Виктор Шадрин (1930)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Шадрин (1930) latin yazuında])
Виктор Шадрин
Туган телдә исем Виктор Матвей улы Шадрин
Туган 1930(1930)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Усы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (байдарка, каноэ), педагог
Бүләк һәм премияләре СССРның атказанган спорт мастеры - 1957

Виктор Шадрин, Виктор Матвей улы Шадрин (1930 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Усы) — спортчы (байдарка, каноэ), СССРның атказанган спорт мастеры (1957), байдаркада академик ишү буенча Европа чемпионатының көмеш призеры[1]. Психология фәннәре кандидаты, КДУ физик тәрбия кафедрасы мөдире, доцент.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда Мөслим районы Яңа Усы авылында күп балалы гаиләдә (ике кыз, дүрт малай) туган. Туган авылы җидееллык мәктәбен, Мөслим районы үзәге урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының география факультетын, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1962).

1967 елда психология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый. 1967—1987 елларда Казан дәүләт университетының физик тәрбия кафедрасы мөдире, доцент. Дәреслекләр авторы, 50 дән артык фәнни хезмәт язган (шул исәптән: «Психологические основы формирования двигательного навыка», К., 1978[2]). 6 тапкыр Казан шәһәр советына депутатат итеп сайлана, шәһәр советының физик тәрбия һәм спорт комиссиясен җитәкли.

Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында чаңгы секциясендә шөгыльләнә. Беренче курста ук чаңгы спорты буенча беренче разряд нормасын үти, республика беренчелеге ярышларында катнаша, студентларның «Буревестник» спорт җәмгыяте беренчелегенә үткәрелгән Бөтенсоюз ярышларында Татарстан җыелмасы составында катнаша һәм эстафетада 3нче призлы урын яулый.

Казан авиация институтында яңа секция — ишкәкчеләр секциясе ачылгач, дусты КАИ студенты чаңгычы Иван Феоктистов киңәше белән әлеге секциягә языла. Байдарка һәм каноэда ишү спортында беренче тренеры — Николай Степанович Тетеркин.

1952—1964 елларда халыкара ярышларда (Чехословакия, Польша, Румыния, Бельгия, Голландия, Алмания, Швеция, Дания) катнаша.

Байдарка һәм каноэда ишү буенча 7 тапкыр (1957—1965) СССР, күп тапкырлар РСФСР чемпионы, СССР һәм РСФСР халыклары спартакиадаларының 8 мәртәбә җиңүчесе, Европа чемпионатының көмеш призеры, дөнья чемпионатында дүртенче урынны яулый.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шадрин Виктор Матвеевич.(үле сылтама) Сайт К(П)ФУ(рус.)
  2. Шадрин Виктор Матвеевич. Сайт РГБ