Эчтәлеккә күчү

Виштаспа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виштаспа latin yazuında])
Виштаспа
Җенес ир-ат
Ата Лохрасп[d]
Балалар Исфандияр[d], Пашутан[d], Farshidvard[d], Homay[d] һәм Бехофарид[d]
Һөнәр төре аҗдаһаларны үтерүче
 Виштаспа Викиҗыентыкта

Виштаспа (Авеста телендә: 𐬬𐬌𐬱𐬙𐬁𐬯𐬞𐬀 Vištāspa; борынгы фарсы телендә: 𐎻𐏁𐎫𐎠𐎿𐎱 Vištāspa; фарсы телендә: گشتاسپ Guštāsp; борынгы юнан телендә: Ὑστάσπης Hustáspēs) Зәрдөштнең иртә тарафдары һәм аның яклаучысы һәм пәйгамбәрнең юлламасын таратуда корал буларак сурәтләнгән Зәрдөштлек язмасының Авеста теле исеме. Гәрчә Виштаспаның эпиграфик рәвештә шәһадәте булмаса да, ул – Зәрдөшт кебек – гәрчә риваять һәм мифлардан өстәүләр белән томаланган булса да традицион рәвештә тарихи фигура буларак фараз ителә.
Авестада табылган аллюзияләргә таянган Зәрдөштлек традициясендә Виштаспа ышануны таратырга һәм якларга ярдәм иткән хаклы патша. Атәшпәрәст булмаган Систан циклы текстларында Виштаспа олы улын юри котылгысыз үлемгә җибәргән Кайян династиясенең чиркандыргыч хөкемдары. Юнан-Рим әдәбиятында Зәрдөштнең яклаучысы исеме астында алдан әйтүләр тупланмасының псевдо-аноним яклаучысы булган.

Шаһ Таһмаспның Шаһнамәсенең 402 фолиантында Гуштасп. Як. 1520 ел белән даталанган иллюстрация, хәзер Торонтода, Ага Хан Музеенда (ирешү # AKM 00163) Моголларның иртә 16-нчы гасыр сарай яны рәссамы Мирза Алига караган алты миниатюраларның берсе.

Виштаспа Зәрдөшт үзе тарафыннан инша ителгән дип танылган Зәрдөштлекнең иң борынгы текстлар Гаталарда искә алына. Гимннарда шагыйрь Виштаспа турында шурадашы (Yasna 46. 14), Воһу Манаһ юлы тарафдары (Y. 51. 16) һәм пәйгамбәрнең юлламасын таратуга тугъры (Y. 51. 16, 46. 15, 53. 2) дип сөйли. Ясна 28. 1–28. 7-та Зәрдөшт Маздага берничә алкыш өчен мөрәҗәгать итә. Коллектив рәвештә танылып, Гаталар Виштаспаны “Зәрдөштнең яклаучысы һәм беренче Зәрдөштлек җәмәгате нигезләүчесе” буларак тәбрикли.
Гатик алллюзияләр Яштларда һәм Яшьрәк Авестада кабатлана. Маздага алкыш өчен мөрәҗәгать Яшт 5. 98-да янә пәйда була, монда Хаугван һәм Наотара гаиләләре өчен алкыш сорала, һәм шунда Виштаспа соңгысының әгъзасы дип әйтелә. Соңрак шул ук гимнда Зәрдөшт Маздага “Аурватаспа улы Виштаспаны Даэна (дин) буенча уйлауга, дин буенча сөйләүгә һәм дин буенча гамәл кылуга китерергә” мөрәҗәгать итә (Yt. 5. 104–105). Соңгы өлеше Гатик Ясна 49. 7-нең адаптациясе булган Яшт 9. 25–26-тә пәйгамбәр Виштаспаның хатыны Хутаосага карата шундый ук мөрәҗәгать итә.
Яшт 9. 130-да Виштаспа үзе даэваларга табынучы Ареджатаспа һәм друджвант Хьяона гаиләсе һөҗүмнәрен читкә кагу мөмкинчелеге өчен мөрәҗәгать итә. Моңа охшаш рәвештә конфликтларга аллюзияләр яңадан Яшт 13-тә туры булмаган рәвештә карала, анда Зәрдөшт һәм Виштаспа фравашилары Аша өчен җиңүче көрәшүчеләр һәм динне саклаучылар һәм дәвам итүчеләр буларак тасвирлана. Бу тасвирлама Яшт 19. 84–87 кабатлана, биредә Зәрдөшт, Виштаспа һәм Виштаспаның бабалары өстәмә рәвештә Хваренаһка ия дип әйтелә. Конфликтларның төп каһарманы Виштаспаның улы дип әйтелсә, Яшт 13. 100-дә Спентодһата (Yt. 13. 103), Виштаспа кабул иткән динен халыклар арасында “ихтирамлы урын”га корган дип игълан ителә.
Фравардин Яшт (Yt. 13. 99–103) һәм башка урыннарда өзекләр комментаторларны Авестада аталган Виштаспа һәм башка берничә фигура арасында гаилә бәйләнешләре булуын фараз итерүгә китергән. Берничә югалган Авеста текстларының мәгънәсен чагылдырган сөземтәләре (Виштасп саст наск, Спанд наск, Хирдад наск һәм Варштмансар наск) Денкардта игълан ителгәнчә (тәңгәл килгән рәвештә 8. 11, 8. 13, 8. 14 һәм 9. 33. 5) язмада кайчандыр Виштаспаның һәм бабаларының тәфсилле “тарихы” булганын фараз итүен мөмкин итә. Яшт 13-тә Заириууаири, Piší šiiaoθna (Виштаспаның эсхатологик улы Pišišōtan), Spəṇtōδāta (Спандьяд), Бастаууаири (Баствар), Каууразман, Frašaoštra һәм Җамаспа (Гаталарда Хууогууа иртуганнары) искә алына, аларның барысы да Виштаспа һәм Арзасп арасында сугыш турынды Пәһләви хикәясендә тасвирланган (Арджасп, Сиаоналар патшасы).
Ясна 12-дә Заратустра, Виштаспа, Фрашаостра һәм Җамаспа һәм өч Саошьянт, Заратуштраның эсхатологик уллары һәм Ясна 23.2 һәм 26.5-тә Гаииа Марәтан, Заратустра, Виштаспа һәм Исат.вастра (Зәрдөштнең эсхатологик улларының башкасы) Аша өчен төп көрәшчеләр буларак исемлеккә кертелгән. Виштаспаның исеме билгеле түгел. Интерпретацияләргә “атлары (яки аты) баруга (атлануга) әзер”, “атлары күнеккән берәү” һәм “атлары (узыш өчен) җибәрелгән берәү”. Бу Яшт 5.132-тан тасвирлама белән туры килә, бу арба узышының прототип җиңүчесе булган.

Зәрдөштлек традициясендә

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаталарда Виштаспа кабатланган рәвештә (Y. 46. 14, 51. 16, 53. 2) кави дип атала, бу этимологик рәвештә мантик-пәйгамбәр яки шагыйрь-каһин өчен төшенчә. Яшьрәк Авестада төшенчә шулай ук Виштаспа һәм аның бабаларын кертеп, гомумән олы фикер ияләренә кулланыла. Традициядә, шулай да, кавилар патшалар “мөгаен, чөнки Виштаспа һәм аның алдан килүче бабалары, par excellence кавилар суверен хөкемдарлар булган. Фараз ителгәнчә, алдан әйтү сәләте аларның гаиләсендә мирас буенча күчкән.” Язма да, традиция дә Виштаспаның бабаларына карый, әмма Виштаспаның варисларын искә алмый; Виштаспа сызыгында соңгысы, кавиларның соңгысы дип фараз ителә. Зәрдөштлек апокалиптик хронологиясендә, дөньяның династияләре җиде гасырга бүленә, һәрберсе металл исеме буенча атала. Бу хронология буенча (Занд-и Ваһман ясн 2. 16, Дабистан 140), Виштаспаның (Зәрдөштлек урта фарсы исеме: Виштасп) тәхеткә утыруы көмеш хөкемен тәмамлаган һәм аның хөкеме алтын гасырыннан соң булган. Традициядә, Зәрдөшт эшләре, соңрак Зөлкәрнәйн Падишаһ тарафыннан җимерелгән патша китапханәсендә сакланган булган дип әйтелә. Денкард 3.420-тә Виштаспа бу текстларны патша китапханәсендә эшләгән һәм урнаштырган патша булган дип әйтелә.
Яштның конфликтларга аллюзияләре Зәрдөштлек традициясенең 9-ынчы – 11-енче гасыр китапларында көчәйтелә, анда конфликтлар ышануның туры көрәшләре буларак тасвирлана. Шулай, мисал өчен, Заириваири эшләрен тәбрикләүчее өзек текстның өзекләре, Виштаспаның иртуганы һәм көчләре капитаны Хьоналарның җитәкчесе Ареджатаспага каршы. Шул текст буенча (Айадган и Зареран, 10–11), Виштаспаның атәшпәрәст булуын ишетеп, Ареджатаспа Виштаспадан “Ормаздтан кабул иткән саф Маздага табыну динен калдырырга” һәм яңадан үзе кебек “шул диндә” булырга тиеш дип таләп итү өчен юллама тапшыручыларын җибәргән булган. Виштаспаның кире кагуыннан соң булган сугышта Виштаспа җиңүче булган.
Виштаспаның әверелүе шуңа охшаш рәвештә 9-ынчы – 11-енче гасыр китапларының темасы һәм бу риваятьләр бүген атәшпәрәстләр араснда “иң яхшы мәгълүм һәм иң актуаль булып кала”. Бу традиция буенча, Зороастр Виштаспаның сарай янына килгәч, пәйгамбәр каяглар һәм караблар (кавилар һәм карапаннар) тарафыннан дошманлык белән каршы алынган булган, алар чынлыкта нигезләнгән булырга мөмкин традиция буенча – зур җыелышта бәхәс алып барган, шул ук вакытта [Виштаспа]ның үз каһиннәре һәм күрәзәчеләре булган, аларның илаһи абруйны раслаучы яңа пәйгамбәрне рәхим итеп кабул итүе аз ихтимал булган.” Традициядә Зәрдөшт өч көн бәхәстән соң триумфланганын, әмма Виштаспаның дошманнары тарафыннан гайбәт сөйләнүен һәм шуннан соң Виштаспа төрмәгә ябылуы сөйләнелә. Әмма, төрмәдән, Зәрдөшт Виштаспаның (кинәт паралич булган) яраткан атларының берсен дәвалаган, шуның өчен ул Виштаспаның яклавына һәм соклануына ирешкән. Хикәягә Задспрам Антологиясендә (24. 6) ишарә ителә, анда укучы инде аны белә дип фараз ителә һәм Денкардта (7. 4. 64–86) кыскача тасвирламасы ясала һәм “популяр фантастика эшләре” буларак соңрак Зәрдөшт Китабында (942-1094) тәфсилләп тасвирлана.
Виштаспаның Зәрдөштлек динен кабул итү традицион рәвештә Зәрдөштнең кырык беренче елында булган дип әйтелә, соңрак исәпләү ярдәмендә һичшиксез ирешелгән сан. Урта гасыр Зәрдөштлеr хронологиясендә Виштаспа “Ардашир”ның, ягъни б.э.к. 5-енче гасырда Артаксеркс I (яки II)нең дәү әтисе дип идентификацияләнә. Миф Сассанид (3-енче гасыр башы – 7-нче гасыр) Артаксеркс килеп чыгышына һәм Каянидларның Виштаспа һәм бабалары белән мөнәсәбәте раслануына бәйле. Авестадан Каянид исемнәренең, титулларының һәм мифларның тулы кабул ителүе “[Сассанид] идеологиясенең төп компоненты” булган. Артаксерксның Сассанидлар белән ассоциациясе Артакстеркс II-нең титулының (грекча “Мнемон”) Виштаспаның риваять оныгы һәм варисы Ваһман белән идентификациядән килпе чыккан: икесе дә Авеста Воһу Манаһ “Яхшы Акыл(лы)” теофориклары; урта фарсы “Ваһман”ы Авеста исеменең кыскартылмасы, шул ук вакытта грек “Мнемон”ы аның калькасы. Сассанидларның династиясенең Виштаспаныкы белән ассоциациясе 4-енче гасыр ахыры белән даталанган үсеш, һәм ул “шул дәрәҗәгә үсүе Сасанидларның Виштаспның туу урыны һәм Зәрдөштлекнең “изге җире” Балхны яулап алулары сәбәпле булган”.
Зәрдөшт яклаучысының дүртенче гасыр Рим идентификациясенең безнең эрага кадәр 6-нчы гасыр Дарий I-нең әтисе белән идентификация очрагында – Виштаспаның “Ардашир” дәү әтисе (Артаксеркс I/II) белән идентификация бер юлы Зәрдөштнең “традицион датасы”ның асылын белү өчен кабул ителгән булган, бу пәйгамбәр безнең эрага кадәр 6-нчы гасырда булган дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә. Виштаспаның бабаларының арбаларга ия булган дип тасвирламасы (аларны тулысынча Бронза Гасырына караганнарын фараз итәргә мөмкинчелек бирә) һәм шулай ук Зәрдөштнең даталавының академик бәхәскә кертем ясый, Виштаспа бабаларының бу мәсьәләдә роленең кыскача тасвирламасы өчен карагыз: Boyce 1984, p. 62, n. 38.[n 8]

  • Christensen, Arthur (1931), Les Kayanides, Copenhagen: AF Høst & Søn .
  • Beck, Roger (1991), "Thus Spake Not Zarathushtra: Zoroastrian Pseudepigrapha of the Greco-Roman World", in Boyce, Mary; Grenet, Frantz, A History of Zoroastrianism, vol. 3, Leiden: Brill, pp. 491–565 .
  • Bidez, Joseph; Cumont, Franz (1938), Les Mages Hellénisés, Le Muséon 512, Paris: Société d'Éditions Les Belles Lettres .
  • Boyce, Mary (1975), History of Zoroastrianism, vol. 1, Leiden: Brill .
  • Boyce, Mary (1982), History of Zoroastrianism, vol. 2, Leiden: Brill .
  • Boyce, Mary (1984), "On the Antiquity of Zoroastrian Apocalyptic", Bulletin of the School of Oriental and African Studies, 47 (1): 57–75, doi:10.1017/S0041977X0002214X .
  • Boyce, Mary; Grenet, Frantz (1991), History of Zoroastrianism, vol. 3, Leiden: Brill .
  • Boyce, Mary (1992), Zoroastrianism: Its Antiquity and Constant Vigour, Costa Mesa: Mazda Press .
  • Daryaee, Touraj (1995), "National History or Keyanid History?: The Nature of Sasanid Zoroastrian Historiography", Iranian Studies, 28 (3/4): 129–141, doi:10.1080/00210869508701832 .
  • Hinnels, John R. (1973), "The Zoroastrian Doctrine of Salvation in the Roman World: A Study of the Oracles of Hystaspes", in Sharpe, Eric John; Hinnels, John R., Man and His Salvation, Manchester: Manchester UP, pp. 125–148 .
  • Kent, Roland G. (1945), "The Name of Hystaspes", Language, 21 (2): 55–58, JSTOR 409718, doi:10.2307/409718 .
  • Lukonin, V. G. (1983), "Political, Social and Administrative Institutions", in Yarshater, Ehsan, Cambridge History of Iran, vol. 3(2): The Seleucid, Parthian and Sasanian Periods, London: Cambridge UP, pp. 681–747 
  • Mayrhofer, Manfred, ed. (1977), "Vištāspa", Die avestischen Namen, Iranisches Personennamenbuch, vol. I(1), Vienna: Verlag der Österreichischen Akademie der Wissenschaften, n. 379, p. 97 .
  • Russell, James R. (1993), "On Mysticism and Esotericism among the Zoroastrians", Iranian Studies, 26 (2): 73–94, doi:10.1080/00210869308701787 .
  • Shabazi, A. Shapur (2003), "Goštāsp", Encyclopedia Iranica, vol. 11, Costa Mesa: University of California Press, pp. 171–176 .
  • Skjaervo, Prods Oktor (2013), Kauui Vištāspa, Kay Wištāsp, Kay Beštāsb/Goštāsb, Encyclopædia Iranica 
  • Stausberg, Michael (2002), Die Religion Zarathushtras, vol. I, Stuttgart: Kohlhammer .
  • Williams Jackson, A. V. (1893), "Where Was Zoroaster's Native Place?", Journal of the American Oriental Society, 15: 221–232, JSTOR 592356, doi:10.2307/592356 .
  • Williams Jackson, A. V. (1899), Zoroaster, the prophet of ancient Iran, New York: Columbia UP 
Элгәре:
Kay Lohrasp
Legendary Kings of the Shāhnāma
120 years (2871-2991 after Keyumars)
Аннары:
Kay Bahman