Википедия бәхәсе:Тавыш бирүләр: Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре (яңа)

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирүләр: Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлау кагыйдәләре (яңа) latin yazuında])
  • Активлыгы булмаган (ягъни Татар Википедиясе белән яшәмәгән) кулланучыларга Татар Википедиясенең киләчәгенә кагылышлы карарларга тәэсир итү мөмкинлеге бирелергә тиеш түгел. Шул күзлектән, Идарәчеләр һәм бюрократлар сайлавында кем тавыш бирә ала бүлекнең әлеге эчтәлеген Kitap тәкъдим иткән Тавыш бирү алдыннан иң азы 30 көн эчендә 30 төзәтү булу. белән үзгәртүгә риза.
  • Идарәче - Википедиянең тәртибеп саклаучы кагыйдәләренең барысына тугрылыклы яшәгән, шул исәбеннән җәмгыять тарафыннан тәртип саклау вазыйфасы йөкләнелгән шәхес. Шул күзлегеннән, идарәчеләр Кем идарәче статусына кандидат була ала бүлекнең элеге эчтәлегенә Википедия кагыйдәләрен белгәнлеген һәм алар буенча эшлә белүен күрсәтүче пунктны кертергә тәкъдим итем: Мәсәлән
Беренче унлыкка кергән Википедияләргә кимендә 5 искәрмәләр белән дәлилләнеп кертелгән үзгәртүләренең кабул ителгәнлеге таләбе.

--frhdkazan (бәхәс) 10 апр 2013, 04:16 (UTC)[җавап бирергә]

Ә беренче унлыктагы Википедияләрнең Татар Википедиясенең идарәчеләренә ни катышы бар?--Ilnur efende (бәхәс) 10 апр 2013, 11:36 (UTC)[җавап бирергә]
Бу теләсә кемнең идарәче дәрәҗәсенә менә алмасы өчен фильтр сыйфатындагы бер тәкъдим. Идарәчелеккә намзәт Википедия кагыйдәләрен тирәнтен белүен, үз вәкаләтләрен һәм җаваклыкларын тугрылыклы үти алганын теоретик дәрәҗәдә түгел, практик яктан раславын башкача буламы? Идарәче үзе өчен генә түгел, идарәчелек иткән проектның дәрәҗәсе өчен җаваплы ич.--frhdkazan (бәхәс) 10 апр 2013, 12:24 (UTC)[җавап бирергә]
Ләкин ТатВикида катнашучыны башка телдәге Викида катнашырга беркем дә мәҗбүр итә алмый, бәлкем шул ук тел аркасында гына да, татарча яхшы сөйләшкән кеше башка телдә алай ук сөйләшә алмаска да мөмкин һәм шулай итеп зур Викида үзгәртү кертә алмаячак.--Ilnur efende (бәхәс) 17 апр 2013, 10:13 (UTC)[җавап бирергә]
Википедиягә язу өчен идарәче булу шарт түгел.
Идарәче кагыйдәләр билгеләгән тәртипне саклау өчен җаваплы, идарәчелек вазыйфа белән йөкләнгән шәхес өчен шарт булган таләпләр:
  1. Википедиясенең кануны булган барлык кагыйдәләр һәм принциплар белән таныш булу,
  2. Википедия кануннарын һәм принципларын дөрес куллана белүе, һәм
  3. Википедия кануннарының һәм принципларының бөтенесенең үз җаваплылыгы булган бүлегендә тулы һәм төрле интерпретацияләргә урын калдырмаган килеш башкаларга аңлашылырлык дәрәҗәдә күрсәтелүен оештыру.
ТатВикидагы идарәчеләрнең эшчәнлеге бу шартларга туры килүен телим. Идарәчелеккә намзәт югарыдагы таләпләргә туры килә алуын объектив яктан исбатланырга тиеш. --frhdkazan (бәхәс) 17 апр 2013, 17:05 (UTC)[җавап бирергә]
Әлбәттә бу таләпләргә туры килергә тиеш, ләкин башка телдәге Википедиядә төзәтмәләр кертү дигән критерий була алмый, әгәр мондый критерий кабул ителә икән, димәк татарча гына белгән кулланучы идарәче була алмый килеп чыга ич.--Ilnur efende (бәхәс) 17 апр 2013, 17:48 (UTC)[җавап бирергә]

Интернет заманасында гыйлем тупланмасы булган энциклопедияның нәрсә һәм нинди булырга тиешлеген билгеләүче идарәче булуга нәмзәт шәхес (ана теле һәм яшәгән илдә кулланылган рәсми теленнән тыш) иң әзеннән бер халыкара телне белергә тиеш булу кабул ителерлек таләп дип саныйм.

Үзен Мөхәммәд (c.г.в.) китергән Ислам тәгълиматы юлын тотучы дип санаучы, пәйгамбәрнең алдынгы гыйлем өчен Кытайга да барырга өндәвен искә төшерсен.

Болгар яки татарлыгы белән горурланучылар исә, борынгы бабалары алдынгы гыйлем алыр өчен авырлыкларны җиңеп еракларга барырга әзер булуларын (Кол Галиның - Хәрәзмга, Шиһабетдин Мәрҗаниның Бохара һәм Сәмәркандка, Сара Шакулованың Парижга һәм Санкт-Петербургка, һ.б.) истә тотулары хәерле булыр иде.

Бу күзлегеннән караганда, тәкъдим иткәнем (Беренче унлыкка кергән Википедияләргә кимендә 5 искәрмәләр белән дәлилләнеп кертелгән үзгәртүләренең кабул ителгәнлеге таләбе.) критерийны вакытның узуы белән тагын да катырак буларак үзгәртергә кирәк булыр. --frhdkazan (бәхәс) 17 апр 2013, 19:21 (UTC)[җавап бирергә]

Белем өстәү бик яхшы әйбер, әмма да ләкин Википедяинең татар телле бүлегендә татар телен генә дә белү җитә дип уйлыйм. Һәм бу критерий өстәлеп татар телле Википедия икенче сортлы Википедия кебек каралачак бит.--Ilnur efende (бәхәс) 17 апр 2013, 20:06 (UTC)[җавап бирергә]
Энциклопедияләрнең сортлары - аларның мәгълүмат байлыгы, объектив фәнни чынбарлыкка тугрылыклыгы, һәм яңартыла баруы белән билгеләнә. Википедиянең төрле телле бүлекләре буенча иң соңгы мәгълүмат өчен ru:Википедия:Список_Википедий карап була. Минем кебек гади катнашучылар өчен фикерегез дөрес. Идарәчеләр исә башка категория, алар белемлерәк һәм җаваплырак булырга тиеш.--frhdkazan (бәхәс) 18 апр 2013, 03:13 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле Фәрхәд әфәнде, мин бу тәкъдимегезгә каршы, ләкин монда минем эш минем сүздән тормый, мин дә сезнең кебек гади кулланучы һәм идарәче булу миңа зур өстенлекләр бирми, шуңа да бу критерийны кабул итү өчен берәр тавыш бирү оешырып кына чишеп булыр минемчә, яки башка тәкъдимегез бармы?--Ilnur efende (бәхәс) 20 апр 2013, 18:11 (UTC)[җавап бирергә]
Хөрмәтле Ильнур әфәнде, бу тәкъдим ТатВикида тәртип урнаштыручы кагыйдәләр һәм аларны саклау системасы зәгыйф булганлыгына бәйле. Шулай да, бу борчылуымны башкача, бәлки кулайрак, хәл итү юлы күренә башлагач, әлеге "Идарәчелеккә намзәтләр мәктәбен" оештыру тәкъдимемнән баш тартырга әзер.--frhdkazan (бәхәс) 21 апр 2013, 18:12 (UTC)[җавап бирергә]