Владимир Гарин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Гарин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 1896
Туу урыны Харьков, Харьков губернасы, Россия империясе
Үлем датасы апрель 1940
Үлем урыны СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә старший майор государственной безопасности[d]
Гаскәр төре Россия империясе армиясе[d]
Бүләкләр
юбилейная медаль «XX лет Рабоче-Крестьянской Красной Армии» Кызыл Байрак ордены почётный сотрудник госбезопасности

Влади́мир (Ива́н) Никола́евич Га́рин (Же́бенев) (18961940) — Татарстан АССР НКВД идарәсе башлыгы, дәүләт иминлеге өлкән майоры (1935). СССР НКВД ның махсус өчлеге составына керә.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Николаевич Гарин Украинадә рухани гаиләсендә туган. 1910 елда Харьковта 3 класс бурса белеме ала, архитектура төзелеше классы буенча сәнгать училищесын тәмамлый. 1912 елдан 1914 елга кадәр шәхси Харьков архитекторының сызымтасы. Патша армиясендә рядовой һәм 238 нче Ветга пехота полкында  пулемет командасының өлкән унтер-офицеры.

1917 елдан 1918 елга кадәр кызыл гвардиядә Петроград гарнизоны  «Дубинин» броневигында хезмәт итә. Аннары финанслар комиссары, Полтава губернасы Золотоношский өязенең Совнархозы рәисе. 1919 елда РКП(б) га керә, шул ук елдан дәүләтиминлеге органнарында хезмәт итә башлый. Армиянең 13нче, 12нче һәм 14нче махсус бүлекләрендә , Киев хәрби округы, ГПУ ның Подольск һәм Херсон округ бүлекләрендә, Украина хәрби округында хезмәт итә. 1929 елга кадәр УССР Дәүләт  Дәүләт сәяси идарәсенең махсус бүлек башлыгы урынбасары, Яшерен-оператив идарә башлыгы. 1930 елдан 1931 елга кадәр СССРның Көнчыгыш-Себер крае буенча Халык Комиссарлары Советы каршындагы ОГПУ вәкаләтле вәкиле урынбасары, аннары 1933 елга кадәр СССРның Төньяк Кавказ крае буенча Халык Комиссарлары Советы каршындагы ОГПУ вәкаләтле вәкиле урынбасары.

1933—1934 елларда СССРның Татарстан АССР буенча Халык Комиссарлары Советы каршындагы ОГПУның тулы вәкаләтле вәкиле. 1934—1936 елларда Татарстан АССР буенча НКВД идарәсе башлыгы.

1936—1938 елларда Ленинград өлкәсе буенча НКВД идарәсе башлыгы урынбасары. Бу чор СССР НКВДның 30.07.1937 елгы  00447 нче боерыгы[1] буенча төзелгән махсус  өчлек составына керү һәм Сталин репрессияләрендә актив катнашу белән билгеләп үтелә[2].

1938-1939 елларда-НКВД (Карелия АССР) Сорок төзәтү-хезмәт лагере идарәсе башлыгы.

1940 елның апрелендә вафат була, Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнә[3]

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • старший майор государственной безопасности, 29.11.1935.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «ВЧК—ДПУ (V) Мактаулы хезмәткәре» билгесе, № 289, 1926;
  • Кызыл Байрак ордены, РВС 101 нче боерыгы 23.02.1928;
  • "ВЧК—ДПУ (XV) Мактаулы хезмәткәре" билгесе, 20.12.1932;
  • «ЭККА XX ел» медале, 22.02.1938.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Составы троек в 1937−1938 годах // Сайт Nkvd.memo.ru
  2. Сталинский план по уничтожению народа: Подготовка и реализация приказа НКВД № 00447 «Об операции по репрессированию бывших кулаков, уголовников и других антисоветских элементов» // Архив Александра Н. Яковлева
  3. Старая территория, колумбарий, секция 81.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]