Винокуровка (Зәй районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Винокуровка (Зәй районы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Винокуровка
География
Русча топонимы Винокуровка

Винокуровка (рус. Винокуровка) — Татарстан АССР Зәй районы Поповка авыл советына караган [1], хәзер юкка чыккан торак пункт (авыл). 1974 елның 5 маенда Зәй район советы башкарма комитеты карары белән гамәлдән чыгарылган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл советы үзәге Поповка авылыннан 3 км, Зәй тимер юл станциясеннән 11 км читтә, Головка һәм Короткий инешләре ярында урнашкан булган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл 1909 елда, П. А. Столыпинның җир реформасы(рус.) нигезендә барлыкка килгән[2][3]. Ул вакытта буш яткан казна җирләре очсыз хакка һәм льготалы кредит шартларында крестьяннарга бирелгән. Җирдән файдаланучыларны үз биләмәләренә (отрубь) күчерергә тырышалар. Зәй шәһәрчегеннән 16 крестьян хуҗалыгы казнадан 50 мең сум кредитка (50 ел эчендә түләп бетерү шарты белән) 320 дисәтинә җир сатып алган. Җирләре яңа, уңдырышлы булган. Головка һәм Короткий инешләре ярында яңа авыл барлыкка килгән (аның белән бер вакытта Беренче, Икенче, Өченче Бөгелде, Поповка, Кызылъяр, Яңавыл һ. б. авыллар барлыкка килгән). Һәр крестьян хуҗалыгына кимендә 9 дисәтинә сөрүлек һәм көтүлек җир туры килә[4].

1913 һәм 1914 еллардагы хуҗалык буенча исәпкә алу вакытында авылда 22 крестьян хуҗалыгы исәпләнгән, авыл халкы 108 кеше (53 ир-ат, 58 хатын-кыз) булган, милләте буенча руслар[5]. Һәр хуҗалыкка уртача 14,5 дисәтинә җир (сөрүлек, болын һ. б.) туры килгән. Авылда атлар аз булган: барлыгы төрле яшьтәге 14 баш ат исәпкә алынган. Аты булмаган хуҗалыкларның (1914 елда 11 хуҗалык) күпчелеге урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрчелек белән шөгыльләнгән[6], 2 хуҗалык умарта тоткан[5].

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена караган, 1920 елдан соң Татарстан АССР составында. 1917 елгы инкыйлабны авылда тыныч каршы алганнар. 1918−1920 еллардагы Ватандашлар сугышы чорында авылга ак чехлар гаскәре бәреп керә, авыл халкы ат йөртү эшенә җәлеп ителә. 1920 елда булып узган Сәнәкчеләр фетнәсендә авылдан бер кешегә дә зыян килмәгән. 1921-1922 елгы ачлыкта да авылда үлем-китем теркәлмәгән.

1931 елның мартында Винокуровкада «Восток» авыл хуҗалыгы артеле (күмәк хуҗалык) төзелә, рәисе итеп И. П. Аполонов сайлана.

1935 елның 26 сентябрендә авылда башлангыч мәктәп ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Винокуровкадан фронтка җибәреләгән 34 ир-егет һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чорында «Восток» колхозын башта «Заря» колхозы (үзәге Подгорный авылы) белән кушалар, соңрак Поповка, Липатовка һ. б. авыллар белән берләштерәләр. Соңгы кушу 1959 елда башкарыла, әлеге саналган авыллар барысы да «Завет Ильича» колхозына керә (үзәге Иске Зәй, беренче рәисе К. А. Мачтаков), 1970 елның апрелендә ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы һәм хезмәт ияләре депутатларының Чаллы район советы башкарма комитетының № 140 карары белән әлеге колхоз базасында шул ук исемдәге совхоз оештырыла[7].

1950-елларга кадәр Винокуровка янындагы чишмә буе часовнясы (Изге Кыз Мария иконасы табылган урын) изге урын дип саналып, анда зур бәйрәмнәрдә һәм якшәмбе көннәрендә гыйбадәтләр кылынган [3][8].

1970-елларда Винокуровка авылы кешеләре Зәйгә күченә башлый. 1974 елның 5 маенда Зәй район советы башкарма комитеты карары белән авыл гамәлдән чыгарылган һәм авыллар исемлегеннән сызылган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Винокуровка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издателство «Реноме», 1994. – С. 38-39.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Поповское сельское поселение. О поселении
  2. Заинский муниципальный район. Описание района.
  3. 3,0 3,1 Владимир Васильев. История деревни Поповка. — Казань: 2007. — 72 с.
  4. Заинский район. Команда Кочующие, 15.08.2014(рус.)
  5. 5,0 5,1 Винокуровка. Всероссийское генеалогическое древо(рус.)
  6. Подворная перепись крестьянского хозяйства Уфимской губернии. Мензелинский уезд / Зав. стат. отделом М. П. Красильников. Уфа: Электр. типография тов. «Печать», 1913. — 264 с.
  7. «Завет Ильича». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издателство «Реноме», 1994. – С. 60-61
  8. Церковь в деревне Поповка Заинского района. Кряшенская духовная миссия(рус.)