Владимир Адоратский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Владимир Адоратский
Туган телдә исем Владимир Виктор улы Адоратский
Туган 7 август 1878(1878-08-07)
Казан, Казан губернасы
Үлгән 5 июнь 1945(1945-06-05) (66 яшь)
Мәскәү, РСФСР
Күмү урыны Дон зираты[d]
Яшәү җире Карл Маркс урамы, Казан
Ватандашлыгы Русия империясе
Flag of the Soviet Union (1936-1955).svg Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлеге
Альма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре фәлсәфәче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Владимир Виктор улы Адоратский (7.8.1878, Казан — 5.6.1945, Мәскәү), тарихчы, СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1932).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче Казан ирләр гимназиясен, Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1903). 1890-елларда Казандагы революцион түгәрәкләрдә эшчәнлек алып бара. 1904 елдан РСДРП әгъзасы һәм Казан комитеты секретаре, Казанда 1905—07 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша. 1905 елның декабрендә кулга алына, Әстерхан губернасында сөргендә була, Швейцариягә китәргә рөхсәт ала. 1908—10 елларда Казанда, 1911—18 елларда эмиграциядә яши. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Германиядә гражданлык тоткынлыгында була.

1918 елның августында Русиягә кайта, РСФСР Мәгариф халык комиссариатында эшли. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының Социалистик (соңрак Коммунистик) академиясен оештыручыларның берсе. 1919 елда Казан университетында укыта, революция хәрәкәте һәм гражданнар сугышы турында мәгълүматлар җыя. 1920 елдан Мәскәүдә: Октябрь революциясе һәм РКП(б) тарихы комиссиясе — Истпарт җитәкчеләреннән берсе, РСФСР дәүләт архивы мөдире, Үзәк архив идарәсе мөдире урынбасары. 1920-елларда Я.М. Свердлов исемендәге Коммунистик университетта, Кызыл профессура институтында укыта. 1928 елдан В.И. Ленин исемендәге институт дирекциясе әгъзасы, 1931—39 елларда — Маркс-Энгельс-Ленин һәм СССР Фәннәр академиясенең философия институтлары директоры. 1938—45 елларда К. Маркс, Ф. Энгельс һәм В.И. Ленин хезмәтләрен бастыруда катнаша.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре марксизм-ленинизм мәсьәләләренә, Октябрь революциясе тарихына карый.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • О государстве // К вопросу о методе исследования. М., 1923; К вопросу о научной биографии В.И. Ленина. М., 1933; К. Маркс - основоположник научного коммунизма. М., 1933; Избранные произведения. М., 1961.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Конюшая Р.П. В.В. Адоратский. Биографический очерк // Адоратский В.В. Избранные произведения. М., 1961; Литвин А., Муллина Л. Адоратский В.В.// Борцы за счастье народное. Казань, 1967.