Виктор Федоров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Федоров latin yazuında])
Виктор Федоров
Туган 16 май 1912(1912-05-16)
Краснодар крае, Армавир
Үлгән 1 февраль 1990(1990-02-01) (77 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы РФ
Әлма-матер Грозный дәүләт нефть техника университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Виктор Степан улы Федоров (16.05.1912, Краснодар крае, Армавир — 01.02.1990, Мәскәү) — Совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Федоров Виктор 1912 елның 16 маенда Армавирский авылында (хәзерге Армавир, Краснодар крае) эшче гаиләсендә туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1926 елда Грозный шәһәрендә нефть промыселында слесарь булып башлый, бригадалы укучы мәктәбен тәмамлый. 1928 елда институтта укуын дәвам итә.

1932 елда Грозный нефть институтын тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты.

1935 елдан укытучы булып эшли.

Төрле җаваплы вазыйфаларда эшләгән:

1940 елдан "Грознефтезавод" берләшмәсендә хуҗалык эшендә»;

1946-1948 елларда СССР көньяк һәм көнбатыш районнарының нефть сәнәгате министры урынбасары;

1948-1951 елларда СССР нефть сәнәгате министры урынбасары;

1951-1952 елларда СССР нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары;

1952-1954 елларда ангар нефть химиясе комбинатының төзелеш башлыгы;

1954-1957 елларда СССР нефть сәнәгате министрының беренче урынбасары;

1957-1958 елларда Башкорт СНХ рәисе;

1958-1963 елларда СССР СМ химия буенча дәүләт комитеты рәисе;

1963-1964 елларда СССР Дәүләт планы каршындагы химия һәм нефть сәнәгате Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары;

1964-1965 елларда СССР Дәүләт планы каршындагы нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате Дәүләт комитеты рәисе-СССР министры;

1965-1985 елларда СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министры.

Федоров Виктор 1990 елның 1 февралендә Мәскәүдә вафат була.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Социалистик Хезмәт Герое (24.1.1944).[1]

Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Хезмәттәге батырлыгы өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре иясе.

Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942) — сәнәгатькә гамәлдәге җайланмаларда һәм заводларда авиабензиннар эшләп чыгару ысулын эшләү һәм гамәлгә кертү өчен.

Беренче дәрәҗә Сталин премиясе (1948) — нефть продуктларын алу методларын тамырдан камилләштерү өчен, ул югары сыйфатлы бензин ресурсларын шактый киңәйтүне тәэмин итә.

5-10 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты.

КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитетының 1981 елның 18 сентябрендәге 398 номерлы карары белән Федоров Виктор Степановичка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Социалистического Труда работникам нефтяной промышленности» от 24 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 3 февраля (№ 6 (266)). — С. 1

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]