Виорика Дэнчилэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виорика Дэнчилэ latin yazuında])
Виорика Дэнчилэ
Румыния байрагы Румыния премьер-министры
Вазыйфага керешкән
2018 елның 17 гыйнвары
Аңа кадәр Михай Тудосе
Туган 16 декабрь 1963(1963-12-16) (60 яшь)
Рошиорий-де-Веде[d], Телеорман[d], Румыния
Белем Oil & Gas University of Ploiești[d] һәм Национальная школа политических наук и государственного управления[d]

Виорика Дэнчилэ, Василика Виорика Дэнчилэ (рум. Vasilica Viorica Dăncilă, 1963 елның 16 декабре, Румыния, Телеорман жудецы, Рошиорий-де-Веде) — румын сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, Румыния социал-демократик фиркасе әгъзасы, Европарламент депутаты (2009—2018), 2018 елның 17 гыйнварыннан Румыния премьер-министры [1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963 елның 16 декабрендә Румыниянең Телеорман жудецы (өязе) Рошиорий-де-Веде шәһәрендә туган. 1988 елда Плоештида нефть һәм газ институтының скважиналарны бораулау һәм углеводород ятмаларын эксплуатацияләү факультетын тәмамлый. 2006 елда Бухаресттагы милли сәяси һәм административ тикшеренүләр мәктәбендә Европа иҗтимагый киңлеге өлкәсендә магистр дәрәҗәсен ала. 1996 елда Румыния социал-демократик фиркасе әгъзасы булган. Телеорман өяз хакимиятендә һәм фирка өяз комитетында җаваплы вазифалар били.

20042008 елларда Виделе шәһәр шурасы әгъзасы.

20082009 елларда Телеорман жудецы өяз киңәшчесе вазифасында.

2009 елда Румыния социал-демократик фиркасе исемлеге буенча Европа парламентына(ингл.) депутат итеп сайлана. Әлеге парламентта авыл хуҗалыгы һәм авыл үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 2014 елда Европарламентка икенче срокка сайлана. Авыл хуҗалыгы һәм авыл үсеше комитеты рәисе урынбасары булып тора.

2015 елның октябрендә социал-демократик фиркасе әгъзасы булган Румыния хатын-кызлары оешмасы президенты итеп сайлана. «Румыния парламентына сайлауларда социал-демократик фирка депутатларының 30% квотасы хатын-кызларга булырга тиеш» дигән башлангыч белән чыга[3].

2018 елның гыйнварында Румыния социал-демократик фиркасе һәм Румыния либераллары һәм демократлары альянсы составындагы хакимлек итүче коалиция Виорика Дэнчилэне ил хөкүмәте башлыгы итеп тәкъдим итә. 17 гыйнварда ил президенты Клаус Йоһаннис тарафыннан әлеге вазифага билгеләнә[4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виорика Данчилэ нефть компаниясе менеджеры һәм Телеорман өяз шурасының элеккеге әгъзасы Кристинель Дэнчилэда кияүдә. Тәрбиягә алган Виктор исемле улы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]