Википедия:5 мең мәкалә: танылу концепциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/5 мең мәкалә: танылу концепциясе latin yazuında])

Әлеге мәкалә 5 мең мәкалә җыю уңаеннан Татар Википедиясенең танылу ысуларын җыя. Бу бит бары тик катнашучыларның киңәшләре өчен. Үз фикерләрегезне өстәгез.

Менә инде барыбыз да яраткан Татар Википедиясе 5 мең мәкалә чигенә җитте. Бу вакыйга, әле берничә айдан соң булыр мөгаен, ләкин аңа әзерлекне хәзер үк башларга кирәк. Чөнки бу мөһим вакыйга белән максимум файдаланып, безгә Татар Википедиясен танытырга кирәк. Бу эшне барыбыз да башкара алабыз. Иң мөһиме - берәр нәрсә эшләү, чөнки яңа катнашучыларны җәлеп итү, Википедигә игътибар арттыру - безнең иң әһәмиятле бурычларыбыздан берсе. Мин тәкъдим иткән эшләр:

  • Wikipedia:Пресс-релиз, ягъни төрле татар ММЧ-ларына безнең юбилей турында хәбәр бирү. Бу эш пресс-релиз рамкаларында эшләнә, ләкин аңа сез дә ярдәм итә аласыз. Мәсәлән 5000 мәкалә пресс-релизын төзүдә, яки үзегез таныш булган журналистлардан алар эшләгән ММЧ-ларда бу вакыйганы хәбәр итү сорау.
  • Төрле татар форумнарында бу хәбәрне таратырга. Шулай ук төрле рустелле социаль сайтларда татар төркемнәрен табып, анда бу хәбәрне таратырга. Мәсәлән, Вконтакте сайтында әзме татар яшьләре?
  • Үзегез белгән татар яшьләрен, милләтпәрвәрләрне, (бик мөһим) татар теле филологларын бу эшкә чакыру, аларга Википедияне таныту эшен башкару.

Тагын берәр нәрсәне кушырмын бераздан))--Рашат Якупов 5. ноя 2009, 05:44 (UTC)

Фикер алышу[вики-текстны үзгәртү]