Вил Еникиев
Вил Еникиев | |
---|---|
Туган | 16 октябрь 1936 (85 яшь) Уфа, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | университет профессоры |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт аграр университеты[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Вил Еникиев (рус. Еникеев Виль Гумерович; 16 октябрь 1936 ел) — галим-инженер-механик. 1962-1964 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты, 1967 елдан — хәзерге Санкт-Петербург аграр университеты (Пушкин шәһәре) укытучысы, шул исәптән 1984-2003 елларда фәнни эшләр буенча проректор, бер үк вакытта 1985—2013 елларда исәпләү техникасы һәм АСК-ны мәгълүмат белән тәэмин итү кафедрасы мөдире. Дуслык (2001) һәм Хөрмәт (2006) орденнары кавалеры. Русия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1994),Русия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1996), Морза Еникиевлар нәселеннән[1].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вил Гомәр улы Еникиев 1936 елның 16 октябрендә Уфа шәһәрендә туган.
1959 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, 1962—1964 елларда шул уку йортында эшли.
1967 елдан Санкт-Петербургның аграр университетында[2] (Пушкин шәһәрендә) укытучы, 1984-2003 елларда шушы ук уку йортының фәнни эшләр буенча проректоры.
1985—2013 елларда исәпләү техникасы һәм АСК-ны мәгълүмат белән тәэмин итү кафедрасы мөдире вазифасында (башкалары белән беррәттән).
Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Фәнни тикшеренүләре авыл хуҗалыгы производствосын автоматлаштыруга багышланган. Вил Гомәр улы тарафыннан агрегатларның эшен күзәтү һәм аларның сыйфатлы эшләвенә идарә итү системалары төзелә һәм кулайлаштыра;
Авыл хуҗалыгы производствосын техника белән җиһазландыру исәпләү программаларын тәкъдим итә һәм аны тормышка ашыра, алар Русия Федерациясендә һәм Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе илләрендә кертелгән.
220-дән артык фәнни хезмәт һәм 37 уйлап табу авторы[1].
1986 елдан Еникиев Вил Гомәр улы җитәкчелегендә 40 фән кандидаты һәм 16 фән докторы әзерләнә[3].
- «Сельскохозяйственные машины» /1998 йыл, (автордаш);
- «Информационные технологии в агропромышленном комплексе» / 1999 йыл, (автордаш);
- «Становление агроинженерной науки и образования в России (XIX—XX вв.)» / 1999 ел, (автордаш).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дуслык ордены (2001);
- Хөрмәт ордены (2006);
- Русия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1994);
- Русия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (1996);
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Еникиев Вил Гомәр улы Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган
<ref>
исемле тамга: «Б.Э.» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән - ↑ Санкт-Петербургский государственный аграрный университет/ Еникеев Виль Гумерович
- ↑ Кафедра ВК и ИО АПК/ Еникеев Виль Гумерович
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Янекәев Вил Гомәр улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Санкт-Петербургский государственный университет /Еникеев Виль Гумерович
- Кафедра ВК и И АПК /Еникеев Виль Гумерович
- Страницы с ошибками в примечаниях
- 16 октябрь көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Уфада туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Галимнәр
- Техник фәннәр докторлары
- Почет ордены кавалерлары
- Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәрләре
- РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклеләре
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары
- Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар