Виталий Логинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виталий Логинов latin yazuında])
Виталий Логинов
Туган 30 март 1950(1950-03-30)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 10 сентябрь 2016(2016-09-10) (66 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Галимҗан Ибраһимов проспекты[1]
Чистай урамы[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре мигъмар

Виталий Павлович Логинов (1950 елның 20 марты, Казан, Татарстан АССР, ССРБ2016 елның 10 сентябре, Казан, Татарстан, Россия) — совет һәм Россия архитекторы, Казанның баш архитекторы (1992—1995), Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виталий Логинов 1950 елның 20 мартында Казанда туа. 1973 елда Казан төзелеш-инженер институтының архитектура факультетын тәмамлый[3].

1973—1990 елларда — Казан шәһәренең Ленин районы архитекторы. 1990—1992 елларда — баш архитектор урынбасары. 1992—1995 елларда — Казан шәһәренең баш архитекторы.

1994 елда «ВЕЛП» шәхси иҗат остаханәсен оештыра һәм аның беренче җитәкчесе була. 1995—2005 елларда — Казан хакимияте башлыгы каршындагы Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары.

2006 елның маеннан — Татарстан Республикасының Архитекторлар һәм проектлаучылар берлеге идарәсе рәисе.

Аның турыдан-туры җитәкчелегендә һәм аның катнашында берничә әһәмиятле объектлар проектлана һәм төзелә: Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе бинасы, Казанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге җентекле планлаштыру проекты, «Болгар» мәчете, Татарстан Республикасының Зур концерт залы, вокзал алды мәйданы, ТР Эчке эшләр министрлыгы бинасы. Аның «ВЕЛП» остаханәсе проектлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт зур концерт залы, Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясе интерьерлары һәм Казан мэриясе биналары комплексы реконструкцияләнә. Аның җитәкчелегендә Казанда «Баскет-холл» һәм пенсия фонды биналары, «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы төзелә[4].

2016 елның 10 сентябрендә вафат була[5].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. бирелмәләр нигезе
  3. Логинов Виталий Павлович БИЗНЕС Online
  4. «Он был человеком со своим мнением, для него не было авторитетов...» БИЗНЕС Online
  5. Скончался председатель Союза архитекторов Татарстана Виталий Логинов РБК