Википедия:Үрдәк тесты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үрдәк тесты latin yazuında])
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Үрдәк
Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:Үрдәк тесты

Кайбер катнашучылар, кайбер темаларга кызыксынуларын күрсәтергә теләмәгәндә, яки блокланганда төп хисап белән бәйләнешләрен ачмыйча аноним рәвештә яки башка хисап язмалары астында Википедиягә керергә мөмкиннәр. Еш кына мондый бәйләнешне махсус техника белән билгеләргә мөмкин. Ләкин, алар һәрвакыт төгәл нәтиҗә бирмиләр, кайвакыт хисап язмаларынң туры килүен исбатлау мөмкин түгел. Татарча Википедиядә аерым мондый мөмкинлекләр гомумән юк. Моның өчен үрдәк тесты бар (duck test).

Үрдәк тесты принцибы[вики-текстны үзгәртү]

« Әгәр дә берәр нәрсә үрдәк кебек булса, үрдәк кебек йөзсә һәм үрдәк кебек кычкырса, бу, мөгаен, үрдәктер дә.
»

Кайвакыт төрле хисап язмалырыннан кертелгән сүзләрнең һәм үзгәртүләрнең характеристик үзенчәлекләрен анализлап ике яки күбрәк хисап язмасы артында бер үк шәхес утыра дип уйларга мөмкин. Монда түбәндәге үзенчәлекләр булырга мөмкин:

  • сөйләмнең характеристик үзенчәлекләре (бер үк сөйләм әйләнешләрен куллану, охшаш фразалар структурасы һ. б.);
  • охшаш темага кызыксыну;
  • башка язмадан элек әйтелгән тезисларны кабатлау;
  • башка хисап язмасыннан элек кылынган төзәтмәләрне соңрак башка катнашучылар тарафыннан юкка чыгаргач яңадан кертү;
  • кайбер катнашучыларга карата аңлатылмаган тискәре мөнәсәбәт (аеруча элек шикләнелә торган хисап язмаларының берсе белән конфликт хәлендә булганнарга);
  • шәхси хисап битләренең охшаш дизайны.

Шуны аңларга кирәк: үрдәк тесты фаразлау гына. Тыюны әйләнеп узу мөмкинлеге турында шик туганда, катнашучыны шунда ук гаепләргә ярамый; әйләнү мөмкинлеген ачыклау өчен мөмкин булган барлык ысуллардан файдаланырга кирәк. Әгәр дә чекъюзинг коралы нәтиҗә бирмәсә яки нәтиҗә ачык булмаса, ләкин хисап язмасы тыелган катнашучыныкы дигән шикләр булса — администраторларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Администратор катнашучының төзәтмәләрен анализлаячак һәм карар чыгарачак һәм үз җаваплылыгы астында карар кабул итәчәк. Әгәр дә администраторда шик бар икән, аңа хезмәттәшләре белән фикер алышырга киңәш ителә.