Владимир Абросимов
Владимир Абросимов | |
---|---|
Туган | 10 октябрь 1948 Химки, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР |
Үлгән | 15 август 2018 (69 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | театр актеры, театр режиссеры |
Абросимов Владимир Сергеевич (10 октябрь 1948 ел — 15 август 2018 ел) — театр актеры, режиссер. Россия Федерациясенең атказанган (2007), Башкортстан Республикасының халык (2003) һәм атказанган (1998) артисты.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Владимир Сергеевич Абросимов 1948 елның 10 октябрендә Химки шәһәрендә туган.
1975 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын (педагог — Г. Г. Гыйләҗев), 1991 елда Б. В. Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый (А. М. Поламишев курсы).
1975—1990 елларда һәм 1993 елдан алып Абросимов Владимир Сергеевич Башкортстан Республикасы Рус дәүләт академия драма театры артисты. 1990 елда Уфада Яшь тамашачылар театрында режиссер булып эшли. 1991—1993 елларда — Чита өлкә драма театры режиссеры.
Режиссер буларак, түбәндәге спектакльләр куя: «Хрустальный башмачок» (К. Габбе), «Сыщик» (А. Линдгрен), «Маленький призрак» (М. Машаду), «Мистер лягушонок» (Г. Арсентьев һәм И. Голубева).
Спектакльләрдә рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Толик («Долги наши», Я. Э. Володарский; дебют, 1974),
Иван Коломийцев — М.Горький, «Последние»;
Леандро — Д.Флетчер, Ф.Мессинджер, «Испанский священник»;
Миша Ерофеев — В.Астафьев, «Прости меня!»;
Паскуалино — Эдуардо де Филиппо, «Рождество в доме синьора Купьелло»;
Пирогов — Н. В. Гоголь, «Ах, Невский!»;
Присыпкин — В.Маяковский, «Клоп»;
Шмага — А. Н. Островский, «Без вины виноватые»;
Жених — Б. Брехт «Мещанская свадьба»;
Лаэрт — У. Шекспир, «Гамлет»;
Семен Семенович Двоеточие — М. Горький, «Дачники»;
Хозяин — М. Ладо, «Очень простая история»;
Томбовский Шелест Вениаминович — А.Иванов, «Несерьезные намерения»;
Ибраһим — Э. Э. Шмитт, «Ибраһим әфәнде һәм Коръән чәчкәләре»;
Хикәяче,Судья Аздак, Лаврентий — Б.Брехт, «Кавказский меловой круг»;
Игрок — М. Ю. Лермонтов, «Маскарад»;
Мистер Веласко — Нил Саймон, «Босиком по парку»;
Чаппа — Эдуардо де Филиппо, «Неаполь — город миллионеров»;
Хусто — А. Портес, «Все кувырком».
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1998 й.),
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (2007 й.),
- Башкортстан Республикасының халык артисты (2003 й.)
- «Театр язы» Республика фестивалендә тәнкыйть призына лаек була («Семейный портрет с посторонним» спектаклендәге Тимофей роле өчен) (Стәрлетамак, 1995 й.);
- «Иң яхшы ирләр роле» (Лаврентий һәм Аздакның «Кавказский меловый круг» спектаклендә хикәяче роле өчен) «Матбугат-2003» рейтингы буенча (Уфа).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Статья в электронной версии Башкирской энциклопедии(үле сылтама)
- 10 октябрь көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Мәскәү өлкәсендә туганнар
- 15 август көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Башкортстанның халык артистлары
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Әлифба буена актерлар
- ССРБ актерлары
- Россия актерлары
- XX гасыр актерлары
- Башкортстанның атказанган артистлары