Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тавыш бирү:Бот белән мәкалә кою кагыйдәләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Frhdkazan[вики-текстны үзгәртү]

Yuğarıda añlatılğan tärtipne xörmat itmägän eşçänlek idaräçelärebez tarafınnan tuqtatılırğa tiyeşle. YuAŞ protsedurasına cämğiätebez qabul itkän qağidä-qullanmalar, Wikipedia häm kiñräk Wikimediä mäsläkläre niçek eş itergä kiräk buluın añlatmağanda, yäki qullanmalar arasında qarşılıq tuğan dip uylanılğan oçraqta ğına urınlı, här ber mäsäläne qaraw öçen tügel. - frhdkazan (бәхәс) 26 июн 2014, 15:51 (UTC)
  • "4." punktındağı Рөхсәтсез süzen Konsensus ciymağan belän üzgärtü kiräk: WP:Tawış birü ısulı qağidälär qabul itü/üzgärtü, YuAŞ häm idaräçe/bürokrat mäsälälären bilgeläw öçen genä qullanıla, başqa oçraqlar öçen WP:5 qağidä bilgelägän WP:Konsensus östenlek itä.
  • "1." häm "2." punktlarınıñ tabiğatläre buyınça qağidädä tügel, kiñäş-qullanma statuslı dokumentta urnaşuları urınlıraq bulır ide, läkin ğämäldäge qağidälärgä qarşı çıqmağaç, qabul itelerlek. - frhdkazan (бәхәс) 26 июн 2014, 19:37 (UTC)

Формулировкага үзгәртүләр тәкъдиме[вики-текстны үзгәртү]

1. Татар Википедиясе җәмгыяте ризалыгын бирмәгән чакта бот белән мәкаләләрне кою тоела.
2. Мәкаләләрне кою турында фикер алышулар Википедия:Бот белән мәкалә йөкләү битендә алып барыла.
3. Билгеле тематикага мәкалә коюның кирәклеге раслангач, үрнәк мәкалә ясап аның рәвешен (мәкаләләр эчтәлеге, формасы һ.б.) билгеләү зарур.
4. Фикерләшү процедурасы башланганнан соң 2 атна дәвамында, аның бүлегендә/битендә барган бәхәстә аргументлар белән дәлилләнгән {{Каршы}} тавышлар бирелмәгән чакта, җәмгыять мәкаләләрне коерга рөхсәт бирде дип санала.
5. Рөхсәтсез мәкалә кою тыела һәм аларны койган бот эшчәнлеге идарәчеләр тарафыннан туктатыла. Коелган мәкаләләр бетерелә. -- frhdkazan (бәхәс) 30 июн 2014, 10:45 (UTC)

Кичектерү[вики-текстны үзгәртү]

Минемчә бераз кичектерергә кирәк. Чөнки кагыйдәләр әле эшләнеп бетмәгән. Әйтик, тавыш бирүне 1 июльдән башларга. Аңа кадәр кагыйдәләрнең формулировкаларын төгәлрәк эшләп чыгарырга. -- Marat Vildanov (бәхәс) 25 июн 2014, 15:27 (UTC)