Виктор Вексельберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Вексельберг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Виктор Вексельберг
Vekselberg viktor feliksovich.jpg
Туган 14 апрель 1957(1957-04-14)[1] (63 яшь)
Дроһобыч, Украин Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре эшкуар, инженер, коллекционер, миллиардер

Commons-logo.svg Виктор Вексельберг Викиҗыентыкта

Ви́ктор Фе́ликсович Вексельбе́рг (14 апрель 1957, Дрогобыч, УССР)[2] — эшмәкәр, миллиардер, коллекционер, сәнгатьче, Сколково инновацион үзәге Президенты, «Ренова» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе [3].

2012 елның октябрендә «Роснефть» ТНК-BP 50% өлөшен сатып алудан соң, Вексельберг Русияда иң бай кеше булды[4].

Кипр ватандашы.[5]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Феликсович Дрогобычта туа. Атасы — Вексельберг Феликс Соломонович, яһүд, әнисе — Морозова Елена Ефтроповна, урыс[6].

1979 елда кызыл диплом белән Мәскәү тимер юл транспорты инженерлар институтының (МИИТ) тәмамлый (автоматлаштыру һәм хисаплау техникасы факультеты). Анда Леонид Блаватник белен бергә укыган. Хисаплау үзәгендә АН СССР аспирантура тәмамлый.

19781990 ОКБ БН «Коннас», фәнни хезмәткәр.

1989 елда — АОЗТ «НПО „КОМВЕК“», директор.

1900 елның октябрендә Виктор Вексельберг (НПО «КомВек») Леонид Блаватник (Access Industries) белен «Ренова» компаниясен булдыралар.[7]

1990 елдан — генераль директор урынбасары, артабан — «Ренова» президенты. «Ренова» компаниясе → Renova Holding Limited кулында, Багамаларда теркәлгән.

Швейцарияда эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда Ренова Oerlikon швейцар компаниясен 10,25 % акцияны сатып ала.

2007 елда Ренова Sulzer швейцар компаниясен блок-пакетын сатып ала.[8]

Артабан Ренова өлөше Oerlikon-да 44,7 %, Sulzer-дә — 62,86 % булды.[9]

СУАЛ, RUSAL[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елда «Сибирско-Уральский алюминий» (СУАЛ) компаниясе нигез салучы арасында булды. СУАЛ-Холдинг эчендә Иркутск, Урал, Богослов, Кандалакша алюминий заводлары бар.

2007—2012 елларда — Rusal компаниясе Директорлар советы рәисе[10].

ТНК-ВР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997-2013 елларда Вексельберг әкренләп нефть тармагында эшли. Нәтиҗәсе - ТНК-BP компаниясе.

ТНК-BP 2013 елда тулысынча Роснефткә сатыла. ТНК-BP топ-менеджерлары Роснефткә күчә [11].

Башка байлыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кипрдагы Winterlux Limited аша "Международный финансовый клуб" 39,4% өлөше хужасы, "Ренову" аша "Меткомбанк" 9,9% өлөше хужасы.

Дубровникта, Хорватия, «Belvedere» кунакханасе хужасы.[12].

Сколково инновацион үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елдан Сколково инновацион үзәге координаторы.

Форбс рейтингта позициясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Forbes журналы буенча Виктор Вексельберг байлыгы 2015 елда $12,5 млрд булды (73-че урын донъяда)[13]. Русия арасында бизнесменлар арасында 4-че урында тора [14].

2017 елда Форбс буенча Русия арасында бизнесменлар арасында 10-ы урынды. Вексельберг байлыгы - $12,4 млрд.[15]

По оценкам журнала Forbes:

Күрсәткеч 2010 2011 2012 2013 2014 2015 2016 2017
Байлык ($ млрд) 6,4 13,0 12,4 15,7 17,2 14,2 10,5 12,4
Донъяда урын 113 57 64 52 51 73 98 100
Русияда урын 16 10 8 4 3 4 7 10
Дмитрий Медведев, Виктор Вексельберг

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Munzinger Archiv — 1913.
  2. Вексельберг, Виктор — председатель совета директоров российско-американского СП "Ренова. Лента.ру. әлеге чыганактан 2013-06-11 архивланды.
  3. Главная страница
  4. Rosneft deal makes Viktor Vekselberg Russia’s richest man
  5. Sara Farolfi, IRPI and Stelios Orphanides, Cyprus Mail. Russian Billionaire Linked to Putin and Manafort Has Shiny New Cyprus Passport. www.occrp.org. 2018-03-02 тикшерелде.
  6. Михаил Прохоров торговал джинсами, а Роман Абрамович продавал лес | Издательский дом «Собеседник»
  7. Сайт Группы компаний «Ренова»
  8. «Ему всегда чего-то не хватает», Коммерсант, 9.06.2007
  9. Официальный пресс-релиз на сайте Реновы
  10. Виктор Вексельберг ушёл в отставку с поста председателя совета директоров UC Rusal, ИНТЕРФАКС
  11. https://www.znak.com/2013-03-27/prezident_rosnefti_sechin_naznachil_ryad_novyh_rukovoditeley_v_obedinennuyu_strukturu_posty_poluchil
  12. Croatia rolls out red carpet for Russian investors Business New Europe, 20 мая 2014.
  13. Viktor Vekselberg. Forbes — США (2015-11-28). 2015-11-28 тикшерелде.
  14. Виктор Вексельберг. Forbes — Россия (2015). 2015-11-28 тикшерелде.
  15. Forbes 2017 Россия.