Вилькицкий бугазы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вилькицкий бугазы latin yazuında])

Вилькицкий бугазы
рус. пролив Вилькицкого
77°57′43″ т. к. 103°26'50" кч. о. (G) (T)
Бәйләп тораКара диңгезе, Лаптевлар диңгезе
ИлРусия Русия
Аерып тораТаймыр ярымутравы, Төньяк Җир
Кырыйдагы борыннарЧелюскин борыны, ?
Озынлык130 км
Иң зур тирәнлек210 м
Вилькицкий бугазы (Русия)
[[commons:Category: Vilkitsky Strait Викиҗыентыкта|Вилькицкий бугазы]] Викиҗыентыкта

Вилькицкий бугазы (рус. пролив Вилькицкого) — Төньяк Җир архипелагын Таймыр ярымутравыннан аерып торучы бугаз, Төньяк диңгез юлының иң төньяк өлеше. Кара диңгезен Лаптевлар диңгезе белән тоташтыра.

Озынлыгы — 130 км, иң тар урыны — 56 км, иң тирән урыны — як. 210 м. Иң беренче булып бугаздан 1878 елда шевит диңгез сәяхәтчесе һәм тәдкыйкатьче Адольф Эрик Норденшельд үткән. 1916 елда Патшазадә Алексей бугазы дип аталган, 1918 елда Борис Вилькицкий хөрмәтенә Борис Вилькицкий бугазы исеме бирелгән. Хәзерге исемен 1954 елдан йөртә.