Википедия:Яхшы мәкаләгә кандидатлар/Архив/8

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яхшы мәкаләгә кандидатлар/Архив/8 latin yazuında])

Август[вики-текстны үзгәртү]

  • Тулыландырылган Чирмеш теле мәкаләсен тәкъдим итәм. Соңгы мөхәррире - кулланучы AqQoyriq. Тәкъдим итә:--Әмир (бәхәс) 1 авг 2018, 12:39 (UTC)[җавап бирергә]
  • ”Чирмеш теле” мәкаләсе әзер түгел әле. Хәзер “Синтаксис”ны язып бетерәсе дә, шуның белән нокта куясы бар. Соңрак “Чирмеш теле грамматикасы” дигән аерым мәкалә итеп тагын да тулыландырырга исәп бар. Тагын бер-ике айга сузылыр әле бу, исән-сау булсам. AqQoyriq 2 авг 2018, 7:40 (UTC)
  • Гафу итегез, аны "Болын чирмеш теле" дип төгәлрәк итеп язарга кирәкмиме. Тау чирмеш теле дә бар бит, һәм, мәсьәлән, Татарстанда сөйләшелә торган чирмеш теле, ул да үзенчәлерәк.--A.Khamidullin (бәхәс) 11 авг 2018, 22:51 (UTC)[җавап бирергә]
  • Яисә шул мәкаләгә бераз таулы чирмеш теле турында бүлек өстәп куярга?--A.Khamidullin (бәхәс) 11 авг 2018, 22:54 (UTC)[җавап бирергә]

Киләчәккә тагын Марс, Санскрит, Робот мәкаләләре ничегрәк булыр микән?--A.Khamidullin (бәхәс) 14 апр 2017, 06:04 (UTC)[җавап бирергә]

  • Яхшыга ярыйдыр, сайланганга иртәрәк минемчә. Гомумән алганда, кимендә бер, ә иң яхшысы ике кешенең тикшерүе (peer review) аша узмаган мәкаләләрне яхшы/сайланган мәкалә итү ул дөрес эш түгел минемчә. Нигә кабаланырга.
  • Санскрит, Робот битләрендә чыганаклар юк. Иптәш Кулланучы:A.Khamidullin, зинһар тәрҗемә иткәндә чыганакларны җуймагызчы! :) Чит телдә булсалар да... Алардан башка мәгълүматның дөреслеген ничек тикшерергә? Һаман-һаман чит телдәге мәкаләгә мөрәҗәгать итәргә туры килә, алай уңайлы түгел. Татарчадагы мәкаләнең абруе да төшә. Сез күп тәрҗемә итәсез, бу сүпәр! Тәрҗемә итү ул эшнең 99 проценты, чыганакны саклау ул калган бер процент кына, әмма ул эшне калдырмасак яхшырак булыр иде.
  • Сүз уңаеннан, мин соңгы арада бу тәрҗемә белән шөгыльләнгәндә дә бер-беребезнең эшен тикшерүне бер гади генә системага салу хакында уйланып йөри идем. Мин болайрак эш итәргә җыенам: беренче эш итеп, тәрҗемә ителүче мәкаләне "Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә фәлән телдәге википедиядәге мәкаләгә нигезләнеп язылды" дип тамгалау. Икенчедән, мәкалә тулысынча тәрҗемә ителеп беткәнен күргәч (табигый ки, тәрҗемәдән тыш, мәкаләдә татар укучысы өчен кызыклы өстәмә мәгълүмат та булуы мөмкин һәм булуы яхшы да), "Чит телдәге мәкаләнең фәлән-фәлән юрамасы тулысынча тәрҗемә ителгән. Чагыштырды: Х" дип мөһер сугу. Аннан бу мәкаләне тикшереп чыгарга тәкъдим итәм һәм үзем дә башкалар тәрҗемә иткән берәр мәкаләне тикшереп чыгам (тәрҗемәнең төгәллеген, стилен, аңлаешсыз урыннар бармы һ.б. Моны бу мәкаләне тәрҗемә итүдә катнашмаган кешеләр эшләсә яхшырак минемчә, чөнки озак вакыт бер мәкалә белән шөгыльләнгәч, аның кимчелекләрен күрми башлыйсың). Бу тәкъдимне Википедия:Рецензияләү_өчен_мәкаләләр битендә эшләү дөрестер. Ул ике кеше: "Тикшерде: Y" һәм "Тикшерде: Z" дип тамга суга. Чит телдәге мәкаләнең билгеле бер юрамасын тәрҗемә итү тәмам. Әгәр чыганак мәкалә яңартылса, бу процесс янәдән кабатлана, әмма бу юлы тикшерүче кеше, ике юраманы чагыштырып, үзгәргән өлешләргә күз салса да җитә. Патрулирование кебегрәк, әмма махсус тәрҗемә эше өчен.
  • Болар барысы бик кыен күренәдер мөгаен, әмма тора-бара, әкрен генә салмак кына, эволюцион рәвештә бер җиңелчә процедурага килербез дип уйлыйм.