Викторин Груздев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Викторин Груздев latin yazuında])
Викторин Груздев
Туган 24 декабрь 1866(1866-12-24)
Кинешма, Кострома губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 февраль 1938(1938-02-07) (71 яшь)
Казан, РСФСР, ССРБ
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор

 Викторин Груздев Викиҗыентыкта

Викторин Сергеевич Груздев (1866 елның 24 гыйнвары, Кинешма, Кострома губернасы, Россия империясе1938 елның 7 феврале, Казан, РСФСР, ССРБ) — рус совет акушер-гинекологы, медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе[1][2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викторин Груздев 1866 елның 24 гыйнварында Кинешмада Ипатьев монастыреның Кострома Троицк чиркәве рухание С. И. Груздев гаиләсендә туа.

1891 елда С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен тәмамлый. 1894 елда медицина докторы дәрәҗәсе ала. 1897 елда, Хәрби-медицина академиясе клиникасына кайткач, приват-доцент итеп билгеләнә[3]. 1900—1931 елларда — Казан Император университетында акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасының җитәкчесе[4]. 1900 елларда Викторин Груздев Родионов затлы кызлар институтында акушерлык һәм гинекология буенча лекцияләр укый[5], Казан шәфкать туташлары җәмгыятенең баш табибы булып эшли[6]. «Табигать һәм кешеләр» фәнни-популяр журналының редакторы була.

1938 елның 7 февралендә Казанда вафат була, Арча зиратында җирләнә[7][8].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан, Маяковский ур., 20. Бу йортта 1931—1938 елларда Викторин Груздев яшәгән.

1915 елда Викторин Груздев хөрмәтенә Казан университетында гинекология һәм акушерлык өлкәсендә иң яхшы хезмәтләр өчен премия гамәлгә куела. 1936 елдан аның исемен Казанның Толстой ур., 4 урнашкан бала тудыру йорты йөртә[9]. Шулай ук Казанда Груздев урамы бар. Груздевның тууына 150 ел тулу уңаеннан аның эшчәнлегенә багышланган китап чыгарыла[10].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • II һәм III дәрәҗә Изге Анна ордены;
  • II дәрәҗә Изге Станислав ордены;
  • IV дәрәҗә Изге Владимир ордены;
  • РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе (1934);
  • «Император Александр III патшалык иткән истәлегенә» медале.

Төп хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Груздев С. В. Саркомы яичников, диссертация(рус.). — СПб, 1894. — Т. М..
  • Груздев С. В. Краткий очерк истории акушерства и гинекологии в России. — Журнал акушерских и женских болезней. — Т. 20. — № 3, 4, 6, 10. — С. 245, 547, 1014.
  • Груздев С. В. Курс акушерства и женских болезней ч. 1—2, Берлин(рус.). — М., 1919—1922.
  • Груздев С. В. Гинекология, 3-е издание, Казань(рус.). — М.: Медгиз. — Т. 1928—1930. — 609 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ольга Юхновская (2016-02-04). Женский доктор. Как казанский акушер Груздев заглянул в будущее. 2020-09-10 тикшерелгән.
  2. Груздев Викторин Сергеевич. 2020-09-10 тикшерелгән.
  3. Груздев Викторин Сергеевич. 2020-09-10 тикшерелгән.
  4. Памяти профессора В. С. Груздева - Казанский ГМУ. әлеге чыганактан 2022-01-28 архивланды. 2020-09-10 тикшерелгән.
  5. Груздев Викторин Сергеевич - архивные документы. 2020-09-10 тикшерелгән.
  6. ГРУЗДЕВ Викторин Сергеевич. 2020-09-10 тикшерелгән.
  7. Захоронение - Кладбища Казани. 2020-09-10 тикшерелгән.
  8. Центр культурного наследия Татарстана. 2020-09-10 тикшерелгән.(үле сылтама)
  9. Казань профессора Викторина Груздева. 2020-09-10 тикшерелгән.
  10. Профессор В. С. Груздев ― казанский феномен начала ХХ века ― к 150-летию со дня рождения — Практическая медицина — Практическая медицина. Журнал для практикующих врачей и специалистов. 2020-09-10 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Малиновский М. С. Профессор Виктор Сергеевич Груздев, 1866—1938. — Журнал акушерских и женских болезней, Акуш, и генек. — Т. 20. — № 5. — С. 3.
  • Малиновский М. С., Персианинов Л. С. В. С. Груздев, (К 100-летию со дня рождения (1866—1966). — Т. 20. — № 1. — С. 74.
  • Сборник «Труды В. С. Груздева» в 13 томах за 1894—1928 годов.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]