Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/Программа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләт ВикиМәктәбе/Программа latin yazuında])
Әнә килә автомабиль,төягәннәр сарымсак
Үзебез дә гырамотный — укып чыгарбыз, теләсәк...

2016 нче елгы октябрьдән башлап, 2017 елгы май азагына кадәр һәр шимбә көнне берәр сәгатьлек очрашулар барды. Фәрһад Фаткуллин тарафыннан шәхси менторлык сыйфатында татар телендә уздырылды - йә шәхсән, йә видео-элемтә аркылы. Беренче очрашуга 5 кеше килсә дә, икенчесеннән бердән-бер катнашучы буларак Тимерхан калды. Тулырак

Язгы сессия'18[вики-текстны үзгәртү]

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы.

Катнашучылар онлайн һәм оффлайн рәвештә 5 сәгатьлек уку-укыту курсларын үтә. Программа Викимедиа проектларында катнашу кагыйдәләрен өйрәтүдән гыйбарәт. Программа ахырына якынлашканда, катнашучылар өчен «Иң яхшы мәкалә» конкурсы үткәрелә. Нәтиҗәләр ясаганда, программаны узган яшьләргә НП «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгының таныклыгы бирелә. Тулырак

Көзге сессия'18[вики-текстны үзгәртү]

Көзге сессиянең яңалыклары:

  • 7 сәгатьлек уку-укыту программВикипедияче-спикерлар катнашында 7 сәгатьлек уку-укыту программасы;
  • Татарстанның мәдәни объектлары буенча вики-сәфәрләр;
  • Сессия укучыларының ВикиМәктәпнең язгы күчмә семинарында катнашу мөмкинлеге.

Тулырак

Язгы сессия'19[вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 4 апрельдән проектның язгы уку-укыту сессиясенә гаризалар кабул итә башлады. Катнашу теләген белдерер өчен соңгы көн - 18 апрель. Сессия форматы: 3 дәрес барлык укучылар өчен онлайн рәвештә узачак, 3 практик дәрес – Сәләт Йортында, онлайн-трансляция белән. Тулырак

Көзге сессия'19[вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 21 октябрендә яңа көзге уку-укыту сессиясенә гаризалар кабул ителү кампаниясе старт алды. Гариза тутыруның соңгы көне - 4 ноябрь. Сессиянең форматы: 5 онлайн лекция һәм Сәләт Йортында узучы 3 практик дәрес(онлайн трансляция белән). Башка сезоннардан аермалы буларак, бу сессиядә басым Википедия генә түгел, Викихәбәрләр, Викисүзлек, Викиөзек белән эшләүгә дә ясалачак. Тулырак

Көзге сессия'20[вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 19 октябрендә яңа көзге уку-укыту сессиясенә гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды. Гаризаны монда тутырырга мөмкин, тутыру өчен соңгы көн - 10 ноябрь. Сессиянең форматы: 2 онлайн лекция һәм Сәләт Йортында узучы 3 практик дәрес(онлайн трансляция белән). Дәресләр Zoom кушымтасында үткәрелер, соңрак Ютуб-каналга чыгарылыр дип планлаштырыла. Сезонның үзенчәлеге - сессиядә актив катнашучыларга Сәләт ВикиМәктәбенең оештыру командасына эләгү мөмкинлеге. Тулырак

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]