Вил Ганиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вил Ганиев latin yazuında])

Вил Ганиев
Туган телдә исем Vil Xəlim ulь Ƣənief
Вил Хәлим улы Ганиев
тат. Wil Xälim uğlı Ğänief
Туган 10 июль 1934(1934-07-10)
Норлат, Норлат районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 7 апрель 2005(2005-04-07) (70 яшь)
Мәскәү, Россия
Күмү урыны Ваганьков зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь
Эш бирүче Казан утлары, А. М. Горький ис. Әдәбият институты һәм Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты

Вил Ганиев (Вил Хәлим улы Ганиев, 10 июль 1934(1934-07-10), Норлат, Норлат районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР7 апрель 2005(2005-04-07) (70 яшь), Мәскәү, Россия) — шагыйрь, әдәбият белгече, тәрҗемәче, РФның атказнган мәдәният хезмәткәре (1994).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 10 июлендә Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Норлат авылында туган. 1957 елда Казан университетын тәмамлый. «Казан утлары» журналында эшли.

Сәләтен күреп Вил Ганиевне 1959 елда Мәскәүгә Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага чакыралар. Анда ул төрки телләрне ныклап өйрәнә. Назыйм Хикмәт, Махтумкули, Кербабаев, Жамбул һәм бик күп татар әдипләренең шигырьләрен русчага оригиналдан тәрҗемә итә. 1964–1967 елларда ул «Советский писатель» нәшриятында, 1967–1991 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Биредә П.Антокольский, Н.Тихонов, А.Твардовский, С.Липкин, Р.Моран, М.Львов кебек әдипләр белән хезмәттәшлек итә. Бер үк вакытта Әдәбият институтында (1986–1994) укыта. 1997 елдан Россия Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтында эшли. Тәрҗемә итү белән бергә татар әдәбиятының XX гасыр классик әдипләре иҗаты турында күп кенә фәнни очерк-мәкаләләр яза. Вил Ганиевкә 1994 елда «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

2005 елның 7 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Ваганьков зиратына җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Литературы народов России: XX в.: словарь / Н. С. Надъярных. — М.: Наука, 2005. — 365 с. — ISBN 5-02-010208-3.
  • Выдающиеся люди — наши земляки. Централизованная библиотечная система Зеленодольского муниципального района. әлеге чыганактан 2014-05-08 архивланды. 2014-05-08 тикшерелгән.
  • Поэтическая интонация переводчика: словарь / Р.Мустафин. — М.: Татар. кн. изд-во, 1981. — С. 157–171.