Википедия:ЮАШ/Процедура
Җәмәгать, аеруча Беренче чакырылыш БАШ әгъзалары!
Шушы биттә ЮАШның эчке эшчәнлеге тәртипләре билгеләнә. ЮАШ эшчәнлеген оештыру өчен ЮАШ башлыгы җаваплы.
Мөрәҗәгатьнең тормыш циклы
[вики-текстны үзгәртү]- Мөрәҗәгать итүче, мөрәҗәгате өчен исемен сайлап, аны аерым бит буларак оештыра (формат - [[Википедия:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр/ ]]). Бу биттә мөрәҗәгать итүче, вәзгыятька кагылышлы (өченче) тарафлар күрсәтелә, аларның вәзгыятькә карата аңлатулары, дәлилләре һәм эшнең каралуы өчен бар башка кирәк булган мәгълүмат урнаштырыла. ЮАШ әгъзаләренең бар эшчәнлеге (карау өчен кабул итү турында тавыш бирү, вәзгыять турында ачыкланган хәлләрне бәхәсләшү һәм карар чыгару буенча тавыш бирүе) бу битнең бәхәс битендә бара.
- Мөрәҗәгать итүче бу битне Википедия:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр булегендә төркәли, һәм вәзгыять кагылган бар тарафларның бәхәс битләрендә аның турында хәбәр калдыра (мөрәҗәгатькә сылтама һәм аның урнаштырылу көне турында мәгълүмат).
- Мөрәҗәгать төркәлгәннән соң, аның бәхәс битендә == Карау өчен кабул итү турындагы тавыш бирү == бүлеге ачыла. Мөрәҗәгатьне карауга алу-алмау турындагы ЮАШ әгъзаләренең тавыш бирүе, аның төркәлү көненнән соң 1 атна дәвам итә. Бу тавыш бирү нәтиҗәсендә Википедия:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр битендә бу мөрәҗәгать янына Калып:Эш карау өчен төркәлде дигән билгесе урнаштырыла, яки мөрәҗәгать ВП:ЮАШ/Кире алынган яки кабул ителмәгән мөрәҗәгатьләр архивына күчерелә.
- Эшнең төркәлү көненнән соң бер (1) атна эчендә, мөрәҗәгать бирүче һәм вәзгыятькә кагылышлы тарафлар аның битендә мәсьәләгә карата үз карашларын һәм дәлилләрен китерә.
- Карашларны һәм дәлилләрне китерү периоды бетүгә, ЮАШ әгъзаләренең эшне карау башлана һәм бер (1) атна дәвамында бара.
- Эш буенча бәхәс периоды тәмамлануга, ЮАШ әгъзаларының үз карашларын төркәү өчен тавыш бирү башлана һәм бер (1) атна дәвамында бара.
- Бирелгән тавышлар нигезендә, ЮАШ башлыгы (булмаса башка бер әгъзаcе) чыгарылган карарны билгели һәм аны төркәли.
Карарны теркәү тәртибе
[вики-текстны үзгәртү]1. ЮАШ әгъзалары чыгарган карар Википедия:ЮАШ/Карарлар битендә теркәлеп бара. Теркәү == ЮАШ № == бүлекчәсендә языла. № - карар чыгарыласы мәсьәләнең тәртип номеры.
2. Мөрәҗәгать битенә, аның Википедия:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр битендә төркәлү бүлегенә, мөрәҗәгать буенча бәхәс урыны (мөрәҗәгатьнең бәхәс бите) һәм ЮАШ әгъзаларының карар буенча тавыш бирү урынына сылтамалар урнаштырыла.
3. Эш турында кыскача эчтәлек һәм йомгаклау (шура карары) тасвирлана.
Мәсәлән:
ЮАШ 1
[вики-текстны үзгәртү]Мөрәҗәгать номеры: 1. Карар номеры: 1.
Кыскача эчтәлек һәм йомгаклау
[вики-текстны үзгәртү]Мәсьәлә кайсыдыр кулланучының тискәре эшчәнлеген тыю буенча күтәрелде. Нәтиҗәдә бу кулланучыны озак вакытка тыю карары чыгарылды.