Википедия:Шәхес исемнәре язу кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәхес исемнәре язу кагыйдәләре latin yazuında])

Шәхесләр[вики-текстны үзгәртү]

  • Шәхесләр турында булган мәкаләләрнең исемнәре ничек булырга тиеш?
  1. Тулы исем, мәсәлән: Габделхаликъ Гариф улы Садриев.
  2. Кыска исем, мәсәлән: Сибгат Хәким.
  3. Рус Википедиясендә кебек: Тукай, Габдулла

Әйдәгез, бу пункт турында бәхәсләшик.

Тавыш бирүләр[вики-текстны үзгәртү]

Минем фикерем буенча, Садриев, Габделхаликъ Гариф улы дип язуның бердәнбер өстенлеге - фамилия буенча эзләгәндә кирәкле битнең шунда ук килеп чыгуы. Габделхаликъ Гариф улы Садриев очрагында Садриев дип эзләгәндә башта табылган битләр чыгачак, аннары кирәклесен сайлап алырга кирәк булачак. Мин шуңа күрә Садриев, Габделхаликъ Гариф улы дип язу яклы түгел. Исемнең тулылыгы буенча: минемчә, ике мәкалә дә булырга тиеш, тик кыскасы тулы исемлесенә юнәлдерелгән булырга тиеш. --Milləten Söyüçe 27. Sen 2009, 11:40 (UTC) Marat Vildanov

Ә алай эшләгәндә, мәкаләләр санында бер мәкалә ике кебек язылмыймы соң?--Rinazz 27. Sen 2009, 14:23 (UTC)

Юк, әгәр юнәлтү булса, ул мәкалә булып саналмый. (#REDIRECT[[]] ярдәмендә эшләнә).--Yildiz 27. Sen 2009, 14:25 (UTC)

1. Беренче вариант урыс теленнән күчермә дип санарга була. Габдулла Тукайны беркем дә Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай дип йөртми. Урыс телендәге язу тәртибе аларның исемнәре бик аз булуга карап ясалган. Ягъни Александр һәм Сергейларны санап бетерерлек түгел. Татар телендә исә исемнәр күбрәк, ата исемнәре кирәк түгел.
2. Бу вариант инглиз википедиясендә дә кулланыла. Анда Anton Chekhov дип язалар.
3. Milləten Söyüçe әйткәнчә, юнәлтүләр ясап була.
--Timming 29. Sen 2009, 20:51 (UTC)


Шәхес өлгесендә автоматик рәвештә Шәхес төркеменә куярга кирәкме? Киләчәктә, күп шәхесләр булгач, сәхифә нинди хәлдә булыр?

Бу - вакытлы чара. Аннары үзебез теләгән вакытта бик тиз генә барлык Шәхес категориясендә булган мәкаләләрне ваграк категорияләргә бүлербез. Мәкаләләр саны 100 яки 500не узса, мәсәлән.--Timming 29. Sen 2009, 20:51 (UTC)

Шулай ук карагыз[вики-текстны үзгәртү]