Вил Шәрәфетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вил Шәрәфетдинов latin yazuında])

Вил Ширияздан улы Шәрәфетдинов- педагог, рәссам, музыкант, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.


Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вил Шәрәфетдинов 1933 нче елда Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылында дөньяга килә. Балалык һәм үсмер еллары Балык Бистәсе районы Ямаш авылында уза. Ямаш аны сәнгать дөньясына алып килә.Бу авылда ул башлангыч белем ала, соңыннан 3 чакрым ераклыктагы Күки авылында җиде еллык мәктәптә укый. Аннан 12 чакрым ераклыктагы Котлы Бөкәш урта мәктәбен бетерә.

1953-1956 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1956-1958 елга кадәр Казанның Горбунов исемендәге моторлар төзү заводында эшли. 1958-1963 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Соңрак Чабаксар педагогия институтын тәмамлый.

Педагогик эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 нче елда Вил Шәрәфетдинов Яшел Үзән шәһәренең сәнгать мәктәбенә эшкә килә. Анда балаларны рәсем, скульптура,нәкыш серләренә өйрәтә.

1993 нче елдан бирле татар гимназиясендә рәсем, музыка укытучысы.Соңгы елларда нәкыш һәм курай түгәрәген алып бара.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вил Шәрәфетдинов-П.М.Гаврилов,Әхмәтҗан Солтанов, Бари Шәвәлиев, Идрис Туктар, Николай Островский, Афзал Шамов бюстлары,Миңнулла Гыйззәтуллин мемориаль тактасы авторы.Ул бөек галим Каюм Насыйриның иң беренчеләрдән булып һәйкәлен эшләгән кеше. М.Фәйзи, С.Сәйдәшев, А.Шамов, Һ.Такташ, И.Ханов портретлары авторы. Аның "Җиңү көне", "Сугыш елы балалары" дигән композицияләре бар. Китап, журнал тышлыклары, әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясый.Вил Ширияздан улы 50 дән артык музыка уен коралы ясаган. Сәхнәләрдә, очрашуларда шул уен коралларында уйнап чыгыш ясый.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Хезмәт ветераны" медале, 1984 ел;

"Үзешчән сәнгаттә күрсәткән уңышлары өчен",1984 ел;

Бөек җиңүнең 40 еллыгына багышланган "Бөтенсоюз смотры лауреаты" медале, 1985 ел;

Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, 2005 ел;

Казанның 1000 еллыгына багышланган медаль, 2005 ел.