Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы/Популяштыру

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе үсеш планы/Популяштыру latin yazuında])

Татар Википедиясе катнашучыларның иң мөһим максатларының берсе – Википедиянең татар өлешен таныту. Әгәр без Татар Википедиясенең үсүен телибез икән, иң мөһиме – яңа катнашучыларны, укучыларны җәлеп итү.

Ничек популярлаштырырга?[вики-текстны үзгәртү]

  • Танышлар.
    • Татар Википедиясен популярлаштыруны танышлардан башларга кирәк. Әгәр дә Сезнең милли җанлы танышларыгыз булса, аларга Википедия турында сөйләгез. Шулай ук төрле татарлар җыелган чараларда катнашып, киң аудиторигә татар википедиясе турында сөйләргә кирәк.
  • ММЧ (Массакүләм Мәгълүмат Чаралары).
  • Татар мәктәпләре.
    • Википедия эшенә татар мәктәпләре, институтларның татар бүлекләре студентларын җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен мәктәпләрдә, университетларда чыгышлар эшләргә кирәк.