Вируслар
Вируслар | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Virus |
---|---|
Таксономик ранг | домен |
Югарырак таксон | биота[d] |
Номенклатура кодексы | Международный кодекс классификации и номенклатуры вирусов[d] |
![]() |
Җирдә яшәүче барлык тере организмнар күзәнәкләрдән тора: бер күзәнәкле организмнар — бер күзәнәктән, ә күпкүзәнәклеләр күп санлы күзәнәкләрдән төзелгән. Тәннәре күзәнәкчел төзелешле булмаган вируслар гына бу гомуми кагыйдәдән бердәнбер чыгарма булып тора.
1892 елда рус галиме Д. И. Ивановский тәмәке үсемлегендә тәмәке мозаикасы дигән авыруны кузгатучының гадәти булмаган үзлекләрен тасвирлый. Бу авыруны кузгатучы, сәламәт үсемлекне зарарлап, бактериаль фильтрлар аша үтеп чыга. Берничә елдан соң терлекләрдә очрый торган ящур авыруын кузгатучының шулай ук бактериаль фильтрлар аша узуы ачыклана. Ниһаять, 1917 елда бактерияләрне зарарлаучы вирус — бактериофаг барлыгы ачыла. Бу өч вакыйга тереклекнең күзәнәксез формасын өйрәнүче яңа фәнгә — вирусологиягә башлангыч бирә.
Вируслар кеше тормышында зур роль уйный. Алар чәчәк авыруы, гепатит, энцефалит, кызылча, кызамык, котыру авыруы, грипп һәм башка шундый күп кенә куркыныч йогышлы авыруларны кузгатучылар булып тора.
Вируслар тере организм үзлекләрен күзәнәк эчендә генә күрсәтә. Алар күзәнәкнең эчке паразитлары, шуңа күрә күзәнәктән читтә үрчи дә алмыйлар.
Вируслар күзәнәккә үзләренең генетик информациясен генә кертә. Вирустагы нуклеин кислотасының молекуласы, яки аларның геномы (геннар җыелмасы) хуҗа-күзәнәкнең хромасомасында тезелергә һәм шул хәлендә өстәмә ген кебек яшәргә мөмкин. Шул рәвешле, вирус үзен озак вакыт сиздермәскә мөмкин.

Вирусның төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гади төзелешле вируслар нуклеин кислотасыннан һәм аның тирәсендә тышча барлыкка китерүче берничә аксымнан тора. Бу тышча капсид (латинча «капса» — савыт). Мәсәлән, тәмәке мозаикасы вирусы шундый. Аның капсиды молекуляр авырлыгы зур булмаган бер генә төрле аксымнан тора. Катлаулы төзелешле вирусларның өстәмә аксым яки липопротеин тышчалары бар; катлаулы вирусларның тышкы тышчасында, аксымнан тыш, кайвакыт углеводлар да була. Катлаулы төзелешле вирусларга мисал итеп грипп һәм герпес авыруларын кузгатучыларны әйтергә мөмкин. Аларның тышкы тышчасы — хуҗа-күзәнәкнең төше яки цитоплазмасы мембранасының фрагменты. Хуҗа-күзәнәктән вирус тышкы тирәлеккә чыга.
Вирусның һәм күзәнәкнең үзара тәэсир итешүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Пиноцитоз вакуольләр ясалганда, сыеклык тамчылары белән бергә, күзәнәкара тирәлектән күзәнәк эченә организм сыекчасында хәрәкәт итүче вируслар да эләгергә мөмкин.
Вирусның күзәнәккә үтеп керү механизмы йогышлану процессын үзенә бер төрле итә. Мәсәлән, А яки В гепатиты вирусы — бавыр күзәнәкләренә, ә аденовируслар һәм грипп вирусы өске сулыш юлларының лайлалы тышчасы эпителие күзәнәкләренә үтеп керә һәм шунда үрчи. СПИД (яшәү дәверендә барлыкка килгән иммунитет җитешмәү синдромы) вирусы организмны йогышлы авырулардан саклау өчен җаваплы кан күзәнәкләре — лейкоцитлар белән специфик бәйләнә. Вирусның күзәнәкләр белән тәэсир итешүе күзәнәкнең функциональ активлыгы кимүгә һәм кешедә иммунодефицитка (иммунитет җитешмәүгә) — теләсә нинди йогышлы авыруга каршы торучанлык бетүгә китерә.
Йогышлану процессы вирусларның күзәнәккә үтеп керүеннән һәм аларның үрчүеннән башлана. Вирус кисәкчекләре туплану аларның күзәнәктән чыгуына китерә. Кайбер вируслар очрагында, күзәнәк «шартлый» һәм бербөтенлеген югалтып үлә. Икенче төр вируслар күзәнәктән бөреләнүне хәтерләткән ысул белән аерылып чыгалар. Бу очракта организм күзәнәкләре тереклек сәләтен озак сакларга мөмкин.
Бактерия вирусларының (бактериофагларның) күзәнәккә үтеп керүләре башкача. Бактерия күзәнәкләренең калын стенкасы вирусларга, хайван күзәнәкләре йогышлангандагы кебек, цитоплазмага үтеп керергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә бактериофаг күзәнәккә үзенең куыш үзәген кертә һәм башчыгыннан нуклеин кислотасын этеп чыгара. Бактериофаг геномы цитоплазмага эләгә, ә капсид тышта кала. Бактерия күзәнәгенең цитоплазмасында бактериофаг аксымнары синтезлана һәм капсид ясала башлый. Берникадәр вакыттан бактерия күзәнәге үлә һәм өлгергән фаг кисәкчекләре тышкы тирәлеккә чыга.
Вирусларның килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вируслар автоном генетик структуралар булып тора, ләкин күзәнәктән читтә үсешкә сәләтсез. Вируслар һәм бактериофаглар — күзәнәкләрнең аерылган генетик элементлары, һәм алар күзәнәкчел формалар белән бергә эволюцияләнгән дип уйлыйлар.