Виктор Тихомирнов (1889)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Тихомирнов (1889) latin yazuında])
Виктор Тихомирнов
Туган телдә исем Виктор Александр улы Тихомирнов
Туган 6 декабрь 1889(1889-12-06)
Казан
Үлгән 31 март 1919(1919-03-31) (29 яшь)
Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Һөнәре инкыйлабчы, мөхәррир
Сәяси фирка Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе
Җефет Вера Мальцева
Балалар кызы Ирина (Мессерер) (1917-1964), Зур театр балеринасы[1]
Ата-ана
  • Александр Осип улы (1850-1901), сәүдәгәр (әти)

 Виктор Тихомирнов Викиҗыентыкта

Виктор Тихомирнов, Виктор Александр улы Тихомирнов (рус. Тихомирнов, Виктор Александрович, 1889 елның 24 ноябре (6 декабре), Казан1919 елның 31 марты, шунда ук) — инкыйлабчы, большевик, фирка һәм совет дәүләт эшлеклесе. В.И. Ульяновның фикердәше һәм гаилә дусты. 1917 елдан РСДРП (б)ның Казан комитеты рәисе. Туган шәһәрендә урамга исеме бирелгән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1889 елның 24 ноябре (6 декабре)ндә Казанның эре сәүдәгәрләре, нәселдән күчүче шәрәфле ватандашлар Тихомирновлар династиясе вәкиле А.О. Тихомирнов (1850-1901) гаиләсендә туган. А.О. Тихомирновның беренче хатыныннан Николай, Сергей, Зинаида, икенче хатыныннан Виктор, Герман, Ольга исемле балалары булган. Гаилә Казанның үзәгендә, Георгий (Свердлов, хәзерге Петербург) урамында үз йортында яшәгән.

1900 елда Казанның 1нче реальный укуханәсенә (Сул Болак урамы, 44/1) укырга керә. Укуханәдә укыганда тыелган марксчыл әдәбиятны өйрәнүче түгәрәккә йөри, үзе дә «Казан шәһәренең урта мәктәп укучылары берләшкән төркеме»н (1904-1907) оештыручы һәм җитәкчесе була. Төркем эшендә Н. Мальцев, А. Аросев, булачак фирка һәм дәүләт эшлеклесе Вячеслав Молотов (1890-1986) та катнашкан. 1905 елгы инкыйлаб көннәрендә РСДРП әгъзасы була. Инкыйлаб хәрәкәтендә апасы[2] Зинаида Александр кызы Тихомирнова (1879-1972) терәк була. 1905 елда РСДРПның Казан комитеты кушуы буенча Швейцариягә барып, Зинаида Тихомирнова анда В.И. Ульянов-Ленин белән очраша, аның «Бер адым алга, ике адым артка» (рус. Шаг вперед, два шага назад) китабын Казанга алып кайта. РСДРПның Казан комитеты соравы буенча Тихомирновлар үз йортларының чарлагында, ишегалдындагы беседкада идән асты басмаханәсе шрифтларын, листовкаларны, өндәүләрне яшереп саклыйлар.

З.А. Тихомирнова, апасы.

Казанның 1нче реальный укуханәсен тәмамлагач, яшерен фирка эшенә бирелә. 1909 елның 22 мартында Тихомирновларда тентү үткәргәндә, полиция гектограф, тыелган әдәбият табып ала, Виктор кулга алына. Ике атнадан яңа тентү вакытында 150 тыелган китап һәм брошюра, шулай ук тыелган «Пролетарий», «Рабочий» газеталары саннары, РСДРП программасы, сәяси мәхбүсләргә ярдәм итү өчен акча җыю кәгазьләре һ.б. табып алына. Казан төрмәсендә 3 ай утыргач, Архангельск өлкәсе Холмогоры авылына сөргенгә китәргә тиеш була. Туганнары ярдәме белән чит илдә дәваланырга китәргә (сөрген мөддәте чыкканчы чит илдә булу шарты белән) рөхсәт ала. Чит илдә беренче тапкыр В.И. Ульянов-Ленин белән очраша.

1911 елда чит илдән кайтып, Мәскәү коммерция институтында укый башлый[3]. 1912 елда В.А. Тихомирнов Мәскәү большевиклар оешмасының иң эшлекле әгъзасына һәм «Правда» газетасының актив хезмәткәренә әверелә, «В.А.Т.», «Ветов», «Терентьев» псевдонимнары белән чыгыш ясый[4]. 1913 елның 20 февралендә кулга алынып, 3 ай төрмәдә утыра, Олонец губернасына сөргенгә сөрелә. Әнисенең ярдәме белән чит илгә китә ала. Краков янындагы Закопанеда яши, В.И. Ленин белән аралаша. Фиркага күп итеп акча бирә, шул акчага «Правда» газетасын чыгару мөмкин була, Казандагы танышы В. Молотовны[5] «Правда» газетасының сәркатибе итеп билгеләүгә ирешә[6].

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Краковтан Швейцариягә китә. Аннан фирка ҮК кушуы буенча Петроградка кайта. 1916 елның яз-көз айларында Пустые Морквашида яши, көзен Петроградка китә, «Правда» газетасында эшли.

1917 елның март ахырында РСДРП ҮК В.А. Тихомирновны үз вәкиле сыйфатында Казанга җирле большевиклар оешмасы белән җитәкчелек итәргә җибәрә. 23 мартта В.А. Тихомирнов, З. А. Тихомирнова, И. Волков, Г. Олькеницкий, А. Комлев һ.б. катнашында узган киңәшмәдә Казан большевиклар оешмасын яңадан кору планы кабул ителә. 31 марттан В.А. Тихомирнов җитәкчелегендә «Рабочий» (хәзерге «Республика Татарстан») газетасы чыга башлый (З.А. Тихомирнова кыйбатлы муенсасын саткан акчага). Газетаның беренче саны өчен «Безнең программа» мәкаләсен яза[7].

1917 елның июль ахырында, Казан оешмасы вәкиле буларак, Петербургта РСДРПның VI корылтаенда катнаша.

1917 елдан РСДРП (б) Мәскәү комитетының хәрби бюросы әгъзасы.

1918-1919 елларда РСФСР эчке эшләр халык комиссариатының (НКВД) коллегия әгъзасы, НКВДның Мәскәү идарәсендә бүлек мөдире.

1918 елның ахырында фирка ҮК һәм БҮБК янәдән В.А. Тихомирновны Казанга җибәрәләр. Үзенең туган йортында урнашып, большевиклар фиркасенең җирле комитеты һәм Казан губернасы башкарма комитеты эшчәнлегендә катнаша.

1919 елның 31 мартында үпкәсе шешеп вафат була. Казанның Арча зиратында дәфен ителгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тихомирновлар яшәгән йорт диварында истәлек тактасы
  • 1927 елда Казанның элекке Өченче тау дип аталган җирлегендәге Зур урамга инкыйлабчы-мөхәррир исеме бирелгән.
  • Элекке Георгий (Свердлов, хәзерге Петербург) урамында ул яшәгән 13нче йорт диварына истәлек тактасы куелган булган. 2001 елда йорт сүтелгән[8].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Большая советская энциклопедия. В 30-и т. М.: Советская энциклопедия, 1969-1978.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Борцы за счастье народное. Казань, 1967.
  2. Шарапов Я.Ш. Из искры – пламя (В.И. Ленин и казанские большевики). К.: ТКН, 1985.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «ПомниПро» виртуальный мемориал
  2. Виктор һәм Зинаида — әтиләре бер, әниләре башка булган туганнар
  3. «Москва 1980» энциклопедиясе
  4. Масанов И.Ф. Словарь псевдонимов русских писателей, ученых и общественных деятелей: В 4 т. Т. 4. М., 1960
  5. ВКП (б) ҮК сәркатибе В. Молотов В. Тихомирновның энесе Германны (1899-?) 1921 елдан үзенең сәркатибе итеп эшкә ала
  6. Борис Бажанов. Воспоминания бывшего секретаря Сталина. Париж: «Третья волна», 1980, СПб: «Всемирное слово», 1992
  7. Тихомирнов Виктор Александрович. kznportal.ru сайты, 04.10.2011
  8. Лебедев Андрей. Тихомирновы: от Казани до Америки. «Республика Татарстан», 11.04.2017 2017 елның 9 июль көнендә архивланган.
  9. С. Изосимова — В.А. Тихомирновның бертуган сеңлесе Ольганың кызы