Виктор Виноградов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Виноградов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Җенес ир-ат[1][2]
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы[d]
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Туу датасы 31 декабрь 1894 (12 гыйнвар 1895) яки 12 гыйнвар 1895(1895-01-12)[3]
Туу урыны Зарайск, Зарайск өязе[d], Рәзән гөбернәсе, Россия империясе[4]
Үлем датасы 4 октябрь 1969(1969-10-04)[4][2][3] (74 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР[4][3]
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Һөнәр төре телбелгеч, әдәбият белгече
Эшчәнлек өлкәсе лингвистическая русистика[d], славистика[d], лексикография[d] һәм әдәбият белеме[d]
Эш урыны Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d], Петербург дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт телбелем университеты[d], Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d], РФА телбелем тикшеренүләре институты[d], РФА В.В. Виноградов исемендәге урыс теле институты һәм Пушкинский Дом[d]
Башкарган вазыйфа баш мөхәррир[d]
Әгъзалык Болгарская академия наук[d], ССҖБ Фәннәр академиясе[d] һәм Сербия фән һәм сәнгать академиясе[d]
Әлма-матер Государственный институт истории искусств[d], Петербургский историко-филологический институт[d] һәм Питырбур археология институты[d]
Учёное звание ССҖБ ФА академигы[d]
Фәнни җитәкче Шахматов, Алексей Александрович[d], Николай Михайлович Каринский[d] һәм Лев Владимирович Щерба[d]
Аспиранты / докторанты Наталия Юльевна Шведова[d], Толстой, Никита Ильич[d], Сергей Ожегов[d], Белошапкова, Вера Арсеньевна[d], Головин, Борис Николаевич[d], Золотова, Галина Александровна[d], Иванова, Татьяна Аполлоновна[d], Кожевникова, Наталья Алексеевна[d], Крысин, Леонид Петрович[d], Владимир Владимирович Лопатин[d], Юрий Владимирович Рождественский[d], Улуханов, Игорь Степанович[d], Шмелёв, Дмитрий Николаевич[d], Вомперский, Валентин Павлович[d] һәм Алла Фёдоровна Прияткина[d]
Шәкертләр Сергей Ожегов[d], Белошапкова, Вера Арсеньевна[d], Золотова, Галина Александровна[d], Крысин, Леонид Петрович[d], Владимир Владимирович Лопатин[d], Наталия Юльевна Шведова[d], Вомперский, Валентин Павлович[d], Головин, Борис Николаевич[d], Горшков, Александр Иванович[d], Иванов, Валерий Васильевич[d], Виталий Григорьевич Костомаров[d], Алла Фёдоровна Прияткина[d], Юрий Владимирович Рождественский[d], Улуханов, Игорь Степанович[d], Чудаков, Александр Павлович[d] һәм Шмелёв, Дмитрий Николаевич[d]
Обучался у Шахматов, Алексей Александрович[d]
Бүләкләр
Сталин мөкәфәте Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены медаль К. Д. Ушинского премия имени М. В. Ломоносова

Виктор Владимирович Виноградов ( 31 декабря 1894 [12 гыйнвар 1895], Зарайск - 1969 елның 4 октябре, Мәскәү ) - Совет лингвисты-русисты һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (1940), ССРБ Фәннәр академиясе академигы (1946). Лингвистика өлкәсендә иң зур фәнни мәктәпкә нигез салучы. Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты, (1951).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Виноградов 1917 елда Петроградның ике университетын — археология һәм тарих-филология тәмамлый. Институтны тәмамлаганнан соң, фән белән шөгыльләнүне дәвам итү өчен, ул шунда кала. Ул чиркәү тарихын өйрәнә, хәтта фәнни эш яза.

Бу чорда академик А.Шахматов аның зур потенциалын күреп кала һәм Виноградовны рус сүзлеге темасына диссертация әзерләү буенча стипендиат итеп кабул итүне юллый. Виктор Владимирович 1919 елда А. Шахматов җитәкчелегендә «История звука [Ь] в северно-русском наречии» темасына магистрлык диссертациясе яза. Уңышлы яклаганнан соң аңа профессор вазифасын тәкъдим итәләр һәм ул анда 10 ел эшли.

Профессор В.В. Виноградов төп эше белән беррәттән әдәбият гыйлеме һәм лингвистика белән дә шөгыльләнә. Җирле интеллигенция даирәсендә аның хезмәтләре бик популяр була. Стилистикадан тыш, галим әдәби әсәрләрне өйрәнүнең тарихи аспекты белән дә кызыксына. Соңрак лингвист автор стилистикасы һәм автор образы категориясе турында тәгълимат иҗат итә.

1930 елда ул Мәскәүгә күчеп килә. 4 елдан соң аны «славистлар»эше буенча кулга алалар. Виноградовны 2 елга Вяткага сөргенгә җибәрәләр. Соңрак аңа Можайскига күчәргә һәм хәтта укытырга рөхсәт итәләр.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Виктор Владимирович ышанычсыз дип 1943 елның җәенә кадәр янә Тобольск шәһәренә җибәрелә. Аңа рәсми рәвештә эшләүне тыялар, шуңа күрә ул аерым сүзләр тарихын кечкенә кәгазь битләрендә яза. Сугыштан соң галимне Мәскәүгә кайтаралар.

1944 елдан 1948 елга кадәр Виноградов МДУның филология факультеты деканы вазыйфасында эшли һәм 23 ел буе рус теле кафедрасын җитәкли.

1960нчы елларда ул СССР Фәннәр академиясенең орфографик комиссиясе рәисе була.

1958 елдан Виноградов СССР Фәннәр академиясенең рус теле институтын җитәкли (1995 елда институтка аның исеме бирелә); үлеменнән бер ел элек директор вазифасыннан китә [5] .

1967-1969 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Русия әдәбияты институтында (Пушкин йорты) тарихи поэтика һәм стилистика секторы мөдире булып эшли.

Галим шулай ук берничә тапкыр дәүләт һәм иҗтимагый постта да эшли: РСФСР Югары Советы депутаты (1951-1959) һәм эшчеләрнең халык депутатлары Мәскәү шәһәр Советы депутаты , Совет тынычлык комитеты һәм Зур Совет энциклопедиясенең 2 нче чыгарылышының төп редакциясе әгъзасы, славистларның Совет (1955-1969) һәм Халыкара (1956-1958) комитетлары рәисе, МАПРЯЛның беренче президенты (1967-1969).

Виноградов тормышының соңгы елларында аның идеялары төрле тел белгечләре тарафыннан таныла, һәм аның мәктәбе рус телендә иң зуры (санлы) булып формалаша.

1969 елның 24 октябрендә Мәскәүдә бөек лингвист вафат була. Аны Новодевичье зыяратында җирлиләр. В. В. Виноградов китапханәсе Пушкин йортына тапшырыла.

Бүләкләр һәм исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #17252709 // VIAF — 2012.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 Catalog of the German National Library
  4. 4,0 4,1 4,2 Виноградов Виктор Владимирович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. После этого пост руководителя ИРЯ занял Ф. П. Филин, идеологический оппонент Виноградова (как сторонник учения Марра) ещё в сталинский период.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]