Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Латин әлифбасы-2 latin yazuında])

2012 елның 24 декабрендә Татарстан Дәүләт Шурасы яңа Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны кабул итте. Шушы канун буенча рәсми рәвештә кирил әлифбасыннан тыш, латин әлифбасының кулланышы рөхсәт ителә.

2013 елның 24 июлендә Татарстан прокуратурасы белдерде: “Татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак куллану кануны” кабул ителгәч, ул дәүләт оешмаларына гарәп һәм латин имласында мөрәҗәгать итү һәм җавап алу юлларын ача.1

Шулай итеп, үзгәргән вазгыятьтә Википедия:Тавыш бирү:Латин әлифбасы искерде. Шуңа күрә Татар Википедиясендә латин әлифбасы кулланышы буенча яңа тавыш бирү тәкъдим ителә.

Татар Википедиясендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә вакытлыча мораторий юкка чыгарырга. Латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше рөхсәт итәргә. (Аеруча латин әлифбасында ясалган калып очракта). Шуңа күрә Татар Википедиясенең үсешен, тарихи гаделлекнең торгызуын, төрле илләрдә яшәгән татар милләтенең берләштерүен теләгән катнашучыларны Риза дип тавыш бирергә чакырам. --Kitap (бәхәс) 2 авг 2013, 10:49 (UTC)[җавап бирергә]

Югарыда әйтелгән фикер буенча тавыш бирү оештырыла. Тавыш бирү вакыты: 2 август — 16 август. Тавыш бирүдә Татар Википедиясендә мәкаләләр өлкәсендә мәгънәле төзәтүләре булган википедиячеләр катнаша ала.


Бу сәхифәдә тавыш бирү генә бара. Фикерләрегезне бәхәс битендә языгыз.

Риза --Kitap (бәхәс) 2 авг 2013, 10:51 (UTC)[җавап бирергә]
Риза--E737 (бәхәс) 2 авг 2013, 10:54 (UTC)[җавап бирергә]
Риза, Tatwiki'nıñ latin bülegendä Википедия:Администратор вазыйфаларыnıñ ber öleşen üz cilkäläremä alırğa äzermen.--frhdkazan (бәхәс) 2 авг 2013, 17:26 (UTC)[җавап бирергә]
Риза, тик бер шарт белән--Ilnur efende (бәхәс) 3 авг 2013, 19:57 (UTC)[җавап бирергә]
Риза, шул ук шарт белән --~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 3 авг 2013, 20:12 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы Латин мәкаләләрен камилләштерергә омтылучылар элек тә булмады, мораторийны туктатсак та табылмас. - Derslek (бәхәс) 2 авг 2013, 14:33 (UTC)[җавап бирергә]

Бу дөрес түгел. Берничә латин мәкаләләрен үзем камилләштердем: Meñ dä ber kiçä, Rayt bertuğannar, Finlandiya, Bolğar şәhәre һәм бүтән. Камилләштерү эшләре акрынлап баралар, ләкин мораторий бу эшләргә комачаулый. Кызык хәл: ТатВикидә күп латин мәкаләләр булганда латин әлифбасы тыелган, хәтта Русиядә ул тыелмаган инде. Искергән мораторий юкка чыгарырга кирәк.--Kitap (бәхәс) 3 авг 2013, 10:21 (UTC)[җавап бирергә]
Борчылу урынлы. Шулай да ТатВикинын латин версиясенен яши бирергэ дэ хокукы бар. Бу каршылык хэл ителгэненэ кадэр Википедия:Минималь_күләм кагыйдэсенен кулланышына тулысынча яки Латинча ТатВикида мораторий игълан итергэ тэкъдим итэм.--frhdkazan (бәхәс) 2 авг 2013, 18:13 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирүдә 6 кеше катнашты: 5 кеше Риза булды, 1 кеше Каршы тавыш бирде.

Нәтиҗә: латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә Татар Википедиясендә латин әлифбасында мәкаләләрне язу эшенә мораторий юкка чыгарыла. Латин әлифбасында мәкаләләрне язу эше рөхсәт ителә..