Википедия бәхәсе:Латин һәм Кирилл мәкаләләре арасында үзара сылтамалар

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латин һәм Кирилл мәкаләләре арасында үзара сылтамалар latin yazuında])

миңа башта ук сорау аңлашылып бетмәгән иде, әмма мин ашыгып аны ничек аңлашыла шулай аңлап тавыш бирдем, гафу итегез. нишләп ашыкканымны әйтмәйм. Мин уйладым, "Авыл" бите белән "Awil" бите арасында берсеннән-берсенә сылтама булырга тиешме дип, әле мин тавыш биргәндә мисал итеп китерелгән "Awyl" битендә "Бу мәкаләнең кирилл әлифбасындагы игезәге бар!" дигән күчке бар иде, мин сүз шуның турында диеп уйладым. Ә сүз "Ягъни, моның сыман: авылында әйберләр булырга тиешме, әллә юкмы?" дигәндәге күчкенең үзе турында булган икән. шулай итеп, 5 каршы, 5 риза түгел, ә 4 риза һәм 6 я күбрәк каршы, чөнки Jalanajak каршы фикер белән ризалыгын белдерде, мин дә дә бәлки шунда язган булыр идем аңлаган булсам.

менә "бәхәс" турында "бәхәс" булып чыга инде бу, чөнки тегесе блокланган. кая ашыгасыз, нишләп шулай тиз блоклыйсыз, минемчә, блокларга кирәк түгелдер, җайлы гына "шундый нәтиҗә кабул итәбез" ди дә битне блоклап куя! тавышлар 5кә 5 булса да! кемнәр соң ул сез? ә менә мин бу биттәге бәхәсне карап бармадым, мин нәтиҗә кабул итмәгән идем әле. ә бәлки берәр кешенең синең нәтиҗәгә үзенең комментариен язасы киләдер?

әмма блокламаган булсаң мин ул биттә болай җәелеп язмаган булыр идемдер әле )) . һәм бәлки тагын ашыгып тагын дөрес булмаган фикер языр идем, алла сакласын.

--Qdinar 15 июл 2010, 05:05 (UTC)[җавап бирергә]

Бу тавыш бирүне оештыруга ике атнадан артык вакыт узды. Тавыш бирүне оештыручы Marat Vildanov Тавыш бирү: 25 июнь көнне башланды, 9 июль көнне бетә дип язды.--Рашат Якупов 15 июл 2010, 06:01 (UTC)[җавап бирергә]

Мин да ашыкканмын икән. Jalanajak бәхәс баруында карашын үзгәрткән булган, әмма аның "риза" тавышы калган. Шуңа дөрес нәтиҗә - 4 риза һәм 5 каршы. --Timming 15 июл 2010, 07:48 (UTC)[җавап бирергә]

Ул биттән бу биткә күчке куйсагыз иде. Минем ялгышым турында укырлар иде, һәм бәлки тагын берәр кешенең берәр нәрсә язасы килер.--Qdinar 15 июл 2010, 09:05 (UTC)[җавап бирергә]