Википедия бәхәсе:Татар Википедиясе теле/Әдәби тел

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе теле/Әдәби тел latin yazuında])
  • Русия, Рәсәй → Россия;
  • Җөмһүрият → Республика;
  • ССРБ → СССР.

Бу сүзләрне алмаштыруга Фәрһад, Айдар Шәйхин каршы булуларын белдерде (минем бәхәс битендә).

Мин дә мәҗбүри (бот аша) алмаштыруга каршы. Синонимнар буларак, әлеге сүзләрне текст эчендә куллануны берәү дә тыя алмый. Мәкалә исеме яки төркем исеме ясаганда, Россия (Республика, СССР) сүзен куллану турында консенсуска килү кирәк.--Әмир (бәхәс) 9 май 2020, 20:07 (UTC)[җавап бирергә]
Фәрһад,Айдар, Татарстанда яшәп беркайчан да Русия сүзен кулланганнарын ишеткәнем юк, бу әдәби телне бозу гына дип күрәм. Башка төрки телләрдә кайсында ничек, татар телле кешеләр бу сүзләрне кулланмый, белми. Соңгы бәхәстә күпчелек кулланучылар да Россияне яклап чыккан иде кебек.--Ilnur efende (бәхәс) 9 май 2020, 19:18 (UTC)[җавап бирергә]
Ilnur efende, тәкъдимем шундый. Әлеге үзгәрешләр исемлегеннән бу сүзләрне бетерү, һәм өч атама өчен махсус яңа сораштыру уздырыру. Яңа сораштыруны башлап җибәрә алам, бу очракта Сездән - аларны бу әдәби тел исемлегеннән бетерү. Шулай эшләмәсәк, кирәкмәгән киртәләр чыгачак.
  • Болай, дөресен әйткәндә, бераз бәхәсләшеп тә була.
  1. Менә монда Сез Татарстанда яшәп беркайчан да Русия сүзен кулланганнарын ишеткәнем юк дип әйтәсез һәм моннан чыгып татар телле кешеләр бу сүзләрне кулланмый дисез. Бу бик тә софизмга охшаган.
  2. Үзегезнең бәхәс битегездә хәзерге заман стандарт әдәби татар телендәге сүзләр калачак бит дип әйтәсез. Ә монда Татарстанда яшәп беркайчан да Русия сүзен кулланганнарын ишеткәнем юк дигәннәрдә сөйләм теле турында әйтәсез.
  3. Өстәвенә, бу өч сүзгә багышландан канун Айдар әфәнде тарафыннан дискуссияләр булып, консенсуска киленгән иде 2010-еллар тирәсендә дип кайчанчандыр кабул ителгән икәне белдерелә бит.
  4. Шулай итеп, тәкъдим ителгән канун ике юнәлештә эш алып бара булып чыга: 1) ТатВПны бозып әйтелгән рус сүзләреннән һәм кайбер мәңге кулланылмаган гарәп-фарсы алымнарыннан арындыру 2) ТатВПның иске кануннарын үзгәртү.

--Фәрһад (бәхәс) 9 май 2020, 20:10 (UTC)[җавап бирергә]

Фәрһад, Бу әдәби тел исемлеген үзең дә үзгәртә аласың, бәхәсле сүзләр дигән подпункт ясый аласың, бу кагыйдә түгел, тәкъдим генә.--Ilnur efende (бәхәс) 10 май 2020, 05:50 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай ук, Айдар әйткән дискуссияне Русия бите бәхәсендә таптым, шуны кагыйдә итеп ясарга була, тавыш бирү әзерләсәң әйбәт булыр. Мин сөйләм телен аермаган идем, барлык фәннәрне татар телендә генә укып, бу сүзләрне беркайчан да ишеткән, укыган булмады (Русия сүзе, җөһүрият сүзе кайбер әдәби әсәрләрдә очраса да бу хәзерге заман фәнни әдәби стиль түгел инде).--Ilnur efende (бәхәс) 10 май 2020, 05:59 (UTC)[җавап бирергә]
Тема буенча тагын бер аралашу. Тел үзгәрмичә яши алмый, энциклопедия кулланырлык булсын өчен бүгенге тел белән язылырга тиеш. Тарихи вариантларга килгәндә, аларны җәяләрдә бирү, текстлар эчендә иллюстратив буларак куллануны рөхсәт итү дөрес. --frhdkazan (бәхәс) 10 май 2020, 06:30 (UTC)[җавап бирергә]