Википедия бәхәсе:Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләт ВикиМәктәбе/«Иң яхшы мәкалә» конкурсы latin yazuında])

Бәяләү критерийлары һәм тәртипләре тәкъдиме[вики-текстны үзгәртү]

Бәяләү тәртибе[вики-текстны үзгәртү]

  • Жюри әгъзасы ролен һәрбер тәҗрибәле катнашучы башкара ала. Саннары буенча чикләүләр юк, кимендә бер ел вики-стажына ия булуы зарур.
  • Жюри әгъзалары мәкаләне башлаган авторының кертемен генә бәяли.
  • Һәрбер жюри әгъзасы һәрбер мәкаләне аерым бәяли.
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырМАган - 0 балл
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүен кайгырган - 1 балл
    • Мәкалә авторы үз хезмәтенең критерийга туры килүенә зур игътибар иткән - 2 балл
  • Һәрбер мәкалә өчен уртача бал хисаплана ― (∑ жюри1 + жюри2 + ... + жюриN)/N.
  • Катнашучы берничә мәкалә язган чакта - хисап өчен иң күп балл җыйган мәкаләнең баллары алына.
    • Һәрбер өстәмә мәкалә өчен, аның сыйфатыннан чыгып жюри рәисе катнашучыга 1, 2 яки 3 өстәмә балны бирә.

Бәяләү җәдвәле[вики-текстны үзгәртү]

Мәкалә: ... Жюри әгъзасы: ...

# Критерий Эшләнде
Эшләнмәде
Балл
1 Мәкалә авторлык хокукларын бозмый Эшләнде 1
2 Бәяләү көненә мәкалә Википедия һәм аның татарча бүлегенең махсус тәртипләрен бозу турында белән тамгаланмаган Эшләнде 1
3 Теманы кыскача билгеләүче аерым кереш бүлеге бар Эшләнде 2
4 Мәкалә тулысынча татар әдәби теленең энциклопедик белешмә стилендә язылган Эшләнде 1
5 Мәкалә тиешле төркемнәргә кертелгән Эшләнде 1
6 Мәкалә темасы телгә алынган башка битләрдән мәкаләгә сылтамалар урнаштырылган Эшләнде 2
7 Мәкаләне язуда кулланылган мәгълүмат чыганаклары күрсәтелгән (== Чыганаклар ==), аерым фактлар яки өзекләр кайдан алынганы искәрмәләр белән билгеләнгән ― китаптан булса - биткә кадәр, электрон чыганакларда - мәкаләнең яки портал битенең бүлегенә кадәр.) Эшләнде 2
8 == Шулай ук карагыз == һәм == Искәрмәләр == {{искәрмәләр}} бүлекләре урнаштырылган. Эшләнде 2
9 Мәкалә викиләштерелгән - мәкаләдә сүзгә алынган башка темалар, урыннар яки шәхесләргә вики-сылтамалар урнаштырылган) Эшләнде 2
10 Мәкалә кимендә бер рәсем белән cурәтләнгән Эшләнде 1
11 Сурәтләү өчен материал кулланучы тарафыннан йөкләгән Эшләнмәде 0
12 Башка тел бүлекләрендәге игезәкләре булганда, мәкалә алар белән интервики юлы белән бәйләнгән - Викимәгълүмат элементына бәйләү Эшләнмәде 0
13 Мәкаләгә урынлы форматлау, тематик яки навигацион калыплары урнаштырылган. Эшләнмәде 0
14 Мәкаләдәге мәглүмат күләме һәм тирәнлеге. Эшләнде 2
Сумма 17