Эчтәлеккә күчү

Виссарион Белинский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виссарион Белинский latin yazuında])
Виссарион Белинский

В.Г. Белинский (1811-1848)
К. Горбунов автолитографиясе. 1843
Тугач бирелгән исеме: Виссарион Григорий улы Белынский
Туу датасы: 11 июнь 1811(1811-06-11)
Туу урыны: Свеаборг (Һельсинки), Финляндия
Үлем датасы: 7 июнь 1848(1848-06-07) (36 яшь)
Үлем урыны: Санкт-Петербург
Милләт: рус
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1831-1848
Юнәлеш: публицистика, тәнкыйть
Жанр: мәкалә, фельетон, роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Русская быль » (1831)
Имза: Култамга

Виссарион Белинский, Виссарион Григорий улы Белинский (Белынский), рус. Белинский (Белынский) Виссарион Григорьевич (1811 елның 11 июне, Свеаборг, Финляндия1848 елның 7 июне, Петербург) — рус язучысы, фикер иясе, әдәби тәнкыйтьче, публицист.

ССРБ почта маркасы. 1957

1811 елның 30 маенда (11 июнендә) Свеаборгта (Финляндия бөек кенәзлеге, хәзер Һельсинки эчендә) Балтия флотының 7нче ишкәкле экипажы хәрби табибы (лекаре) Григорий Никифор улы Белынскийның (17841835) дүрт балалы гаиләсендә баш бала булып туган. Әнисе Марья Иван кызы Иванова, энеләре Константин (1812), Никанор (1821), сеңлесе Александра (1815).

Балачагы һәм үсмер еллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В.Г. Белинскийның балачагы 1812 елгы сугыш чорына туры килә. Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаган әтисе Г. Н. Белынский, хәрби табиб буларак, 1809—1816 елларда Балтия ишкәкле флотының Рига һәм Митава янындагы хәрби операцияләрендә катнаша. 1816 елда отставкага чыгып, гаиләсе белән туган ягына — Пенза губернасы Чамбар шәһәренә кайтып төпләнә, 19 ел өяз табибы булып эшли. 1830 елда аңа коллежский асессор чины бирелә, нәселдән күчә торган асылзат дәрәҗәсе ала. Виссарионның әтисе ягыннан бабасы Никифор Пенза губернасының Белынь авылында православие рухание булып хезмәт итә (Фамилияләре әлеге авыл исеменнән алынган, Мәскәү университетына укырга кергәндә, Виссарион фамилиясен «йомшарта» — «Белинский»га үзгәртә).

Виссарион Чамбар икеелык халык укуханәсендә (18221824) һәм Пенза гимназиясендә (18251828) белем ала. Укыганда тарих һәм география белән кызыксына, дәфтәренә рус шагыйрьләре Богданович, Державин, Дмитриев, Крылов, Петров, Херасков әсәрләрен күчереп ала. Үзе дә каләм тибрәтә башлый: өйрәнчек балладалар, шигырь, проза яза. Калын журналлар: «Вестник Европы», «Московский телеграф»ны укый. В. Белинскийдан 1823 елда имтихан алган Пенза губернасы халык укуханаләре директоры, тарихи романнар язучы И.И. Лажечников гимназистның тирән белемле булуына шакката, аңа үзенең «Походные записки русского офицера» (1820) китабын бүләк итә. 1827 елның 26 июнендә өченче сыйныфка күчү имтиханнарын шулай ук уңышлы тапшыра, «Халык укуханәләре өчен нәшер ителгән, механика буенча кулланма» (рус. Руководство к механике, изданное для народных училищ) китабы белән бүләкләнә. Дүртенче сыйныфка күчү имтиханын тапшырып тормыйча, университетка үзлегеннән әзерләнергә карар итә. 1828 елның сентябрендә Пенза гимназиясенең беренче сыйныфында рус әдәбияты укытучысын алыштырып тора.

Университетта уку еллары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1829 елның 22 августында Мәскәүгә килә. Мәскәү университетының тел бүлегенә имтиханнарны уңышлы тапшыра, ләкин гаиләсеннән матди ярдәм булмау сәбәпле, «казна исәбеннән укучы» студент итеп алына (ягъни казна исәбенә тулай торакта яшәгән һәм казна ашханәсендә тукланган өчен, университетны тәмамлагач, 6 ел хөкүмәт эшендә хезмәт итәргә бурычлы була).

Үзен укыткан профессорлардан М. Т. Каченовскийны («Вестник Европы» журналы нәшире), Н. И. Надеждинны («Телескоп» журналының һәм аның әдәби кушымтасы булган «Молва» газетасының нәшире) аерым хөрмәт белән искә ала. В. Г. Белинский белән бер вакытта Мәскәү университетында киләчәктә күренекле әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре булачак М.Ю. Лермонтов, А. Һерцен, Н. И. Огарев, Н. В. Станкеич һ. б. укый. Студентларның бер төркеме Н. Станкевич түгәрәге, икенче төркеме А. Һерцен белән Н. Огарев түгәрәге тирәсенә туплана. В. Белинский казна исәбенә укучы (рус. казеннокоштные) студентларның әдәби җәмгыятен оештыручы һәм җитәкчесе була. Танылган артистлар П. С. Мочалов, В.А. Каратыгин, М.С. Щепкин һ.б. уйнаган Мәскәү театры спектакльләренә йөри, үзе дә тулай торакта студентлар оештырган һәвәскәр спектакльләрдә катнаша, я суфлер булып тора.

Университетта укыганда беренче әсәрләрен бастыра: 1831 елның җәендә «Листок» журналында «Русская быль» шигыре, А. С. Пушкинның «Борис Годунов» трагедиясенә рецензиясе басыла. Пенза губернасындагы чын вакыйгага нигезләнеп, крепостной хокукка каршы язылган «Дмитрий Калинин» трагедиясен Мәскәү цензура комитеты басарга рөхсәт итми.

Көнбатыш Аурупадагы инкыйлаб хәрәкәтенең студентларга йогынтысыннан курыккан патша хөкүмәте репрессияләрне арттыра. 1831 елның июнендә Н. П. Сунгуровның яшерен түгәрәгенә йөрүче студентлар кулга алына. 1832 елның көзендә, Россия империясенең халык мәгарифе министры иптәше С. С. Уваровның Мәскәү университетында ясаган ревизиясе нәтиҗәсендә, университеттан барлык «ышанычны акламаган» студентлар чыгарыла. 1832 елның 14 сентябрендә, «сәламәтлеге какшау сәбәпле» дип, В. Г. Белинский да уку йортыннан куып чыгарыла. Ике ел буе нык мохтаҗлыкта яши. Ачка үлмәс өчен, франсуз журналларындагы мәкаләләрдән тәрҗемәләр ясый, Поль де Кокның романын тәрҗемә итә.

Мәскәү журналларындагы эше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессор Н. И. Надеждин В. Г. Белинскийны үзе нәшер иткән «Телескоп» журналы һәм «Молва» газетасына әдәби тәнкыйтьче итеп ала, шулай итеп аны рус һөнәри журналистлары дөньясына алып керә. 1834 елның сентябреннән декабренә кадәр «Молва»ның ун санында «Әдәби хыяллар (Прозада язылган элегия)» дигән баш астында, имзасын куймыйча гына, әдәби фельетоннар шәлкеме бастыра. Автор фельетоннарында: «Бездә әдәбият юк !» дигән полемик тезис куя, әдәби әсәрләрдә халык тормышы бөтенләй яктыртылмый, дип, исемнәре билгеле әдипләрне «ялган бөеклек мәктәбе»н булдыруда гаепли. рус әдәбиятында 4 чорны аера: Ломоносов чоры, Карамзин чоры, Пушкин чоры, яңа чор. Әдәбият үсешендә ике юл: идеаль һәм реаль юл бар, дип исәпли.

1835 елның сентябрендә (Надеждин чит илгә киткәч) «Телескоп» журналында «Рус повестьлары һәм Гоголь повестьлары» дигән мәкаләсен бастыра. Аннан соң басылган рус шигърияте турындагы ике мәкаләсендә А. С. Пушкин һәм А. Кольцов иҗатларына югары бәя бирә, кайбер тәнкыйтьчеләр тарафыннан иҗаты Пушкинныкыннан югарырак дип табылган В. Бенедиктов әсәрләренә дөрес бәя куя, шулай итеп рус әдәбиятында чын иҗат әһелләренә юл ача, ялган иҗатчыларны рәхимсез коеп калдыра. 18341836 елларда 200 мәкалә бастырырга өлгерә.

Газета-журнал редакциясенда эшләү белән бер вакытта студент (соңыннан язучы) Н. В. Станкевичның әдәби һәм фәлсәфи-эстетик түгәрәгенә йөри. Әлеге түгәрәктә алман фәлсәфәчеләре Фихте һәм Гегель хезмәтләре белән таныша. 1837 елдан, Н.В. Станкевич чит илгә киткәч, түгәрәкне Белинский белән М.А. Бакунин җитәкли.

1836 елның ноябрендә П. Я. Чаадаевның «Фәлсәфи хаты»н бастырган өчен «Телескоп» ябыла, журналның нәшире Н. Надеждин Усть-Сысольскига сөргенгә җибәрелә, Белинский фатирында тентү үткәрелә.

1836-1837 елларның кышында эшсез калган Белинский тагын мохтаҗлык кичерә. Пушкинның «Современник» журналына әдәби тәнкыйтьче булып урнашу хыялы, шагыйрьнең дуэльдә яралануы һәм үлеме сәбәпле, барып чыкмый. Гимназияләр өчен рус теле грамматикасы нигезләре буенча язган дәреслеген (1837) хөкүмәт акчасына чыгару планы да барып чыкмый.

1837 елның май-августында дуслары ярдәме белән Кавказ минераль суларында (Биштау, Тимерсу) дәвалана. Июль азагында Биштауда М.Ю. Лермонтов белән беренче мәртәбә очраша.

Матди хәле 1838 елның язында гына бераз яхшыра. Март-ноябрь айларына Константин межа институтына штаттан тыш укытучы итеп алына. 1838 елның апреле-1839 елның маенда «Московский наблюдатель» журналының рәсми булмаган мөхәррире булып эшли. Журнал Белинский кул астында рус гегельчеләре органына әверелә. Беренче санында ук Белинский 11 (бер ел эчендә 120) хезмәтен бастыра. Финанс хәле авыраю сәбәпле, 1839 елның җәендә «Московский наблюдатель» журналы чыгудан туктый.

1839 елның октябрендә В. Г. Белинский Петербургка күчә, А. А. Краевскийның «Отечественные записки» журналына әдәби тәнкыйтьче булып урнаша. Ноябрь аенда В. Ф. Одоевский оештырган кичәдә Н. В. Гоголь, В. А. Жуковский, И. А. Крылов белән таныша. Журналда хезмәттәшлек иткән 18391846 еллар эчендә аны рус журналистикасының үзәгенә, «Россиядә намуслы, акыллы фикер урын таба ала торган бердәнбер басма»га (В. Г. Белинский) әверелдерә.

« Журнал өстендә үләчәкмен һәм табутымның баш астына да журналны куярга васыять әйтәчәкмен
В.Г. Белинский
»

Алты ел эчендә рус (А. Д. Кантемир, М. В. Ломоносов, Г. Д. Державин, Н. М. Карамзин, Д. И. Фонвизин, И. А. Крылов, А. С. Грибоедов, Ф. Н. Глинка, А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Н. В. Гоголь, В. Ф. Одоевский, А. В. Кольцов), чит ил (Д. Байрон, О. Бальзак, Вольтер, И. Гете, Э. Гофман, В. Гюго, Ч. Диккенс, А. Дюма, Ф. Купер, А. Мицкевич, Мольер, Ж. Руссо, Ж. Санд, В. Скотт, Э. Сю, У. Шекспир, Ф. Шиллер) әдәбиятчылары иҗатлары буенча мәкаләләре басыла. А. С. Пушкин иҗатын җентекле өйрәнүгә 11 мәкалә багышлый. М.Ю. Лермонтов һәм Н.В. Гоголь иҗатларына шундый ук тирән анализ ясау хыялы барып чыкмый. 1846 елның апрелендә Белинский «Отечественные записки» нәшире А.А. Краевский белән хезмәттәшлекне туктата.

Актер М. С. Щепкин белән Мәскәү-Калуга-Воронеж-Курск-Харковь-Әдис-Николаев-Херсон-Симферополь-Севастополь-Воронеж-Мәскәү-Петербург маршруты буенча сәяхәттә була.

1846 елның октябрендә Н.А. Некрасов һәм И.И. Панаев арендага алган «Современник» журналында (рәсми мөхәррире профессор А.В. Никитенко) тәнкыйть бүлегендә эшләргә ризалык бирә. Әлеге журналда еллык әдәби күзәтүләре басыла («1846 елгы рус әдәбиятына күзәтү», «1847 елгы рус әдәбиятына күзәтү»).

1847 елның май-июлендә чит илгә (Силезия, Зальцбрунн-Париж) дәваланырга бара.

1-3 июльдә Н.В. Гогольгә, аның соңгы («Выбранные места из переписки с друзьями») китабына бәйле, җавап хаты («Гогольгә хат») яза.

«Современник»та чыккан соңгы хезмәте (1848, №4) — күренекле рус артисты П.С. Мочалов үлеменә язган некролог.

1848 елның башында күптәнге авыруы — үпкә туберкулезы баш калкыта. 1848 елның 26 маенда (7 июнендә) үлә. Волков зиратында җирләнә.

Хатыны Мария Владимир кызы Орлова, 1843 елның 12 ноябрендә Петербургта өйләнешәләр.

  • 1938 елда Чамбарда музее ачыла, һәйкәл куела.
  • 1948 елда Чамбар шәһәре исеме Белинский итеп үзгәртелгән.
  • 2013 елга РФ территориясендә 478 мәйдан, урам һәм тыкрык Белинский исемен йөртә.
  1. М.Т. Пинаев. Жизнь и творчество В.Г. Белинского. М.: «Детская литература», 1986.