Википедия бәхәсе:Идарәче статусын алу/Әмир

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идарәче статусын алу/Әмир latin yazuında])

Ilnur efende, бу тавыш бирүне үзегез башлагансыз - үзегез бетерегез. Мин ризалык бирмәдем. Идарәченең инглиз телен белгән, яшь, мобильный, Казан кешесе булуы мотлак. --Әмир (бәхәс) 9 май 2020, 20:24 (UTC)[җавап бирергә]

Әмир әфәнде, тавыш бирү башланмаган, сезнең ризалык билгесеннән башка башлап булмый, андый мотлак юк, идарәче статусын алсагыз ТатВПне тәртиптә тоту җиңелерәк булачак.--Ilnur efende (бәхәс) 10 май 2020, 06:06 (UTC)[җавап бирергә]
Ilnur efende, кире уйламадым. Идарәченең инглиз телен белгән, яшь, мобильный, Казан кешесе булуы + техник мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтерлек булуы мотлак → ни кызганыч, «бер критерийга да туры килмим».--Әмир (бәхәс) 24 июн 2020, 14:42 (UTC)[җавап бирергә]
Бу критерийлар белән килешеп булмый. Иң әһәмиятлесе - Википедия принципларын һәм кагыйдәләренә тугрылык. Википедия:Идарәче укып чыгарга тиешле мәкаләләр исемлеге һәм ru:Википедия:Памятка администратору белән танышып чыгу җитә.--frhdkazan (бәхәс) 24 июн 2020, 15:35 (UTC)[җавап бирергә]
  • Әмир, кайсыдыр админ техник ягын күберәк караса, икенче админ тел мәсәләсен карап бара. Сез бит болай да идарәче эшләрен эшлисез, болай хокукларыгыз арта гына, җайлы да була. Алдан биредә Чаллы админнары бик әйбәт эшлиләр иде. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән кулланучылар булмау бик кызганыч, аеруча Башкортстаннан кулланучылар аз нишләптер, сан буенча карасак татар телле башкортстанлылар үзләре үк БашВики кулланучыларыннан ким булмаска тиешләр кебек--Ilnur efende (бәхәс) 24 июн 2020, 20:00 (UTC)[җавап бирергә]
Ilnur efende, ышанмассыз да, миңа Википедиядә идарәчелек түгел, яңа мәкалә язу процессы күпкә ошыйрак төшә. Мин Википедиягә килгәндә, Чаллы админнары юк иде инде, кая киткәннәрдер. Чаллыдан торып, Татарстанның көнчыгышын - Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, тагын берничә район яңалыкларын күз уңында тотарга тырышам. Авыргарак килсә дә, Казанны да онытып бетермим. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск тирәләреннән берәр кулланучы килеп чыкса, шәп булыр иде, анда да мәдәни тормыш бик җанлы. Аерым төбәк өчен, шулай ук аерым тармак өчен (мәсәлән, музыка темасын Фәрһад яхшы белә) җаваплы википедиячеләре булса, ТатВики отар гына иде.--Әмир (бәхәс) 24 июн 2020, 20:18 (UTC)[җавап бирергә]