Висагинас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Висагинас latin yazuında])
Висагинас
Map
Ил Литва
Регион Утена өязе
Үзидарә Висагинас үзидарәсе
Координатлар 55°36'тн, 26°26'кнч
Мэр Даля Штраупайте
Беренче телгә алу 1975
Элеккеге исемнәр Снечкус
Мәйдан 8,96 км²
Мәркәз биеклеге 150 м
Климат уртача
Халык саны 22 091[1] кеше
Телефон коды (+370) 386
почта индекслары LT-31001, LT-31007
Рәсми сайт visaginas.lt
Кардәш шәһәрләр Замбрув[d][2], Славутыч[2], Дагда[d][2], Краслава[d][2], Армавир[d][2], Нәваи[2], Лидзбарк-Вармински[d][2] һәм Даугавпилс[2]

ВисагинасЛитвадагы шәһәр. Литва, Беларус һәм Латвия чикләре кисешкән тирәдә урнашкан. Висагинас – Литваның иң яшь шәһәре буларак, шәһәр статусын 1994 елда гына алган. Висагинас беренче чиратта Игналина атом станциясе белән бөтен дөньяга танылган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елда Игналина атом станциясенең иярчен шәһәре буларак төзелә башланган. 1992 елга кадәр Снечкус исемен йөрткән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979[3] 1989[4] 2001[5] 2011[6]
5 978 31 579 29 554 22 091

Милли состав: руслар — 55,0%, литвалылар — 15,0%, белоруслар — 9,7%, поляклар — 8,6%, украиннар — 5,4%, татарлар — 1,0%.[7]

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның 86 процентын этник азчылыклар, шул исәптән татарлар тәшкил итә. Игналина атом станциясене планлаштыру һәм төзү 1970 нче елларда башлана һәм бүтән милләтләр белән бергә бирегә татарлар да килеп, эшкә урнаша.

Бүгенге Висагинас татарлары арасында татарстанлылар да шактый. 1997 нче елда Висагинас татарлары үз оешмаларын төзегәннәр.

Якшәмбе мәктәбендә татар теле укытыла. Висагинас татарларының «Мирас» коллективы. Ел да үткәрелүче Сабантуйларга Латвия, Польша, Эстония, Татарстан һәм башка илләрдән килүчеләр дә бар. Төрле кичәләр дә үткәрелә.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]