Википедия бәхәсе:Кагыйдәләр һәм киңәшләр

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кагыйдәләр һәм киңәшләр latin yazuında])

Бу Татар Википедиясендә кирәксез низагъларны тудырмыйча (мәс.: Күрсәтелгән низагны башка юллар белән чишеп була, дип саныйм.--Рашат Якуп), проектыбызны үстерүдә эшлекле тәртипне белдерүче киңәш-кулланма һәм кагыйдәләр турындагы бәхәсләргә нокта куюга юнәлгән инициатива.

2 атна эчендә кертелгәннәрнең барысы исәпкә алынгач, яңа версия ясалачак. Яңа версияга 2 атна дәвамында яңа тәкъдимнәр ясалмаганчага кадәр дәвам ителәчәк, аннан соң кагыйдә проекты кабул ителүгә чыгаралачак. Зинһар, тәкъдимнәрегезне кертми калмагыз.- frhdkazan (бәхәс) 15 мар 2014, 12:41 (UTC) [җавап бирергә]

Фикерләр һәм тәкъдимнәр[вики-текстны үзгәртү]

Фикерләр[вики-текстны үзгәртү]

Тәкъдимнәр[вики-текстны үзгәртү]

Беренче версия (15-29.03.2014)[вики-текстны үзгәртү]

  • Тәртип бозылган дип уйланылган чакта нишләргә:
  1. Берәр биткә кертелгән үзгәртү Википедия кагыйдә һәм киңәш-кулланмаларга туры килми дип уйланылганда, туган низагны чишу буенча аралашу шул битнең һәм/яки бу вәзгыятькә китергән үзгәртүне керткән кулланучының бәхәс битендә алып барыла.
  2. Низаг аралашу аркылы чишелмичә, үзгәртүләр сугышы дәрәҗәсенә барып җитүгә, низаглашучылардан булмаган идарәчеләр игътибары җәлеп ителә.
  3. Идарәчеләр ярдәме белән чишелми калган мәсәлә арадашчылык юлы белән чишү өчен киң җәмгыять игътибарына чыгарыла ала.
    Медиация (яки арадашчылык, ингл.) - бәхәсне чишү максатында тарафлар белән нейтраль шәхеснең эшләве.
  4. Низагларны чишүнең соңгы чарасы - Арбитраж комитетына мөрәҗәгать итү.
    Идарәчеләр бозылган тәртипне төзәтергә мәҗбүри булмасалар һәм аларның шәхси гамәлләре шик астына алына алса, Арбитраж комитеты аның игътибарына тапшырылган мәсьәлә буенча карар кабул итми калмый һәм аның карарлары мәҗбүри һәм катгый үтәлергә тиеш.
  5. Википедиянең татар телле бүлегендәге Арбитраж шурасы берәр сәбәпләр аркасында билгеләнгән вакыт эчендә карар кабул итә алмаган чакта, нишләргә кирәклеге турында ярдәм өчен Викимедиа фондының проектара координацияләү бүлеге булган Мета'дагы Викимедиа форумына (en) яки аерым стюартларга (ru, en) мөрәҗәгать ителә ала - монда аралашу гадәттә инглиз телендә алып барыла. -- frhdkazan (бәхәс) 21 мар 2014, 16:40 (UTC)[җавап бирергә]

Икенче версия (30.03-13.04.2014)[вики-текстны үзгәртү]

Википедияның мәсләкләре, кагыйдә һәм киңәш-кулланмалары - проектның үз максатларына ирешә алуы өчен аның эшчәнлек тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү, катнашучыларның кертемнәрен һәм үз араларында мөгамәлә үзенчәлекләрен билгеләүче тәртипне булдыручы нигезләр. Татар Википедиясендә кагыйдәләрне кабул итү һәм кирәк очракларында үзгәртү, киңәш-кулланмаларын җитештерү һәм пәйда булган мәгълүмат һәм тупланылган тәҗрибә нигезендә тулыландыру, башка мәсьәләләр буенча уртак фикер табу буенча систематик эшчәнлек консенсуаль килешүләргә килергә торышу юлы белән оештырыла.

  • Тәртип саклау һәм административ санкцияләр бүлеген өстәү:

Гамәлдәге кагыйдәләр, киңәш-кулланмалар һәм бәхәс битләрендә барган аралашу процедурасы нәтиҗәсендә пәйда булган консенсуаль килешүләр белән билгеләгән тәртипне саклау җаваплылыгын бар кулланучылар уртаклаша. Гамәлдәге кагыйдәләр башкача кушмаган чакта, систематик рәвештә тәртипне бозучы кулланучыларга карата административ санкцияләр куллану турында карарларны идарәчеләр, махсус очракларда исә Югары арбитраж шурасы чыгара.

-- frhdkazan (бәхәс) 3 апр 2014, 07:38 (UTC)[җавап бирергә]

Өченче версия (14-27.04.2014)[вики-текстны үзгәртү]