Википедия бәхәсе:Сәләт ВикиМәктәбе

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәләт ВикиМәктәбе latin yazuında])

Биләр форумындагы фокус-группа[вики-текстны үзгәртү]

Тема: Сәләт викимәктәбе проекты үсеше
Урын: Биләр шәһәре буендагы "Изге чишмә" тирәсендәге VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы шәһәрчеге Вакыт: 2017 елның 10-15 июль, берәр көнне, мәсь. 12, төштән соң?
Катнашучылар: Сәләтнең бар җәйге аланнарыннан берәр делегат, википедистлар (Форум катнашучы формасын тутыру зарур)

Программа[вики-текстны үзгәртү]


  • Каплаганда: Сәләт-Биләр форумының икенче сменасында урын алачак Сәләт клублары вәкилләре җыенында узачак практик мастер-класс һәм киләчәк уку елы дәвамында клублар эшчәнлеге чикләрендә Интернет-ТВ ярдәмендә оештырылачак дәресләргә караган мәсьәләләрне күтәрү
    • Мастер-класс һәм дәресләр өчен һәрбер катнашучының Интернетка тоташкан санак яки планшет/смартфон + Викимедиа системасында хисап язмасы (теркәлү) булырга тиеш - төркәлмичә берәр IP-адрестан Викимедиа проектларына берюлы үзгәртүләр кертүче саны алты (6) узганда, адрес вакытлыча блоклана.

Баручылар[вики-текстны үзгәртү]

Бу вакыйга өчен хатыным белән Казаннан үз машинабыз белән барабыз, 2-3 кешене алып бара да, шул ук көнне алып кайта да алабыз. Кулланучы:Marat-avgust, Кулланучы:Kitap, Кулланучы:NRG, Кулланучы:Рашат Якупов, Кулланучы:A.Khamidullin, Кулланучы:Irekhaz, Кулланучы:Damir, Кулланучы:Ajdar, башкалар? Кулланучы:Әмир әфәнде, Чаллыдан Аксубай яки Норлатка, Тольятти яки Ульяновскка таба иртүк чыккан автобуска утырсагыз, сезне дә берәр җирдән китертә алабыз. Уфадан Кулланучы:Derslek һәм Кулланучы:Milli килсәләр, кунар өчен палатка һәм спальниклары кирәк була ала. --frhdkazan (бәхәс) 1 июл 2017, 14:51 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы Frhdkazan, безне ник чакыруыгыз аңлашылмады. Үз транспортым белән көнендә барып кайту мөмкинлеге табарга була (мин отпускада түгел әле).--Әмир (бәхәс) 1 июл 2017, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]
Әмир әфәнде, бөтен татар дөньясыннан җыелган балалар каршысына чыгабыз һәм татар телле Вики-мохитен үз итүләрен тәкъдим итәбез. Алар, әлбәттә, соңыннан үз аланнарындагылары, өйдә һәм мәктәптәгеләре белән бу очрашуда аңлаганнары һәм тойганнары белән уртаклашачак. Татар Википедиясендә катнашучыларының аларны рәхим итүен, ярдәмгә килергә әзерлеген күрсәтү һич начар булмас кебек. Кулланучы:Тимерхан белән миннән тыш башкалар да үз тәҗрибәсе нигезендә чыгыш ясап, соңыннан дискуссияне алып баруда катнаша алса, шәп булыр иде.--frhdkazan (бәхәс) 1 июл 2017, 18:24 (UTC)[җавап бирергә]
Чакыру өчен зур рәхмәт! Чара бик тә кызык булырга тиеш. Кызганыч, эш атнасы эчендә булгач, катнаша алмам. Уңышлар телим!--Milli (бәхәс) 2 июл 2017, 05:42 (UTC)[җавап бирергә]