Википедия:Кызыклы фактка кандидатлар/Принциплар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кызыклы фактка кандидатлар/Принциплар latin yazuında])

Максаты — укучыларга кызыклы мәгълүмат тәкъдим итү һәм яңа язылган мәкаләләргә җәлеп итү.

«Сез беләсезме?» рубрикасында түбәндәге принципларга таянып эш итеп була:

  1. Максат: Татар Википедиясенә ялгыш килеп кергән кешене моннан тиз генә чыгарып җибәрмәү, проектка игътибарны җәлеп итү (яңа кулланучыларны булдырыр өчен);
  2. Максат: яңа мәкаләләргә башка кулланучыларның игътибарын җәлеп итү (яңа мәкаләләрне тулыландырыр өчен);
  3. Яңа мәкаләләргә таянып эшләгәндә кызыклы фактларны вакыт узу белән онытылып кабаттан язу мөмкинлеге күпкә сирәгәя (кат-кат берүк фактларны язмас өчен);
  4. Булдыра алган кадәр, төрле кулланучылар язган мәкаләләрдән кызыклы фактлар җыярга кирәк. Тик шулай да, яңа кулланучылар язган мәкаләләрдә калган кулланучыларныкына карата приоритет. Гадәттә, кулланучыларга үзе язган мәкаләләрне баш биткә урнаштыру күңелле (кулланучыларны проектта алга таба да эшләргә дәртләндерер өчен, бу бигрәк тә яңа кулланучыларга карата әһәмиятле);
  5. Кызыклы фактларны төрле темалар буенча язарга кирәк (укучыны бер тема кызыксындырмаса, икенчесе кызыксындырсын өчен);
  6. Татар халкына бәйле кызыклы фактларда приоритет, тик чама хисен генә онытырга кирәкми (укучының татар халкына карата игътибарын һәм ихтирамын арттырыр өчен);
  7. Күңелсез кызыклы фактларны урнаштырырга тырышмаска кирәк. Моң-зар тулы татар сайтлары болай да җитәрлек, Татар Википедиясе оптимизм белән балкып торырга тиеш (укучыларны һәм кулланучыларны боектырмас һәм дәртне сүндермәс өчен);
  8. Кызыклы фактлар җыю ул максат түгел, ә чара гына.