Виктория күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктория күле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

 

Виктория күле
Сурәт
Күлгә коючы елгалар Кагера[d], Mogusi River[d], Nyando River[d], Yala River[d], Гуча елгасы[d], Sondu Miriu[d], Нзоя[d], Simiyu River[d] һәм Мара[d]
Күлдән ага торган елгалар Ак Нил
Су җыю бассейны Нил бассейны[d]
Объектның бассейны илләре Танзания, Уганда һәм Кения
Бассейн мәйданы 238 900 км²
Период обновления воды 23 ел
... хөрмәтенә аталган Виктория
Дәүләт Flag of Tanzania.svg Танзания
Flag of Uganda.svg Уганда
Flag of Kenya.svg Кения
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көнчыгыш Африка рифт үзәне[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 1133 метр
Чиктәш дәүләтләр Танзания, Кения һәм Уганда
Ачучы яки уйлап табучы Джон Ханнинг Спик[d]
Ачыш датасы 1858
Озынлык 337 километр
Киңлек 240 километр
Вертикаль тирәнлек 83 метр
Мәйдан 68 100 км²
Күләм 2 750 000 cubic hectometre һәм 2750 кубический километр
Харита сурәте
Бассейн категориясе [d]
Commons-logo.svg Виктория күле Викиҗыентыкта

Виктория күле һәм Зур рифт үзәне

Виктория (Ньянза, Укереве) — Танзания, Кения һәм Уганда территориясендәге ( Көнчыгыш Африкада) күл[1].

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле халык күлне Ньянза (собственно 'күл') дип атап йөртә.

Дж. Спик аңа Виктория ханбикәсенең (патшабикә) исемен биргән. 1920 елга кадәр ул быры тик Виктория-Ньянза (Виктория-Ньянца) дип йөртелгән. Хәзерге вакытта күл өч мөстәкыйль дәүләтнең биләмәсендә ята, шуңа да һәр илдә халык этнонимыннан барлыкка килгән атамалары байтак. 1960 елларда бу дәүләтләр уртак исем бирергә киңәшләшә. Өч илдә дә бердәй кулланылган Ухуру (Uhuru), — 'азатлык', 'бәйсезлек'; Ширикишо (Shirikisho) — 'берләшмә', Умоджа (Umoja) — 'бердәмлек' дигән атамалар тәкъдим ителә. Әмма карар кабул ителми[2][3].

Барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл Көнчыгыш-Африка яссылыгының төньяк өлешендә сөзәк тектоник бөгелешне били, төньяктан лавалы агымы белән буалган. Күл антропоген чоры уртасында барлыкка килә. Мәйданы плювиаль дәверләрдә бигрәк тә зур була. Борынгы күл көнбатышка Альберт күленә коя һәм аннары Виктория-Нил елгасы аша Мерчин шарлавыгы барлыкка килгән җирдә Нил системасына ага. Виктория күле һәм төньяктарак яткан Кьога күле — борынгы сулыклар реликтлары[4].

Европалыларның күлне ачуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1858 елның 30 июлендә инглиз сәяхәтчесе һәм тикшеренүчесе Джон Хеннинг Спик европалыларга Ньянза күлен ача һәм аны патшабикә Виктория хөрмәтенә атый. Аның сәяхәтеннән язмалар кала, анда җирле халыктан алган мәгълүматлар буенча күл Нил елгасының башы дигән фараз куя[5]. Лондонга кайткач, Король географик җәмгыятендә Нил елгасының башын ачуы турында игълан итә. 1860 елда Спик Виктория күлендә тагын да бер экспедицияне җитәкли, аның барышында күлгә койган Кагера елгасын, шулай ук күлдән агып чыккан Виктория-Нил елгасын ача, ул Зәңгәр Нил белән кушылып, Нил елгасын барлыкка китерә. Виктория-Нил елгасы буйлап аска төшеп, аннары коры җирдән шул ук җирне үтеп, ул Нил елгасының башын тапканын исбат итә[6]. Шуңа карамастан, Аурупада «New York Herald Tribune» гәзите корреспонденты һәм билгеле сәяхәтче Генри Стэнли экспедициясе кайтканга кадәр бәхәсләр дәвам итә. Ул Африкага өч экспедиция оештыра, беренчесендә Виктория күленә юллана һәм Спикның фикерен раслый[7].

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктория күленең климаты елына ике яңгырлар мизгеле белән экваториаль-тропик климат. Гыйнварда уртача температура 22 °С, ә июльдә уртача температура +20 °C. Уртача еллык явым-төшемнәр саны 1500-1600 мм тәшкил итә. Беренче яңгыр мизгеле март аеннан май аена кадәр, ә икенчесе октябрь аеннан декабрь аена кадәр дәвам итә. Утрау яры буендагы һәм утраулардагы явым-төшем күләмен үлчәүләр күрсәтүенчә, явым-төшем яр буйларына караганда күл уртасына якынча 30% ка күбрәк төшә. Күлнең үзенчәлекле сыйфаты булып тропик давыллар вакытындагы давыллы җилләр белән бәйле көчле штормнар тора. Планетадагы гомуми климат үзгәрүләре, шулай ук Африкадагы урманнарны кисү аркасында явым-төшем күләме һәм ешлыгы кими. Соңгы елларда Кения, Эфиопия, Сомали, Эритрей һәм Джибутида көчле яңгырлар бик сирәк күренеш булып тора. Бу елгаларның күләмен һәм күлләрнең, шул исәптән Викториянең дә, мәйданын киметә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгълүматлары буенча, көчле корылыклар белән бәйле бу илләрдә суның бик чикләнгән микъдары кала. Яңгырлар булмау сәбәпле көтүлекләр дә күпкә кими, бу йорт хайваннарына кире йогынты ясый. Болар бөтенесе бу тирәдә яшәгән 110 миллионга якын кешенең гомерен һәм саулыгын хәвеф астына куя[8].

1956-1978 еллар өчен уртача явым-төшем миллиметрларда [9]

Кала Гыйнвар Февраль Март Апрель Май Июнь Июль Август Сентябрь Октябрь Ноябрь Декабрь Барча бер елга
Джина 64 85 141 195 140 69 70 83 100 141 161 87 1336
Эннебе 88 101 179 260 235 121 69 79 72 125 179 111 align="right" 1620
Алангада (кала) 135 137 239 340 322 162 96 94 114 159 210 208 2216
Букобай 150 180 254 398 316 89 51 66 102 153 195 193 2147
Кагынды 119 152 219 362 234 47 26 40 94 115 201 161 1770
Ванза 102 114 156 177 71 16 15 21 25 99 158 146 1100
Мусорма 59 84 123 182 101 24 21 22 31 53 117 78 895
Кисуму 71 98 155 234 175 79 63 90 84 87 139 102 1377

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярлары нык ергаланган, еш кына сазлыклы; көньяк-көнбатыштан текә һәм биек. Яр сызыгының озынлыгы 7000 км артык. Эре култыклары — Кавирондо, Спик, Смит-Саунд. Гомуми мәйданы якынча 6 мең км² булган утраулар күп (~10 % күл майданыннан, эреләре — Укерев һәм Сесе утраулары)[3].

Күл саванна белән уратып алынган, төньяк-көнбатышта ярларына дымлы яфрак коючы - мәңге яшел экваториаль урман терәлеп тора (башлыча икенчел). Күл күбесенчә атмосфера явым-төшем исәбенә һәм күп санлы елга сулары белән туклана, алар арасында Кагера елгасы - Нил елгасы инеше дә бар. Елгалардан уртача еллык керем 114 км³ тәшкил итә (елгалардан 16 км³, атмосфера явым-төшемнәреннән 98 км³) Агым (21 км³) Виктория - Нил елгасы буйлап башкарыла һәм Оуэн-Фолс гидроэлектростанциясе белән көйләнә. Күлләрдә су күләменең уртача еллык тирбәлеш амплитудасы 0,3 м. (45 ел эчендәге күзәтүләр буенча еллык максималь күләме 1,74 м). Тропик яшенле яңгырлар вакытында давыллы җилләр барлыкка китергән көчле штормнар хас[4].

Көнчыгыш яры янында — алмаз һәм алтын чыгарыла. Күл белән Һинд океаны яр буен Кисуму — Момбаса һәм Мванза — Таборы — Дар-эс-Салам тимер юлы тоташтыра[4].

Күлнең төньяк яр буен экватор кисеп үтә. Күл иң югары 80 метр тирәнлеге белән иң тирән күлләргә карый.

Күл суның күләмен кушылдыкларына караганда яңгырлардан күп ала.

Күл тирә-ягында 30 миллионлап кеше яши. Күлнең көнбатыш һәм көньяк ярларында европалылар килгәнгә кадәр күпкә алдан кофе үстерә белгән хайя халкы яши.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктория күлендә балыкның 200-дән артык төре исәпләнә, алардан башлыча промысел балыгы булып тиляпия һәм нил алабугасы тора.

Күлнең суында крокодиллар бик күп, шулай ук монда төче суда яши торган борынгы вәкилләр — протоптерлар бар. Бу уникаль балык гади балыклар һәм җир өсте хайваннары арасында бәйләүче буын булып тора.

Яр буйларында һәм утрауларда цеце чебене яши[4].

Рубондо[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл биләмәсендә тыюлыклар һәм милли парклар бар. Рубинны — Island Rubondo (450 км²) утравының Милли паркында тирә -як мохитне саклау максатыннан машинада йөрергә ярамый, бу җәяүләп йөрү вакытында хайваннарны якыннан күрергә мөмкинлек бирә.

Утрауда эре ерткыч җәнлекләр юк, Рубондоның хайваннар һәм үсемлекләр бик бай һәм күп төрле. Куе урман, саванна, сирәк урман һәм сазлыкларның ярашып килүе кайбер уникаль булган күп төрле хайваннарның үзенә кызыктырып торган яшәү шартларын булдыра. Мәсәлән,ситатунга (сазлыкларда яши торган антилопа) Танзаниядә тик Рубондо утравында гына очрый. Ситатунганың тояклары нык сузылган (10 см) һәм киң аерылган. Моннан тыш, биредә фил, мөгезборын, жираф, кылыч мөгезле антилопалар, бегемот, крокодил, шимпанзе, яшел мартышка, дикобраз, мангуст, бәләкәй антилопаны йота алырлык питоннар, мамба, кобра, кара елан, күп санлы күбәләкләр һәм кошлар: бөркет, голиаф-селләр яши.

Экологик хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күл кимәле биеклегенең тирбәлүе
Human density Lake Victoria.png

Күлнең экологик хәле җирле халык санының тиз артуы, яр буе урманнарын кисү, чит илгә балык чыгару индустриясенең нык үсүе, экзотик үсемлекләрнең һәм хайваннарның килеп чыгуы һәм үстерелүе, урындагы балыкның 50 процентыннан артыгының юкка чыгуы (элек чуар алабуганың гына 400 чамасы төре исәпләнгән), яр буе авылларының канализация сулары агуы аркасында җитди куркыныч астында тора.

Күл балыгын арттыру максатында күл суларына нил алабугасы җибәрелә, бу урындагы балыкларның күп төрнең юкка чыгуына китерә. Китерелгән зыян чиксез зур.

Эвтрофикация һәм пычрак суларның агып төшүенең артуыннан тыш күлнең интенсив коруына су лилияләре дә булышлык итә. Бу төче суда үсә торган чыдамлы һәм яхшы үрчүе белән аерылып торган үсемлек XX гасырда Африкага бизәү сыйфатында кертелә. Шул вакыттан алып алар тиз тарала. 1990 еллар азагында су лилияләре Виктория күле балыкларының кискен кимүенә китерә, чөнки лилияләр судан кислородның нык зур күләмен йота. Моннан тыш аның мыекчалары һәм яфраклары күлдән суның агып килүенә һәм агып китүенә комачаулый, балык тотуны кыенлаштыра. OSIENALA су лилияләрнең таралуын күзәтә һәм аларның санын арттырмау өчен чаралар күрә.

Виктория күлендә су күләменең кимүе белән бәйле, 2006 елның башында, «Берләшкән Милләтләр Оешмасы карамагындагы стихияле бәла-казаны киметү буенча оешмалар» (инг. Strategy Disaster Reduction UN'for' s International) вәкиле, Уганда гидроэлектростанциясе күл суын 50 ел элек төзелгән халыкара килешүдә каралган тиешле күләмнән күбрәк куллана, дип хәбәр итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

{{искәрмәләр | refs=

[1]

[2]

[3]

[4]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Виктория // Большой энциклопедический словарь.
  2. 2,0 2,1 Поспелов Е. М. Виктория // Географические названия мира: Топонимический словарь. — М.: АСТ, 2001.
  3. 3,0 3,1 3,2 {{{башлык}}}. — У-Фактория. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Kotlyakov_2006» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «Kotlyakov_2006» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Виктория (озеро в Африке). Большая советская энциклопедия.
  5. BgВести.com — В этот день было открыто озеро Виктория в Африке
  6. BBC, Historic Figures — John Hanning Speke (1827—1864)
  7. Генри Стэнли 1841-1904- Секция География
  8. ZooPrice — Озеро Виктория: загадки и проблемы, Archived from the original on 2013-06-23, retrieved 2021-05-23 
  9. J. V. Sutcliffe & Y. P. Parks. The Hydrology of the Nile/ IAHS Special Publication no. 5, 1999/Chapter 3 — The Lake Victoria Basin (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-14, retrieved 2021-05-23