Владимир Бехтерев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Бехтерев latin yazuında])
Владимир Бехтерев
Туган телдә исем Владимир Михаил улы Бехтерев
Туган 1 февраль 1857(1857-02-01)
Вятка губернасы Саралы авылы
(хәзерге Алабуга районы Бехтерево авылы)
Үлгән 24 декабрь 1927(1927-12-24) (70 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Яшәгән урын Россия империясе
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Җефет I — ?
II — Берта Яков кызы
Балалар улы Петр (1886-1938)
кызы Ольга
Ата-ана
  • Михаил Павел улы (әти)
  • Мария Михаил кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1927)
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

 Владимир Бехтерев Викиҗыентыкта

Владимир Бехтерев, Владимир Михаил улы Бехтерев, рус. Бехтерев Владимир Михайлович (1857, Вятка губернасы, Саралы авылы — 1927, Мәскәү) — табиб, психиатр, невролог, психолог. Казан дәүләт университеты профессоры (1885-1893), Санкт-Петербург психоневрология институтын (1908) һәм Кешенең баш мие институтын (1918) оештыручы, медицина фәннәре докторы, академик. РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1927).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

В. Бехтерев-студент. 1873
И.Е.Репин. «В. Бехтерев»

1857 елның 1 февралендә Вятка губернасы Алабуга өязе Саралы (хәзерге Алабуга районы Бехтерево) авылында становой пристав (полиция чины) Михаил Павел улы һәм Мария Михаил кызы Бехтеревлар гаиләсендә туган. Вятка шәһәре гимназиясен тәмамлагач (1873), Санкт-Петербург император медик-хирургия академиясенә (соңрак Хәрби–медицина академиясе) укырга керә. Әлеге уку йортына очраклы рәвештә генә эләксә дә (газетада белдерү күреп ала, документларын һәм гаризасын кабул итүнең соңгы көнендә тапшыра, кабул итү өчен кирәкле 17 яше туларга ярты елы җитми), кешенең баш мие буенча дөньякүләм танылган белгеч булып үсә. 24 яшендә «Кайбер рухи авырулар вакытында кешенең тән температурасын клиник тикшерү тәҗрибәсе» (рус. Опыт клинического исследования температуры тела при некоторых формах душевных заболеваний) темасына медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклый (1881). 1879 елда Санкт-Петербург психиатрлар җәмгыятенә кабул ителә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1881 елдан Петербург медик-хирургия академиясе приват-доценты.
  • 1884 елда Алманиядә (Берлин, Лейпциг) , Австриядә (Вена), Франциядә (Париж) стажировка үтә.
  • 1885 елда, 28 яшендә Казан дәүләт университетының психиатрия кафедрасын һәм Казан хәрби округ хастаханәсенең психиатрия клиникасын җитәкли. Казанда 8 ел эшләү дәверендә, Россиядә беренче тәҗрибә психология лабораториясен төзи, Казан психиатрлар һәм невропатологлар җәмгыятен оештыра.
  • 1893 елдан Петербургта Хәрби-медицина академиясенең нерв һәм рухи авырулар клиникасын җитәкли. «Неврологический вестник» журналына нигез сала. 1897 елдан Санкт-Петербург хатын-кызлар медицина институтында да укыта. Рефлексология дип аталган үзенең гомуми психология теориясен нигезли.
  • 1908 елдан Санкт-Петербургда педагогика, медицина, хокук факультетлары булган психоневрология институты (1916 елдан психоневрология институты каршындагы шәхси университет) оештыра.
  • Октябрь инкыйлабыннан соң, психоневрология институтын бөек кенәз Константин Романовның милке булган Мәрмәр сарайга күчертүгә ирешә.
  • 1918 елда РСФСР ХКШна Кешенең баш мие институтын оештыру тәкъдиме белән чыга һәм рөхсәт ала. 1927 елга (вафатына) кадәр әлеге институтны җитәкли.

1927 елның 24 декабрендә кинәт вафат була. Оныгының улы С.В. Медведев фикеренчә, В.М. Бехтеревны В.И. Ленинга «баш мие сифилисы» дигән диагноз куйган өчен үтергәннәр.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Основы учения о функциях мозга, СПБ, 1903-07.
  2. Объективная психология, СПБ, 1907-10.
  3. Психика и жизнь, 2 изд., СПБ, 1904.
  4. Бехтерев В. М. Внушение и его роль в общественной жизни. СПб: Издание К. Л. Риккера, 1908.
  5. Bechterew, W. M. La suggestion et son rôle dans la vie sociale; trad. et adapté du russe par le Dr P. Kéraval. Paris : Boulangé, 1910.
  6. Общая диагностика болезней нервной системы, ч. 1-2, СПБ, 1911-15.
  7. Коллективная рефлексология, П., 1921.
  8. Общие основы рефлексологии человека, М.- П., 1923.
  9. Проводящие пути спинного и головного мозга, М.- Л., 1926.
  10. Мозг и деятельность, М.- Л., 1928: Избр. произв., М., 1954.
« Баш мие төзелешен бик яхшы белүчеләр икәү генә: Аллаһы һәм Бехтерев
Ф. Копш, алман профессоры
»

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабугадагы һәйкәле. 2007
Файл:Здание психиатрической клиники (г. Казань, ул. Волкова, д. 80) — 5.JPG
Казан психиатрия клиникасы бинасы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7
  2. Алабугада В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицина музее. Юл күрсәткеч (төзүче Н. Крапоткина). Алабуга, 2011.(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]