Висенте Лопес Портанья
Висенте Лопес Портанья (испан телендә: Vicente López Portaña; туу датасы: 1772 елның 19 сентябре, Валенсия, — үлем датасы: 1850 елның 22 июле, Мадрид) — үз вакытының иң яхшы испан портретисты дип саналган рәссам.
Тормышы һәм иҗады
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Висенте Лопес Портанья живописьне 13 яшендә туган шәһәрендә монах-францисканец Антонио де Виллануэва җитәкчелеге астында өйрәнә башлый. Аннан соң Валенсия Сан-Карлос король нәфис сәнгатьләр академиясе. 17 яшендә ул Мадрид Сан-Фернандо король нәфис сәнгатьләр академиясендә рәсем буенча приз ота. Мадридта өч ел укып Винсенте 1794 елда Валенсиягә кайта, анда Сан-Карлос Академиясе мөдире урынбасарының постын били. 1795 елда рәссам Мария Пикьерга өйләнгән, ул аңа ике угыл: Бернародо Лопес Пикьер һәм Луисны тудырган, алар соңрак рәссамнар булган. 1801 елда Портанья Валенсия Сан-Карлос Академиясенең президенты булган. Висенте Лопес Портанья Испания корольләре Карла IV (1802 елдан бирле), Фердинанд VII (1814 елдан бирле) һәм королева Изабелла II-дә сарай яны рәссамы булган; ул шулай ук Фердинанд VII-нең икенче Мария Изабелла Португалияле һәм өченче Марии Йозефа Саксонияленең рәсем остазы булган. 1817 елда Портанья Мадрид Сан-Фернандо нәфис сәнгатьләр Академиясенең президенты булган. Портанья тукымаларын төрле тематикага ясаган – алар дини, аллегорик һәм мифологик эчтәлекле, әмма чын осталыкка ул портрет живописендә ирешкән. Иҗады еллары буена ул XIX гасырның 1-енче яртысы испан җәмгыятенең күп төп шәхесләренең портретларын барлыкка китергән. Висенте Лопес Портанья олы эшләрен классицизм стилендә ясаган, әмма аның кайбер иртә эшләре рококо стилендә башкарылган, ә гомер ахырында рәссам романтизм йогынтысын кичергән. Рәссамның иҗатына А. Р. Менгс живописе шактый йогынты ясаган. Портанья үз вакытының иң яхшы испан живописецларының берсе, осталыгы буенча Гойядан соң икенче рәссам дип санала.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- José Luis Díez García, Vicente López (1772-1850) : Vida y obra, Madrid, Fundación Arte Hispánico, 1999.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Франсиско Гойя портреты (1826)
-
Король Карл IV гаиләсе (1802)
-
Мария-Луиза Пармалы, Испания королевасы
-
Изге Өчлеккә иелеш (1791—1792)
-
Королева Мария Кристина портреты
-
Король Фердинанд VII портреты
-
Инфанта Мария-Франсишка Португалияле
-
Генерал Элио портреты
- ↑ RKDartists
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ José Luis Morales y Marín López y Portaña, Vicente // Grove Art Online / J. Turner — [Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T051904
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Artists of the World Online, Allgemeines Künstlerlexikon Online, AKL Online / Hrsg.: A. Beyer, B. Savoy — B: K. G. Saur Verlag, Verlag Walter de Gruyter, 2009. — ISSN 2750-6088 — doi:10.1515/AKL
- ↑ Grove Art Online / J. Turner — [Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 1998.
- ↑ Diccionario biográfico español — Real Academia de la Historia, 2011.
- ↑ The Fine Art Archive
- ↑ Find A Grave — 1996.
- ↑ 9,0 9,1 Union List of Artist Names — 2017.
- ↑ https://commons.wikimedia.org/wiki/Creator:Vicente_L%C3%B3pez_Porta%C3%B1a
- ↑ https://commons.wikimedia.org/wiki/Category:Vicente_L%C3%B3pez_y_Porta%C3%B1a