Виктор Мищевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Мищевич latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Виктор Мищевич
Туган 1924
Үлгән 2011
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы

Виктор Мищевич (19242011) — совет дәүләт эшлеклесе, ССРБ нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары (1977-1980). РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ике тапкыр ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1971, 1983).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мищевич Виктор Ильич 1924 елда туган.

1942 елдан 1945 елга кадәр Бөек Ватан сугышында — кызылармеец, 80-нче гвардия миномет полкы элемтә офицерының водителе, 2-нче Украин фронтында сугыша[1]. Совет армиясе сафыннан 1947 елда демобилизацияләнә.

1947-1952 елларда Уфа нефть институтында укый. 1952 елдан алып «Татнефть» берләшмәсенең «Әлмәтбурнефть» тресты бораулау конторасында өлкән инженер, участок начальнигы, җитештерү-техник бүлегендә баш инженер һәм начальнигы булып эшли.

1958 елдан 1960 елга кадәр — Татар халык хуҗалыгы Советының нефть сәнәгате Идарәсе бораулау конторасы начальнигы[1][2].

1960-1963 елларда — «Татбурнефть» трестының баш инженеры һәм идарәчесе.

1963 елда — «Татнефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары.

1965нче елдан 1970 елга кадәр — Баш техник идарәсе начальнигы һәм ССРБ нефть сәнәгате министрлыгының коллегия әгъзасы[2].

1970 елдан В. И. Мищевич министр урынбасары итеп билгеләнә, ә 1977-1980 елларда ССРБ-ның нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары була[1][2].

1971 елда «Исследование поглощаемых пластов при бурении скважин и разработка мероприятий по их изоляции : на примере нефтяных месторождений Татарской АССР» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

1980 елдан 1983 елга кадәр — ССРБ Госпланы нефть һәм газ сәнәгате бүлеге начальнигы.

1983 елдан алып 1987 елга кадәр — фән һәм техника буенча ССРБ дәүләт комитетының нефть һәм газ бүлеге начальнигы һәм коллегия әгъзасы[1][2].

1988 елда лаеклы ялга чыкса да,Россия Федерациясенең энергетика министрлыгы киңәшчесе һәм нефть һәм газ ресурсларын үзләштерү проблемалары буенча Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтында консультант, «Нефтепроект» директоры булып эшли .

Библиографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Мищевич В. И. Исследование поглощаемых пластов при бурении скважин и разработка мероприятий по их изоляции : на примере нефтяных месторождений Татарской АССР / Москва, 1971 г. — 193 с.
    • Мищевич В. И. Технико-экономический анализ энергоустановок и трансмиссионных систем в бурении и критерии их выбора / В. И. Мищевич, М. М. Хушпулян[!], И. Н. Сулханишвили. — Москва : ВНИИОЭНГ, 1973 г. — 121 с.
    • Мищевич В. И. Справочник инженера по бурению / Под ред. В. И. Мищевича, Н. А. Сидорова. — Москва : Недра, 1973 г.
    • Мищевич В. И. Гидродинамические исследования поглощающих пластов и методы из изоляции / Москва : Недра, 1974 г. — 207 с.
    • Мищевич В. И. Новое в области буровых растворов и технологии их использования за рубежом / В. И. Мищевич, А. И. Булатов, Д. Г. Мамедов [и др.]. — Москва : ВНИИОЭНГ, 1975 г. — 41 с.
    • Мищевич В. И. Некоторые вопросы морского бурения за рубежом [Текст] / В. И. Мищевич, А. И. Булатов, Д. Г. Мамедов и др. — Москва : ВНИИОЭНГ, 1975 г. — 63 с.
    • Мищевич В. И. Разведка и эксплуатация морских нефтяных и газовых месторождений / В. И. Мищевич, Б. М. Логунцов, Н. П. Уманчик и др. — Москва : Недра, 1978 г. — 206 с.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ-ның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1971)
  • ССРБ-ның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (1983)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Мищевич Виктор Ильич / Ветераны : воспоминания : из истории развития нефтяной и газовой промышленности // М-во нефтяной и газовой пром-сти. — Москва : ВНИИОЭНГ, Вып. 22. — 2009 г. — 254 с. — 207 с
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Профессионалы нефтегазовой отрасли: библиографический справочник / Ред сов.: Чеблаков Е. А., Рустамбеков Т. Ф., Гирбасов Г. П., Нефтяник. М.: 1996 г. — 532 с. — 306—307 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Профессионалы нефтегазовой отрасли: библиографический справочник / Ред сов.: Чеблаков Е. А., Рустамбеков Т. Ф., Гирбасов Г. П., Нефтяник. М.: 1996 г. — 532 с. — 306—307 с.
    • Очерки истории нефтяной геофизики : факты, люди, воспоминания, размышления / Н. А. Савостьянов. — Москва : Евро-Азиатское географическое о-во (ЕАГО), 2006 г. — 367 с. — 21 см; ISBN 5-88942-061-5
    • Ветераны: из истории развития нефтяной и газовой промышленности : [сборник] / Совет пенсионеров — ветеранов войны и труда, Нефтяная компания «Роснефть»; [ред.: В. Д. Барановский и др.]. — Москва : Нефтяное хозяйство, 1991 — . — Характер док. указан в аннот… — Текст : непосредственный. Вып. 27. — 2014. — 255 с. : ил., портр. ; 20 см. — Ред. указаны на обороте тит. л. — 400 экз.. — ISBN 978-5-93623-010-3