗемә итәргә тырышам, әмма скриншоттагыны тәрҗемә итү юлын тапмадым.

2) Һәм алар (игъланнар) кулланучы иленә карап урысча килеп чыгалармы, әллә кулланучы теләсә нинди илдән ТатВикипедиягә керсә дә - барыбер урысча күрсәтеләчәкме? Кулланучы Татар Википедиясенә кереп шул ук мизгелдә комфортлы татартелле белемнәр мохитенә чумарга тиеш. Аны Баш битеннән килгәч тә алып-борып урыстелле ресурсларына алып китү сәер булып тоела. Болай да татартелле кулланучының башка телле биткә күчү теләге зур була (сәяси-иҗтимагый сәбәпләр аркасында), шунлыктан инде татар версиясендә башка телләрнең артык күренүе нигә кирәк? Татар Википедиясе урыс Википедиясенең бер төссез күләгәсе булырга тиеш түгел ул! (S.U. Инглиз теленә кагылмыйм, чөнки ул проектның төп теле булып санала).

3) Урыс Википедиясенең Баш битендә татар телендә игъланнар урнаштыру мөмкинме ул?

Белгән кеше булса, фикерләрегезне язып калдырыгызчы монда. Рәхмәт.--Milli (бәхәс) 4 май 2016, 04:23 (UTC)

Milli, мәсьәләгезне чишә алу өчен сезгә m:CentralNotice тәртипләре белән танышуыгыз һәм анда татар теленә тәрҗемәче буларак катнашуыгыз кирәк булачак. Гамәлдәге кампания игъланнары бите исә монда. Уңышлар!--frhdkazan (бәхәс) 4 май 2016, 05:27 (UTC)
Шулай ук, Россия телләрендәге Википедияләргә керүче русчаны күрергә теләмәсә, үзенең хисап язмасының көйләнмәләрдә интерфейс телен инглизчәгә үзгәртә ала — барысы да инглизчә булачак.--frhdkazan (бәхәс) 4 май 2016, 05:56 (UTC)