Виктор Гостищев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Гостищев latin yazuında])
Виктор Гостищев
Туган 21 ноябрь 1937(1937-11-21) (86 яшь)
Яковлевский район[d]
Әлма-матер Курск дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Виктор Гостищев (21 ноябрь 1937 ел, Белгород өлкәсе Гостищево авылы) — ССРБ һәм Россия хирургы, Россия Медицина фәннәре академиясе (1999, 1993 елдан әгъза-корреспонденты) һәм Россия Фәннәр академиясе (2013) академигы.

Хирургик инфекция, ашыгыч абдоминаль хирургия өлкәсендә белгеч.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Кузьмич Гостищев Курск медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый (1961).

1965 елдан И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина университетының гомуми хирургия кафедрасында эшли. Биредә ССРБ Медицина фәннәре академиясе академигы В. И. Стручков җитәкчелеге астында кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый.

1988 елдан әлеге көнгә кадәр И. М. Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясенең гомуми хирургия кафедрасы мөдире.

Сеченов университеты Аксакаллар советы әгъзасы[1]. Аның җитәкчелегендә 27 докторлык һәм 80-нән артык кандидатлык диссертацияләре якланган.

2013 елда Россия Фәннәр академиясе академигы булып китә.

Россия Федерациясенең гомуми хирурглар ассоциациясе президенты, Халыкара хирурглар җәмгыяте һәм халыкара гепато-панкратов-билиар хирургия ассоциациясе әгъзасы.

Россия Медицина фәннәре академиясенең һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Хирургиядә инфекция» проблемалы комиссиясе рәисе булган.

«Хирургия. Журнал имени Н. И. Пирогова» журналының редколлегия әгъзасы.

Хирургик инфекция буенча 20-дән артык монография, уку әсбаплары һәм дәреслекләр авторы, 500-дән артык хезмәте басылып чыккан, 20-дән артык уйлап табу һәм патентлар авторы.

Хирургик инфекция, этиология, патологик физиология, эренле хирургик инфекцияләрне, эренле яраларны хирургик һәм өстәмә дәвалау алымнарын эшләү, ашыгыч абдоминаль хирургия өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.

Эренле перитонит вакытында үзенчәлекле лапаростомия методикасы, үпкәнең эренле-җимергеч чире вакытында торакостомия һәм торакоабсцессостомия методикасы, эренле сакроилеит вакытында операцияләр методикасы авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет старейшин готов оказывать поддержку(үле сылтама)
  2. Указ Президента СССР от 19 февраля 1991 N УП-1497 «О награждении орденами СССР сотрудников Московской медицинской академии имени И. М. Сеченова»
  3. Указ Президента Российской Федерации от 05.08.1995 № 821. kremlin.ru. 2018-9-30 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гостищев Виктор Кузьмич РФА рәсми сайтында
  • Гостищев Виктор Кузьмич (неопр.). sechenov.ru. Дата обращения: 30 сентября 2018.