Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы latin yazuında])

«Иң яхшы мәкалә» конкурсы«Сәләт ВикиМәктәбе»нең уку-укыту программасы тәмамлавыннан соң, проект катнашучылары өчен уздырылучы конкурс.

Конкурс катнашучылары[вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләргә таләпләр[вики-текстны үзгәртү]

  • Мәкаләләр катнашучы тарафыннан башланырга тиеш. Википедиянең башка телләрдәге бүлекләр мәкаләләрен тәрҗемә итү рөхсәт ителгән.
  • Мәкаләләр саны чикле түгел.
  • Мәкаләләр бизәү кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
  • Мәкалә темасы ирекле.
  • Мәкаләләрдә чыганакларны билгеләү мәҗбүри.
  • Мәкаләләр Татар Википедиясе мохитендә урнаштырылырга тиеш.
  • Конкурста конкурсның беренче көне 00:00:00 һәм соңгы көне 23:59:59 (UTC+3) вакыты аралыгында булдырылган яңа мәкаләләр санала.
  • Сораулар буенча конкурсның бәхәс битендә язу сорала.

Бәяләү тәртибе[вики-текстны үзгәртү]

  • Казый ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажына ия булуы зарур.
  • Казыйлар мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
  • Һәрбер казый һәр мәкаләне аерым бәяли.
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырМАган - 0 балл
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырган - 1 балл
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүенә зур игътибар иткән - 2 балл
  • Һәрбер мәкалә өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
  • Катнашучы берничә мәкалә язган чакта - хисап өчен иң күп балл җыйган мәкаләнең баллары алына.
    • Һәрбер өстәмә мәкалә өчен, аның сыйфатыннан чыгып жюри рәисе катнашучыга 1, 2 яки 3 өстәмә балны бирә.

Бәяләү җәдвәле[вики-текстны үзгәртү]

Мәкалә: ... Казый: ...

# Критерий Эшләнде
Эшләнмәде
Балл
1 Мәкалә авторлык хокукларын бозмый 2
2 Бәяләү көненә мәкалә Википедия һәм аның татарча бүлегенең махсус тәртипләрен бозу турында кисәтүче калыплары белән тамгаланмаган 2
3 Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеге бар 2
4 Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган 2
5 Мәкалә тиешле төркемнәргә кертелгән 2
6 Мәкалә темасы телгә алынган башка битләрдән мәкаләгә сылтамалар урнаштырылган 2
7 Мәкаләне язуда кулланылган мәгълүмат чыганаклары күрсәтелгән (== Чыганаклар ==), аерым фактлар яки өзекләр кайдан алынганы искәрмәләр белән билгеләнгән ― китаптан булса - биткә кадәр, электрон чыганакларда - мәкаләнең яки портал битенең бүлегенә кадәр.) 2
8 == Шулай ук карагыз == һәм == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}} бүлекләре урнаштырылган. 2
9 Мәкалә викиләштерелгән - мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштырылган) 2
10 Мәкалә кимендә бер рәсем белән cурәтләнгән 2
11 Сурәтләү өчен материал кулланучы тарафыннан йөкләгән 2
12 Башка тел бүлекләрендәге игезәкләре булганда, мәкалә алар белән интервики юлы белән бәйләнгән, булмаганда ― Викимәгълүмат элементы булдырылган 2
13 Мәкаләгә урынлы форматлау, тематик яки навигацион калыплары урнаштырылган. 2
14 Мәкаләдәге мәглүмат күләме һәм тирәнлеге. 2
15 Мәкаләдәге татар теле сыйфаты. 2
Максимум 30

Нәтиҗәләр ясау[вики-текстны үзгәртү]

  • Нәтиҗәләр, конкурс тәмамлавыннан соң, бер атна узганчы билгеле була.
  • Җиңүчеләр баллар саны буенча билгеләнә.
  • Беренче, икенче һәм өченче урыннар ияләре истәлекле фтуболкалар белән бүләкләнә.
  • Язгы сессия 2018 катнашучылары өчен: Иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән катнашучы өчен көз көне узачак Вики-конференциягә бару чыгымнары капланачак[1].
  1. Бу пункт Татар Википедиясендә узучы «Вики-яз — 2018» мәкаләләр язу бәйгесе тәмамлаганнан соң төгәл билгеле булачак.