Википедия:Яхшы мәкаләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Башлаучылар өчен · Җәмгыять үзәге · Порталлар · Бүләкләр · Проектлар · Сораулар · Билге кую
Blue star boxed.svg
Яхшы мәкаләләрпроектта катнашучылар уйлавынча, Татар Википедиясенең аеруча яхшы мәкаләләре. Яхшы мәкаләләр теманы ачуы һәм тулылыгы белән аерылып торалар. Әлегә алар, нинди дә булса сәбәпләр аркасында, сайланган мәкаләләр таләпләренә туры килмиләр, ләкин теләгән һәр кеше яхшы мәкаләләр өстендә эшләп аларны сайланган мәкалә дәрәҗәсенә кадәр җиткерә ала. Яхшы мәкаләләрнең битенең өске өлешендә уң якта кечкенә зәңгәр йолдыз табып була: Blue star unboxed.svg Бүгенге көнгә татар Википедиясендә ярты ай саен яңа яхшы мәкалә сайлана.


Календарь

Күптән түгел яхшы дип сайланган мәкаләләр[үзгәртү]

Мөхәммәт пәйгамбәр исеменең гарәпчә язылышы

Мөхәммәт пәйгамбәр (гарәп. محمد‎‎‎; 571 елның 20 (22) апрелендә (кайсыбер мәгълүматларга караганда 570 елда), рабигыль-әүвәл аеның 12 көнендә, дүшәмбедә, Мәккә шәһәрендә туган – 632 елның 8 июнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була) – ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр. Шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, аның аша Аллаһның китабы - Коръән иңә.

Парижлылар Бастилияне штурмлый. Исемсез рәссам.

Бөек францу́з инкыйлабы (фр. Révolution française) — XVIII гасырдагы Франциянең социаль һәм сәяси строе дучар булган иң көчле үзгәрешләр. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Франциядәге феодаль «Иске тәртип» бетерелгән һәм ул монархиядән ирекле һәм тигез ватандашлар республикасына әйләнде. Рәсми ораны — «Ирек, тигезлек, бертуганлык». Бөек француз инкыйлабы 1789 елның 14 июлендә баш күтәргән Париж халкының шәһәр төрмәсен — Бастилияне штурмлап алу белән башланган. Ахыры итеп 1794 елның 27 июлен (Термидориан түнтәрелеш) яки 1799 елның 9 ноябрен (18 брюмера түнтәрелеше) санлыйлар.

Marcani Minaret.jpg

Мәчет (гар. مسجدмәсҗид — гыйбадәт кылу урыны) — мөселманнарның гыйбадәт кылуы өчен төзелгән архитектура корылмасы.

Еш кына мәчет – аерым торучы гөмбәзе булган бина, шулай ук эчке ишегалды булган мәчетләр дә бар (Әл-Хәрам мәчете). Мәчетнең, кагыйдә буларак, манаралары да була, аларның саны бердән алып тугызга кадәр (Әл-Хәрам мәчетенә ихтирам йөзеннән манаралар саны аныкыннан азрак булырга тиеш). Мәчет бүлмәләрендә сурәтләр юк, әмма диварларында Коръән сүрәләреннән өзекләр булырга мөмкин. Мәккәгә таба юнәлгән диварда буш куыш – михраб бар.

RR5219-0017R.png

Шайбалы хоккей — махсус боз мәйданчыгында кәшәкәләр һәм шайба кулланып уйнала торган командалы спорт уены, хоккей төре. Уенның максаты - шайбаны көндәшләр капкасына кертү. Матчта күбрәк алка керткән команда җиңүче була.

Шайбалы хоккейның туган җире дип Канаданы санау кабул ителгән. Беренче рәсми матч 1875 елның 3 мартында Монреаль шәһәренең «Виктория» боз мәйданчыгында үтә.

Яхшы дип сайланган барлык мәкаләләр исемлеге[үзгәртү]