Вируслар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вируслар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Вируслар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Virus
Таксономик ранг домен
Югарырак таксон биота[d]
Номенклатура кодексы Международный кодекс классификации и номенклатуры вирусов[d]
Схематичная иллюстрация
NCI Thesaurus идентификаторы C14283
Commons-logo.svg Вируслар Викиҗыентыкта

Җирдә яшәүче барлык тере организм­нар күзәнәкләрдән тора: бер күзәнәкле организмнар — бер күзәнәктән, ә күпкү­зәнәклеләр күп санлы күзәнәкләрдән төзелгән. Тәннәре күзәнәкчел төзелешле булмаган вируслар гына бу гомуми ка­гыйдәдән бердәнбер чыгарма булып тора.

1892 елда рус галиме Д. И. Иванов­ский тәмәке үсемлегендә тәмәке мозаи­касы дигән авыруны кузгатучының га­дәти булмаган үзлекләрен тасвирлый. Бу авыруны кузгатучы, сәламәт үсемлекне зарарлап, бактериаль фильтрлар аша үтеп чыга. Берничә елдан соң терлек­ләрдә очрый торган ящур авыруын кузгатучының шулай ук бактериаль фильтрлар аша узуы ачыклана. Ниһа­ять, 1917 елда бактерияләрне зарарлау­чы вирус — бактериофаг барлыгы ачы­ла. Бу өч вакыйга тереклекнең күзәнәксез формасын өйрәнүче яңа фәнгә — вирусологиягә башлангыч бирә.

Вируслар кеше тормышында зур роль уйный. Алар чәчәк авыруы, гепатит, энцефалит, кызылча, кызамык, котыру авыруы, грипп һәм башка шундый күп кенә куркыныч йогышлы авыруларны кузгатучылар булып тора.

Вируслар тере организм үзлекләрен күзәнәк эчендә генә күрсәтә. Алар күзә­нәкнең эчке паразитлары, шуңа күрә күзәнәктән читтә үрчи дә алмыйлар.

Вируслар күзәнәккә үзләренең гене­тик информациясен генә кертә. Вирус­тагы нуклеин кислотасының молекула­сы, яки аларның геномы (геннар җы­елмасы) хуҗа-күзәнәкнең хромасомасында тезелергә һәм шул хәлендә өстәмә ген кебек яшәргә мөмкин. Шул рәвешле, вирус үзен озак вакыт сиздермәскә мөм­кин.

Унтугызынчы гасыр ахырында теләсә нинди йогышлы авыруны үз микробы китереп чыгаруына һәм аңа каршы уңышлы көрәшергә мөмкин икәненә беркем дә шикләнмәгән. «Вакыт кына бирегез, — дигән галим- бактериологлар,— тиздән бер авыру да калмас». Ләкин еллар узган, ә аларның вәгъдәләре үтәлмәгән. Кешеләр кызамык, тилчә (ящур), по- лиомиелит, трахома, чәчәк (оспа), сары бизгәк, грипп йоктырганнар.

Куркыныч авырулардан кешеләр миллионлап кырылган, ә авыру тудыручы микроблар табылмаган. Рус галиме Д .И.Ивановский 1892 елда тикшерүләр уздырып бу авыруларны микроб түгел, ә микробтан да кечерәк бер нәрсә китереп чыгара дигән нәтиҗәгә килә. Бу «бер нәрсә»не вирус дип атыйлар.

Латинча «вирус» агу дигәнне аңлата.

Аерым бер вирусны — электрон микроскоп уйлап табылгач кына күрә алдылар.

Иң гади вирус күзәнәк сүрүе эчендә спиральсыман молекула икән. Мон­ дый вирус үзенә туры килә торган тере күзәнәк белән очрашсын гына, спи­ раль шундук сүрүен ташлый, күзәнәк эченә үтеп керә — һәм шунда гаҗәеп хәл була: күзәнәк эчендәге нәрсә сүрү белән уратып алынган спиральләргә әйләнә! Башкача әйткәндә, вирусның яңа молекуласы хасил була, ә күзәнәк үзе һәлак була. Спиральләр күзәнәкне һәлак иткән шундый ук вируска әйләнә. Вирус шулай үрчи.

Вируслар бик күп төрле һәм һәркайсы бер-берсеннән аерыла, билгеле бер күзәнәккә генә тәэсир итә, билгеле бер авыруны гына китереп чыгара.

Кайбер бактерияләрнең эченә үтеп керә һәм аларны һәлак итә ала торган вируслар да бар. Бу вирусларны бактериофаглар, ягъни бактерияләрне юкка чыгаручылар дип атаганнар. Дизентерияне дәвалаганда, бактериофаглар ; табибларның бик шәп ярдәмчеләре булып тора.

Вирусның төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гади төзелешле вируслар нуклеин кис­лотасыннан һәм аның тирәсендә тышча барлыкка китерүче берничә аксымнан тора. Бу тышча капсид (латинча «капса» — савыт). Мәсәлән, тәмәке мозаикасы вирусы шундый. Аның кап­сиды молекуляр авырлыгы зур булмаган бер генә төрле аксымнан тора. Катлаулы төзелешле вирусларның өстәмә аксым яки липо­протеин тышчалары бар; катлаулы вирусларның тышкы тышча­сында, аксымнан тыш, кайвакыт углеводлар да була. Катлаулы төзелешле вирусларга мисал итеп грипп һәм герпес авыруларын кузгатучыларны әйтергә мөмкин. Аларның тышкы тышчасы — хуҗа-күзәнәкнең төше яки цитоплазмасы мембранасының фраг­менты. Хуҗа-күзәнәктән вирус тышкы тирәлеккә чыга.

Вирусның һәм күзәнәкнең үзара тәэсир итешүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пиноцитоз вакуольләр ясалганда, сыеклык тамчылары белән бергә, күзәнәкара тирәлектән күзәнәк эченә организм сыекчасында хәрәкәт итүче вируслар да эләгергә мөмкин.

Вирусның күзәнәккә үтеп керү механизмы

Вирусның күзәнәккә үтеп керү механизмы йогышлану про­цессын үзенә бер төрле итә. Мәсәлән, А яки В гепатиты вирусы — бавыр күзәнәкләренә, ә аденовируслар һәм грипп вирусы өске сулыш юлларының лайлалы тышчасы эпителие күзәнәкләренә үтеп керә һәм шунда үрчи. СПИД (яшәү дәверендә барлыкка килгән иммунитет җитешмәү синдромы) вирусы организмны йогышлы авырулардан саклау өчен җаваплы кан күзәнәкләре — лейкоцитлар белән специфик бәйләнә. Вирусның күзәнәкләр белән тәэсир итешүе күзәнәкнең функциональ активлыгы кимүгә һәм кешедә иммунодефицитка (иммунитет җитешмәүгә) — теләсә нинди йогышлы авыруга каршы торучанлык бетүгә китерә.

Йогышлану процессы вирусларның күзәнәккә үтеп керүеннән һәм аларның үрчүеннән башлана. Вирус кисәкчекләре туплану аларның күзәнәктән чыгуына китерә. Кайбер вируслар очрагында, күзәнәк «шартлый» һәм бербөтенлеген югалтып үлә. Икенче төр вируслар күзәнәктән бөреләнүне хәтерләткән ысул белән аерылып чыгалар. Бу очракта организм күзәнәкләре тереклек сәләтен озак сакларга мөмкин.

Бактерия вирусларының (бактериофагларның) күзәнәккә үтеп керүләре башкача. Бактерия күзәнәкләренең калын стенкасы вирусларга, хайван күзәнәкләре йогышлангандагы кебек, цито­плазмага үтеп керергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә бактериофаг күзәнәккә үзенең куыш үзәген кертә һәм башчыгыннан нуклеин кислотасын этеп чыгара. Бактериофаг геномы цитоплазмага эләгә, ә капсид тышта кала. Бактерия күзәнәгенең цитоплазмасында бактериофаг аксымнары синтезлана һәм капсид ясала башлый. Берникадәр вакыттан бактерия күзәнәге үлә һәм өлгергән фаг кисәкчекләре тышкы тирәлеккә чыга.

Вирусларның килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вируслар автоном генетик структуралар булып тора, ләкин күзәнәктән читтә үсешкә сәләт­сез. Вируслар һәм бактериофаглар — күзәнәкләрнең аерылган генетик элементлары, һәм алар күзәнәкчел формалар белән бергә эволюцияләнгән дип уйлыйлар.