Википедия бәхәсе:Проект:Төркемләү

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Төркемләү latin yazuında])

Проектның барлыкка килү тарихы[вики-текстны үзгәртү]

Википедия:Проект:Төркемләү проекты Татар мәдәнияте порталы кысаларында татар мәдәниятенең нинди бер феномен булуын аңлап башкаларга (күбесенчә рус мохитендә үскән һәм яшәгән хатыным һәм сеңлемә, замананың халыкара теле булган инглиз теле өстенлек иткән YouTube мультфильмнары һәм Инглиз Википедиясе дөньясында үсә барган балаларыма) аңлатырлык теләгеннән туды.

Татар тарихы порталын әзерләү эшен алыпбарганда татар мәдәниятен бүгенге көндә әдәби татар телендә сөйләшү һәм язу, татар әдәбиятын уку, татарлар арасында иң күп җәелгән Ислам динен тоту, татар ризыкларын ашау, яки татар сәнгатен ярату яки анарда катнашу белән генә тиңләү дөрес булмас дигән аңлавым туды.

Мәгълүмат технологияләре һәм очкычлар булган чорында кеше игътибарын Татарстан Республикасы кебек кызык, яки Россия байрагы Россия Федерациясе кебек киң җирләрендә булган мәдәни тәҗрибә һәм мәдәни капитал белән, һәм аның ташучысы булган кулланылыш даирәсе бик киң булмаган тел белән генә чикләү мөмкин булмавын ап-ачык аңлыйм. Дәүләтләр төрле сәяси-икътисади берлекләргә берләшкән глобаль/планетар цивилизация заманында этник милләт белән бәйләвебезнең ниндидер практик файда булмаган чакта бу төшенчә иртәме-соңмы юкка чыгачагы мәгълүм - олылардан аермалы буларак балалар романтик һәм ностальгик түгел, ә нык практиклар.

Димәк элекке буыннар һәм аларның мәдәни тәҗрибәләре турындагы мәгълүмат киләчәк буыннарның көндәлек тормышында практик файда китерер өчен җиңел аңлаешлы тел белән стандарт викиләштерү критерийлары нигезендә язылырга гына түгел, уңайлы килеш төркемләнергә дә тиешлегенә төшендем.

Проектның әһәммиятлелеге турында төшенчәләр (эссе)[вики-текстны үзгәртү]

Үз дәүләтләре булмаган татарлар өчен дә, дәүләтле булган Дания байрагы Дания һәм Төркия байрагы Төркия, Мексика байрагы Мексика һәм Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте кебек илләрнең төп халыкларының мәдәният көн тәртибендә дә бу мәсьәлә нык сизелә. 2013 елның февраль аенда Казан дәүләт энергетика университетында үткән Made in Kazan семинарында Сколково шәхси университетыннан бер лектор соңгы фаразлар нигезендә инглиз телен дөньяда һәр көн 2.3-2.4 миллиард кеше тарафыннан кулланылганын белдерде... Дәүләт суверенлыгы мәдәниятләр арасында аерым шәхесләрнең игътибары өчен көндәшлегендә бернинди өстенлек бирми... Рус яки татар балалары монда кытай яки француз балалары белән уртак океан штормларына күзгә-күз калачаклар... Мәгълүмат тармагы матди чикләүләр булмаган акыл хезмәтенә нигезләнгән һәм Big data океаны кануннары буенча яшәгән икътисади җәмгыятьтә Төркем:Татар шагыйрьләре һәм Төркем:Татар язучылары һәм аларның әсәрләре турындагы мәкаләләр шул ук Инглиз шагыйрьләре һәм язучылары турындагы мәкаләләр һәм әсәрләре белән, Төркем:Татар спортчылары, Төркем:Татар журналистлары, Төркем:Татар геологлары, Төркем:Татар физиклары, Төркем:Татар икътисадчылары, Төркем:Татар эшмәкәрләре, Төркем:Татар очучылары һәм башка һөнәрләре буенча татар милләтле шәхесләре һәм аларның татар мәдәниятенә керткән өлешләре турындагы мәкаләләр иң әзеннән инглиз телле игезәк һөнәрле шәхесләре һәм дөнья цивилизациясенә керткән өлешләре турындагы мәкаләләр белән көндәшлеккә керергә дучар кала. Татар Википедиясендә әлегә мәгълүмат искиткеч аз, һәм татар мәдәниятенең (татарлыкның) нәрсә икәнлеген аңлый алыр өчен дөнья татарлары турындагы мәгълүматын Википедияның төрле телле бүлекләре эченнән туплап бер җирдә берләштерү эшчәнлеген башлау кирәк. Бу эшчәнлекне әлегә булмаган инфраструктураны булдыру өчен кирәкле принципларның озын мөддәтле тотрыклы үсешне тәэмин ителерлек булуыннан башларга кирәк...--frhdkazan (обсуждение) 3 мар 2013, 22:47 (UTC)[җавап бирергә]

Милләт-Этнос һәм тел төшенчәләре тирәсендәге низагларны туктату[вики-текстны үзгәртү]

ВП:Проект:Төркемләү кысаларында яңадан-яңа туа торган низагъларны чишү буенча тәкъдимем. Фикерләрегез? -- frhdkazan (бәхәс) 15 гый 2015, 10:18 (UTC)[җавап бирергә]


ВП:Тел, ил, милләт нигезендә төркемләү кагыйдәсе проектлары[вики-текстны үзгәртү]

Проект А (User:Әмир/Инглиз Википедиясе)[вики-текстны үзгәртү]

- frhdkazan (бәхәс) 18 гый 2015, 08:47 (UTC)[җавап бирергә]
  • Төркем:Рус язучылары төркеменә Каршы - дәлилләр китердем инде. Бродский, Пастернак һәм башка Русия язучыларының милләтен аңларга кыен, шул мәгълүмат мәкаләдә язарга кирәк, төркемдә кирәкми, минемчә.--Kitap (бәхәс) 18 гый 2015, 10:12 (UTC)[җавап бирергә]
  • Шулай ук мин милли төркемнәр юкка чыгаруга каршы. Мәсәлән: Вальтер Скотт Шотланд язучылары һ.б. төркемен торгызырга чакырам. Уртак фикергә килмәгәнгә кадәр, шушы бәхәсле төркемләү эшчәнлеген туктатырга сорыйм.--Kitap (бәхәс) 18 гый 2015, 10:12 (UTC)[җавап бирергә]
    • 1) Kitap, Милләтләре ап-ачык билгеле булмаган язучыларны (Бродский, Пастернак һ.б.) Төркем:Рус язучылары төркеменә кертү кирәкмәгәне (чыгарырга кирәклеге) турында тулысынча килешәм - әммә бу Төркем:Рус язучылары яки Төркем:Татар язучылары төркеменәренең бетерелергә тиешлеген аңлатмый дип ышанасым килә.
    • 2) Төркем:Рус язучылары төркеменә каршы, әммә Төркем:Шотланд язучылары төркеме кирәк диюгезне аңламадым. Аңлатсагызчы зинһар. Алдан ук рәхмәт. - frhdkazan (бәхәс) 18 гый 2015, 10:27 (UTC)[җавап бирергә]
      • Нәкъ шулай. Гадәттә, зур империядә кече милләтләр кысыла, һәм милләт чыгышын юкка чыгарырга омтылалар. Бөекбритания язучысы - инглизчә язучы әдип дигән төшенчә инде, ләкин мәсәлән Вальтер Скотт гомер буе үз китапларында Шотланд каһарманнары турында, Шотландия бәйсезлеге өчен Англиягә каршы көрәш турында яза, ул чын Шотланд язучысы. Шуңа күрә Бөекбритания язучылары һәм Шотланд язучылары төркемнәр бергә булырга тиеш минемчә.--Kitap (бәхәс) 18 гый 2015, 10:37 (UTC)[җавап бирергә]
        • Ягъни сез дә милләтләр нигезендә төркемләүне рөхсәт итүгә Риза, доминант булмаган милләтле шәхесләрне (татарлар, шотландлар һ.б.) берәр илнең доминант милләтле төркеменә кертүгә Каршы. Тәкъдим ителгән кагыйдә буенча эшләүгә каршы килмисез), шулаймы? -- frhdkazan (бәхәс) 18 гый 2015, 10:47 (UTC)[җавап бирергә]
    • Минемчә ТатВикидә империянең кече милләтләренә зуррак игътибар бирергә кирәк (сәбәпләр аңлашылган дип уйлыйм), шуңа күрә Шотланд язучылары, Ирланд язучылары һ.б. дигән төркемнәр булырга тиеш (УкрВикидә дә шулай : Вальтер Скотт : төркем: Шотландські письменники - дөрес минемчә һ.б. Викидә бар).--Kitap (бәхәс) 18 гый 2015, 10:51 (UTC)[җавап бирергә]
      • Кайсыбер аргументлар белән килешергә була. Әйтик, минем өчен А.Әпсәләмова, Рөстәм Кутуй кебек «урыс язучылары» турында уку сәер тоела. Тәкдим ителгән төркем белән мин килешәм, ләкин, игътибар, һәрбер шәхеснең андый төркемгә кертелү-кертелмәү нигезләнергә тиеш. Әйтик, кайбер татар (Миргазиян Юныс), мари, мукшы язучылары кайбер әсәрләрен үзләре тәрҗемә итеп, урысча чыгарганнар. Бу әле аларның урыс-телле булулары турында сөйләми. Бу дискуссияне тулаем алганда шуны әйтергә була, frhd-kzn безгә, гади генә әйткәндә, булган бер төркемне, әйтик француз язучыларын икеләтергә һәм бер төркем урынына бер үк эчтәлекле ике төркемне ясарга тәкдим итә. Рус википедиясендә булган хәлләр турында бераз хәбәрдар булган кеше белергә тиеш. Анда милләт билгесе буенча аерылган язучылар-композитор-җырчылар төркемнәре юк. Бөтен төркемнәр я илгә (Франция-французский, Бельгия-бельгийский, Польша-польский композитор/писатель/поэт), яки иҗат итү теле буенча аерымлана (русский писатель=писатель на рус. яз, татарский писатель=писатель на татар языке). Шуңа күрә бу экспериментның ниндидер җитди нигезе юк, бу турында күп язылды инде, һәрбер шәхеснең милләтен яки расасын тикшереп тору Википедиянең максатларына туры килми. Энциклопедиягә аның өчен генә кермиләр. --Derslek (бәхәс) 18 гый 2015, 14:08 (UTC)[җавап бирергә]

Проект Б (User:Derslek/Рус Википедиясе)[вики-текстны үзгәртү]

Төркем:Милләтләре буенча язучылар, Төркем:Удмурт шәхесләре һәм башка төркемнәрне бетереп, бәйле үзгәртүләремне кире кагып, Татар интернеты мәкаләсе исемен Татар телле интернет буларак үзгәртүемне вандаллык дип атап, миңа яңадан тыю белән янап, Derslek 'югарыдагы проектка (A) үз каршылыгын белдерде дип уйлыйм. Түбәндәге версия милләт һәм милли газеталары өчен дөресрәкме әллә? -- frhdkazan (бәхәс) 18 гый 2015, 20:30 (UTC)[җавап бирергә]

-- frhdkazan (бәхәс) 18 гый 2015, 20:24 (UTC)[җавап бирергә]

Шул ук арада, бездә гамәлдә булган Википедия:Критерии категоризации персоналий по государственной принадлежности кагыйдәсенең "Википедиядә этнос һәм раса сыйфат билгеләре буенча төркемләү ясалмый" тәртибенә нигезләнеп эш итәргә килешсәк, яңа төркемнәрне булдыру кирәк түгел, мәсьәләне ябырга була. -- frhdkazan (бәхәс) 16 гый 2015, 09:49 (UTC)[җавап бирергә]

Гамәлдәге тәртип һәм дә югарыдагы Проект Б буенча үз сәяси эшчәнлекләрен рус телендә дә алып баручы Нурсолтан Назарбаев, Александр Лукашенко, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башкаларны шулай ук Төркем:Рус сәясәтчеләре төркеменә дә кертү зарурдыр, мөгаен. - - frhdkazan (бәхәс) 19 гый 2015, 08:28 (UTC)[җавап бирергә]

Проект В (User:Kitap/Бәйсез ТатВики)[вики-текстны үзгәртү]

  • ТатВики - бәйсез Википедия һәм РусВикидән аның кагыйдәләрен, аеруча милләтләргә кагылышлы тәртипне калька итеп үзенә алырга тиеш түгел. Шуңа күрә ТатВикидә Рус язучылары түгел, ә Русия язучылары яки чорга бәйле Русия империясе язучылары, ССРБ язучылары булырга тиеш, шулай да рәссамнар, шагыйрьләр һ.б. Пастернак, Бродский, Левитан, Айтматов, Фәзил Искәндәр, Расул Гамзатов - төрле милләтле Русия һәм ССРБ язучылары, урыслар түгел.--Kitap (бәхәс) 19 гый 2015, 18:04 (UTC)[җавап бирергә]

Хөрмәтле Kitap, мин аңлаган логика буенча ТатВикида Төркем:Телләр буенча язучылар, Төркем:Милләтләре буенча шәхесләр /кабул ителМӘгәндә = Төркем:Татар шагыйрьләре, Төркем:Татар телле язучылар, Төркем:Татар газеталары һәм башкалар (Рус, Шотланд, Украин, Башкорт ...) /кабул ителМИ. Соңгыларны куллана алыр өчен, беренчеләре дә куланылырга рөхсәт итү зарур - Проект А шартларын кара. -- frhdkazan (бәхәс) 20 гый 2015, 12:01 (UTC)[җавап бирергә]

    • Русия язучылары - ул Русиядә эш иткән язучы дигән сүз, Рус телле язучы - рус телендә язган әдип. Шулай итеп: Русия язучылары, Рус телле язучылар (минемчә артык төркем, чөнки гадәттә Русия язучысы русча белә), Татар язучылары, Татар шагыйрьләре һ.б. шулай да Бөеккбритания язучылары, һәи Инглиз..., Шотланд..., Ирланд... кабул ителә.--Kitap (бәхәс) 20 гый 2015, 13:39 (UTC)[җавап бирергә]
      • User:Kitap, тел нигезендә шотланд, ирланд һәм инглиз язучыларны кабул итәбез икән, рус язучыларын да кабул итү кирәк түгелмени? Ягъни бу очракта, тәкъдимегез Проект Б дан нәрсә белән аерыла? -- frhdkazan (бәхәс) 23 фев 2015, 12:15 (UTC)[җавап бирергә]

Стандартлаштыру тәкъдиме[вики-текстны үзгәртү]

Төркем:Төп мәкаләсез төркемнәр кебек төркемнәрне Төркем:Төркемнәр:Төп мәкаләсез итеп алмаштыру минем уйлавымча әйбәт булыр иде. Blackisnewyellow (бәхәс) 14 мар 2023, 08:10 (UTC)[җавап бирергә]

Стандартлаштыру фикерегезне гомумән хуплыйм. Тәкъдим ителгән исем турында 2 атна дәвамында башка фикер-карашлар яңгырамаса, алга! Соңрак көчле аргументлар ачылса, ботыгыз белән кире кайтарырсыз. frhdkazan (бәхәс) 14 мар 2023, 13:01 (UTC)[җавап бирергә]
Каршы. Гамәлдәге төркем исеме бик әйбәт аңлашыла, стандартлаштырам дип, корама татар теле (чыктым аркылы күпер) ясамагыз.--Әмир (бәхәс) 14 мар 2023, 18:56 (UTC)[җавап бирергә]