Википедия бәхәсе:Проект:Etimologic Latin мәкаләләрен төзәтү

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Etimologic Latin мәкаләләрен төзәтү latin yazuında])

Җәмәгать, карагыз әле, Eric 256 саф татар телендә нинди матур мәкаләләр ясый бит! Дөресрәге ясаган мәкаләләрне Кирилл алфавитына күчерә. Укып кына түгел, карап та туялмыйм. Менә, мәсәлән, сезнең игътибарыгызга «Айгуль (Эстәрлетамак районы)» мәкаләсе. Ул мәкаләне укымасам күпме әйберне белми калган булыр идем бит.

Әйдәгез бергәләп ул мәкаләне дикъкать белән укыйк. Барыбызга да зур файда һәм үрнәк булыр.

Беренче итеп күзгә нәрсә бәрелә? Әлбәттә, зур хәрефләр! Eric 256 мәкаләгә кеше күзе төшсен өчендер инде, барлык хәрефләрне дә диярлек баш хәрефтән язган. Начар күрүчеләр дә мәкаләне рәхәтләнеп укый алалар. Өйрәнеп калыгыз: кешеләр турында менә ничек кайгыртырга кирәк!

Кирилл алфавитының татар теле өчен җитешмәгәнлекләрен Eric 256 җитештерү юлын тапкан. Шатланыгыз! Ил түгел — иль, чынлап та, дөресрәк бит, ә?

Мәкалә Айгуль турында бара. Айгуль кем (нәрсә) икән ул дип уйлысыйсызмы? Ашыкмагыз, вакыт белән барысы да ачыкланыр.

Нинди матур исем Айгуль! Айның гуле! Русча село Айгулево, татарча, әлбәттә, Айгуль була инде. Моңа минем шигем юк, ә сезнең?

Мин Стәрлетамак районын татарча ЭсЕтәрлетамак Ырайоны дип торам, ялгышканмын икән. Сез дә ялгышмагыз берүк. Русча часовой пояс, ә татарча ничек? Уйлап карагыз әле. Ярдәм: җавап мәкаләдә бар.

Официаль - рәсми, рәсми - официаль — ике чабата –бер кием. Бернинди дә хата юк.

Eric 256ның ялкау булмаганлыгына мин инде күптәннән инандым. Берәрегездә алай-болай шик туса, мәкаләгә генә күз салыгыз. Ул иренмичә, хәтта автомобиль кодын, почта индексын, илен, “сагат зонасын” да язган. Шаккаттырырлык тулы эчтәлек! Eric 256ны узасыгыз килсә, боларны да язарга тәкъдим итәм: кыйтга — Евразия, планета — Җир шары...

Айгульның биеклеге метр гына диелгән. Биеклек монда буй мәгънәсендәдер дип уйлыйм. Айгуль әллә ни озын түгел икән.

Уфадан 144 километр диелгән, 144 километрга сузылгандыр инде, әллә киткәнме, әллә урнашканмы..?

Административ территориаль телү буенча Эстәрлетамак муниципаль районына ия. Аңладыгызмы? Айгуль — район хуҗасы, ягъни Башкортстанның Эстәрлетамак муниципаль районы ул Айгульныкы. Дөрес аңлаганмынмы?

Демография 666, ягъни Айгульда 666 демография бар.

Җенес буенча ТЕЛҮ (телү —разрезать, нарезать, кромсать). Ир-атларның һәм хатын-кызларның нәрсәләрен “разрезать” итеп алган икән! Явыз булып чыкты бит әле Айгулебыз!

Ел буенча популяциягә туктап тормыйм, монда барысы да чәйнәп бирелгә. Кап та йот!

Чуашлар - 53%, ә калганнары? Ә калганнары, чуаш түгел. Шуны да белмәүчеләр безнең арада юктыр.

Eric 256 мәкаләләре сүзләрнең байлыгы белән аерылып тора. Хәтта, татар сүзе, “Тренд” та төшеп калмаган.

Эстәрлетамак районының иясе Айгуль турында мәкалә, минемчә, барыбызга да үрнәк булырлык. Тукай телендә язылган, сокланырлык һәм горурланырлык бу мәкаләне сайланган мәкаләләр рәтенә кертергә тәкъдим итәм.

Мәкаләнең авторына, зур рәхмәтебезне белгертеп, Википедиябездән китмәсен өчен, барлык бүләкләрне дә кичектергесез рәвештә тапшырырга кирәк.

Җәмәгать, минем сүзләремне хуплыйсызмы? --Zahidulla 17 фев 2011, 16:17 (UTC)[җавап бирергә]

Минем бакчага таш атмавыгызны үтенәм. Хуплыйммы-хупламыйммы? Әйтәлмыйм. Җавап бирергә куркыта...--Шәйхи 17 фев 2011, 16:36 (UTC)[җавап бирергә]
Хаталар булуы аңлашыла, Eric 256 кирил әлифбасын начар белүен язган иде. Игътибар итсәгез, мәкаләләрне төзәтү өчен махсус проект булдырылды, аның кысаларында Eric әфәнде үзе мәкаләләрне кирил әлифбасына күчерергә алынды, проектта башка катнашучылар исә хаталарны төзәтәчәк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.--Рашат Якуп 17 фев 2011, 17:40 (UTC)[җавап бирергә]
Язу рәвешегез бик матур, Zahidulla әфәнде. Чыннан да. Әмма әйдәгез, бу мәсьәләне тагын бер күтәрмик әле. Без сорауны чиштек инде. Телисезме, теләмисезме, җәмгыять андый компромисска килде.
Татарларның иң начар сыйфаты бу - бер берсе белән көрәшү. Уннан артык татар бер арага килсә, шунда ук араларында ике группировка туа. Җитте, арабызны бозудан туктагыз. Викигә язган һәр кеше татар телен саклап калуда бик мөһим эш алып бара. Нинди генә диалект һәм язу рәвешен кулланмасын. --Timming 17 фев 2011, 18:22 (UTC)[җавап бирергә]
Любые неточности в шаблоне могут быть исправлены, что я уже сделал. Можете посмотреть на тот же Айгуль (Эстәрлетамак районы) после правки шаблона. Статьи сделаны таким образом, что в случае изменения названия статьи, после перемещения статьи нужно править только шаблон деревень района, поскольку в самой статье название используется через PAGENAME. Это сделано с учетом опыта который был по районам и населенным пунктам Татарстана. По Татарстану перемещали некоторые статьи туда и обратно, при этом никто не впадал в истерику. Вариант написания Эстәрлетамак не является ошибкой и был поставлен на миникарту Маратом, которому я доверяю в плане орфографии. Замечания касательно информативности статьи - откровенные придирки. Вот та же статья в русской википедии с теми же кодами, индексами и 53 % чувашей. Почему то у русских хватило ума и такта не вытаскивать автора на центральную страницу и подвергать унизительным насмешкам. А здесь тонны желчи. Иногда кажется, что некоторые татары сотканы из сплошного зла. Eric 256 18 фев 2011, 15:45 (UTC)[җавап бирергә]

Мына макет макала Григорьевка (Эстәрлетамак районы). Аны тикшерегез орфографик ягтан. Диалектик формаларны hэм диалектик магнэларне алып ташламагыз зинhар. Аларнынг магнэсе искэрмэдэ агнаткан (аңлаткан). Eric 256 22 фев 2011, 05:23 (UTC)[җавап бирергә]

Интервики:tt-ru[вики-текстны үзгәртү]

Русские статьи по деревням Башкортстана будут иметь интервики на аналогичную татарскую на кириллице. Сейчас я удаляю интервики из татарского аналога на латинице и тутже из русского аналога. Если оставить хотя бы один из них, роботы их все равно востановят. После этого в татарских аналогах на кириллице будут проставлены новые интервики на русскую вики и затем роботы через некоторое время залинкуют их. Eric 256 23 фев 2011, 05:52 (UTC)[җавап бирергә]