Виктор Новокшенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Новокшенов latin yazuında])
Виктор Новокшенов
Туган 9 октябрь 1951(1951-10-09) (72 яшь)
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Институт математики с вычислительным центром Уфимского научного центра РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d] (1988)

Новокшенов Виктор Юрьевич (9 октябрь 1951 ел) — галим-математик, югары мәктәп укытучысы. Физика-математика фәннәре докторы (1988), Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Юрьевич Новокшенов 1951 елның 9 октябрендә Свердловск шәһәрендә туа, шунда ук 1969 елда мәктәпне тәмамлый.

1969 елдан ул — Свердловскида Урал дәүләт университетының математика һәм механика факультеты студенты. 1974 елда институтны тәмамлагач, Россия Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәгенең Исәпләү үзәге булган РФА ӨФҮ Математика институты белән аның исәпләү үзәгендә эшли. 1979 елда Новокшенов — кандидатлык диссертациясе, 1988 елда докторлык диссертациясе яклый, темасы: «Изомондромные деформации и уравнения Пеле» (Стеклов исемендәге Математика институтының Ленинград бүлекчәсе).

1976-79 елларда Башкорт дәүләт университетында һәм 1996-2013 Уфа дәүләт авиацион техник университетының математиканың махсус бүлекләре кафедрасында эшли.

Әле РФА Уфа фәнни үзәгенең исәпләү үзәге булган Математика институтында математик физика бүлеге мөдире булып эшли.

Новокшеновның гыйльми эшчәнлек даирәсе: сызыксыз математик физика, солитоннар теориясе, сызыклы һәм сызыксыз дифференциаль тигезләмәләрне чишүнең асимптотик ысуллары, Пеле тигезләмәләре.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

80-дән артык тикшеренү, шул исәптән 3 монография авторы.

  • V.Yu.Novokshenov, Dynamics of the Whitham gaps for real-valued solutions of Sine-Gordon equation with finite-gap boundary conditions, Funct. Analiz i ego prilozh., 1996, К.30, No 4, С.31-44.
  • V.Yu.Novokshenov, A.G.Shagalov, Bound states for the elliptic sine-Gordon equation, Physica D, v.106 (1997) p. 81-94
  • V.Yu. Novokshenov, Radial-Symmetric Solution of the Cosh-Laplace Equation and the Distribution of Its Singlarities, Russian. J. Math. Phys., v.5, N 2 1998, 211-226.
  • A.R.Its, V.Yu.Novokshenov The Isomonodromic Deformation Method in the Theory of Painleve equations. Lecture Notes in Mathematics, Vol. 1191, 313 p. Springer-Verlag. (1986).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]