Википедия бәхәсе:Латин әлифбасы
Күчерү/бетерү кагыйдәләре[вики-текстны үзгәртү]
Яңа латин графикасындагы мәкаләләр ясауга мораторий игълан ителгән. Минем аңлавымча, конвертор эшли башлаганчы мораторий ике яклы булырга тиеш иде: яңалырны ясауга һәм булганнарны бетерүгә. Хәзер исә ниндидер стихияле бетерү һәм кушу процессы башланды (Мөхәммәт-Әмин, Fälsäfä, Tatarstan tözeleşe, Geografiä). Мин шундыйрак кагыйдәләр тәкъдим итәм:
- Латин әлифбасындагы һәм урыс әлифбасындагы бер исемле ике мәкаләне берләштергәндә искерәк мәкаләгә яңасы кушыла.
- Бетерүгә бик кыска һәм мәгънәсез мәкаләләр генә чыгарыла (андыйларны кирилда әле дә яхшы гына иҗат итәбез, Аллага шөкер).
- Артык кыска латин язуындагы мәкаләләр башта кирилга күчерелә. Аларга {{|Вакытлыча калдырырга}} калыбы өстәлә. Яхшыртуга бирелгән 1 ай вакыт узуга, сыйфаты үзгәрмәсә, бетерелә.